Туган як

Әнием йөрәге

Әниебез Хафиз кызы Наҗия бакыйлыкка күчкәч, дөньялар бушап, җаннарыбыз ятим калды. Йөрәгебезнең яртысы әни белән бергә киткәндәй булды. Әниемнән соң өебезне Аллаһы сүзенә нәүмиз итмәм, намазымны калдырмам, дигән идем. Әниемнең үз куллары белән күчереп язган догаларын да кат-кат укыйм. Аның догалар дәфтәреннән, аерым кәгазьгә үз куллары белән күчереп куйган бер...

Әниебез Хафиз кызы Наҗия бакыйлыкка күчкәч, дөньялар бушап, җаннарыбыз ятим калды. Йөрәгебезнең яртысы әни белән бергә киткәндәй булды. Әниемнән соң өебезне Аллаһы сүзенә нәүмиз итмәм, намазымны калдырмам, дигән идем. Әниемнең үз куллары белән күчереп язган догаларын да кат-кат укыйм. Аның догалар дәфтәреннән, аерым кәгазьгә үз куллары белән күчереп куйган бер шигырь килеп чыкты. Аны тетрәнеп укып чыктым һәм, гүя әниемнең сүзләрен, үгет-нәсыйхәтен тагын бер кат ишеткәндәй булдым. Миһербанлы әниемнең олы йөрәге бар дөньяны, кешеләрне ярату белән тулы иде шул...
Бу шигырьдәге тирән мәгънә "Өмет"не укучылар күңеленә дә барып җитәр дип уйлыйм. Фани дөнья - мизгеллек кенә, күбрәк игелек кылып, яхшылык эшләп кала алсак иде.
Энҗе ГАЛИЕВА.
Шәңгәлче авылы.
Нәсыйхәт
Бәхет башы - намус, балам,
Намусыңнан аерылма син.
Талпынып очар чагында
Канатларың кайрылмасын.
Жәлләмә һич хезмәтеңне -
Эшләгәннән кеше үлми.
Рәхмәт алып яшәмәсә,
Кеше үзе рәхәт күрми.
Булсын һәрчак кешеләргә -
Саф күңелең, ачык йөзең.
Җанга уктай кадалмасын,
Бәреп әйткән туры сүзең.
Кеше кешедән ким түгел -
Шуны, балам, һич тә онытма.
Йөрәгеңдә беркемгә дә,
Гомер буе кинә тотма.
Киртеп куй син колагыңа -
Үзеңнән зур булып блмый.
Туган җир ул берәү була,
Өр-яңадан туып булмый.
Яшәү бүләк иттем сезгә,
Буш янмасын яшәү утыгыз.
Ана сүзе изге була,
Әйткәнемне истә тот, бала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: