Туган як

ӘНИСЕ КИҢӘШЕН ТЫҢЛАГАН

Рәсүл хәзрәт Хәйретдинов шәһәребезгә 15 ел элек килә. Ул үзе Киров өлкәсенең Кильмезь бистәсендә туа. Тамырлары исә – Балтач районыннан.

– Әтиемнең бабасы Хәйретдин ачлык вакытында гаиләсе белән Тат-Кильмезь дигән татар авылына килеп урнашкан. Әтиәнием исә район үзәгенә күченә. Россиядә яшәвебезгә карамастан, үземне хәтерләгәннән бирле, әби-бабайларым һәм әнием намазда иде, әти гомеренең соңгы 4-5 елында намаз укый башлады, хаҗга барып кайтты, – дип башлады сүзен Рәсүл хәзрәт.

Әлбәттә, өйдәге мохит балаларга тәэсир итми калмагандыр. Алай да, 1997 елда мәктәпне гел яхшы билгеләргә тәмамлаган егет документларын дөньяви уку йортына тапшырмакчы була. Әнисе Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә кереп карарга тәкъдим иткәч, тыңлый һәм шунда укый башлый. Рәсүл хәзрәт әйтүенчә, аларны русча һәм татарча белмәүче гарәп укытучылары укыта. Студентларга шундый шартларда гарәп телен өйрәнергә туры килә.

– Уку авыр булмады. Авылыбыздагы Шакирҗан исемле бер бабайдан гарәпчә укырга өйрәнгән идем. Иң кыены – ашыйсы килү. Кефир һәм батон белән көн күрү авыррак, билгеле, ләкин заманы шундый. Кайсы уку йортын алма, читтән килгән студентлар һәрвакыт ач иде, – ди Рәсүл хәзрәт.

Ике курсны тәмамлагач, ул белем алуны Сириядә дәвам итә. Андагы уку йортына керү, ияләшү бер дә авыр булмый. Үзе әйтүенчә, холкы шундый: укыса да, эшләсә дә, тырышып башкара. 2005 елда Рәсүл хәзрәт Татарстанга дипломлы белгеч булып кайта. Шул ук елда язмыш аны Түбән Камага ташлый. Егет үзенә хатын эзли икән. Яр Чаллыга барып, бер кыз белән танышкач, Түбән Камага килеп, Рөстәм Һидиятуллин белән очраша, үзәк мәчеттә кунып чыга, ә икенче көнне өенә кайтып китә.

Күпмедер вакыттан соң, шәһәребездәге мәдрәсә проректоры вазыйфаларын башкарган Рөстәм хәзрәт аны бирегә укытырга чакыра. Рәсүл хәзрәт каршы килми. Яр Чаллыда яшәүче Эльмира исемле кыз белән шул ук елны никахлашып та куялар.

– Укыту авыр булмады. Ә менә татар телен өйрәнү авыр иде. Түбән Камада татар телен белү бик мөһим икәнен аңладым. Рус мәктәбендә укыдым, дини уку йортларында гарәпчә аралаштык... Шәһәрдә имам-хатыйб вазыйфаларын үтәүче Йосыф хәзрәт Дәүләтшин да, күршем һәм дустым Абдулкәрим хәзрәт тә әдәби татар телендә аралашалар. Укучыларыма Коръәндә язганнарны аңлатканда, рус теленнән татар теленә тәрҗемәсен язып куя идем. Шулай өйрәндем, – ди хәзрәт.

2018 елның 23 февраленнән Рәсүл хәзрәт «Нур» мәчете имамы вазыйфаларын башкара. Үзе белдерүенчә, беренче чиратта, бу – зур җаваплылык. Җитәкче булу, тулы бер өммәт өчен җавап бирү җиңелләрдән түгел. Ләкин тырыш һәм максатчан кеше генә морадына ирешә ала. Соңгы ике ел эчендә «Нур» да байтак эшләр башкарыла: беренче һәм икенче катта идәннәр яңартыла, хатын-кызлар залына Германиядән кайтарткан сыйфатлы палас җәелә; ашханәне төзекләндереп, ирләр һәм хатын-кызлар зоналарына бүләләр, мәчет тирәсендә урамда эскәмияләр куела. Аллаһ йортын каплап, ямьсезләп торган зур машиналар һәм автобуслар да «юкка чыга».

– Ашханәдә дини мәҗлесләр, бигрәк тә никахларның уздыру күркәм күренешкә әйләнеп бара. Балалар бүлмәсе булдыру һәм мәчет янында балалар өчен уен мәйданчыгы ясау ппланлаштырыла. Чөнки мәчет ул гыйбадәт кыла торган урын гына түгел, ә үзе бер тормыш хәзер. Мин моңа шатланам гына, – ди «Нур» мәчете имамы.

Гаиләсенә килгәндә, хатыны Эльмира белән шатлыкларны да, кыенлыкларны да уртаклашып, 15 ел гомер итәләр. Биш бала тәрбиялиләр. СөбханАллаһ, балалары мәктәптә дә яхшы укый, кечкенәдән дини гыйлем дә ала. Алар шәһәр һәм республика күләмендә уза торган Коръән уку конкурслары, сира буенча викториналарда катнашып, еш кына беренче, икенче урыннар алалар. Рәсүл хәзрәт укытуын дәвам итә. Аның Коръән дәресләренә язылучылар һәрвакыт күп. Әнисе дә, әлһәмдулилләһ, укыта, шулай ук «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә читтән торып белем ала. Әмма, улы күпме үгетләсә дә, туганнары яныннан китәргә, Түбән Камага күченергә әлегә ризалашмый. 

Лилия Заһретдинова

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: