Туган як

Намаз – иң хәерле гамәл

Кеше бу дөньяда яшәгәндә үзе өчен кыла ала торган иң хәерле гамәл - намаз. Биш вакыт фарыз намазларга, ничек укуыңа карап, ярты сәгатьтән кимрәк вакыт җитә. Фарыз намазлар- фарызгайн, ягъни һәрбер мөселманга аны үтәү мәҗбүри итеп куелган. Сөннәтләре белән укысаң да бер сәгать, хәтта шуннан да кимрәк вакыт сарыф итәчәксең....

Кеше бу дөньяда яшәгәндә үзе өчен кыла ала торган иң хәерле гамәл - намаз.
Биш вакыт фарыз намазларга, ничек укуыңа карап, ярты сәгатьтән кимрәк вакыт җитә.
Фарыз намазлар- фарызгайн, ягъни һәрбер мөселманга аны үтәү мәҗбүри итеп куелган. Сөннәтләре белән укысаң да бер сәгать, хәтта шуннан да
кимрәк вакыт сарыф итәчәксең. Тәүлектә 24 сәгать, шуның бары тик бер генә сәгатен безне бар итүче Раббыбызга багышлый алабызмы? Әгәр бөтен барлыгың белән Аллаһка ышансаң, әл-бәттә, моның бер авырлыгы да юк. Дәлил - Коръәндә һәм хәдисләрдә. «Ул кайсыгызның гамәлләре яхшырак икәнне ачыклау өчен үлемне һәм яшәүне халык кылды. Ул - Кодрәтле һәм Гафу итүче» (2:67. Әл-Мүлк.). Сәхабәләр пәйгамбәрдән (сгв):
- Иң яхшы гамәл нәрсә ул? - дип сорагач,
- Вакыты кергәч тә укылган фарыз намаз, - дип җавап бирде.
- Аннан соң?
- Ата-анага хезмәт вә хөрмәт.
- Ә аннан соң?
- Динне торгызу өчен Аллаһ юлында нык тырышу.
Намазыңны торгызу һәм уку да шулар рәтеннән дип белегез.
Мактану мактаулы эшләрдән булмаса да, «Мин намаз укыйм», - дип әйтүчеләр дә кү-ренгәли. Сәхнәдә ярымшәрә җырлаучы ханымнар да, хәтта җае чыккан саен шешәгә үрелү-
челәр дә: «Мин намаз укыйм», - дип сүз кыстырырга ярата.
Күптән очрашмаган, инде яше шактый булса да, яшьрәк күренергә тырышып кыска шортик, ачык футболка кигән бер таныш ханым, мине озын күлмәктән күргәч: «Әллә намаз укый башладыңмы? Мин дә намаз укыйм бит, вакыт булганда. Тик синең кебек киенеп йөрергә ирем кушмый», - дип акланды. Ислам - ул яшәү рәвеше, мода түгел. Исламда хатын-кызлар өчен чит кеше-ләргә йөзне һәм кул чугыннан башка урыннарны күрсәтү харам, ягъни тыела. Ә тыелганнан тыела белү, тиешле гамәлне эшләүгә караганда да кыйммәтрәк. Кирәк чагында ирләрегезне үз ягыгызга бора беләсез бит. Бу очракта да, теләсәгез, үгетли аласыздыр, дип уйлыйм. Намаз уку һәм дөрес киенеп йөрү - мөслимәнең яшәү рәвеше.
Кием мәсьәләсенә озак тукталып торасым килми, бу хакта күп сөйләнелде, күп язылды. «Безнең әбиләр җирдән сөйрәлеп йөрүче күлмәк кимәгән», - дип ачуланучылар, арттан мыскыллап көлеп калучылар шактый. Андыйлар белән сүз көрәштерү авыррак. Ә бит Коръәннең «Ниса» (Хатыннар) сүрәсендә бу хакта ап-ачык язылган. Хатыннар турында 176 аятьтән торган тулы бер сүрә бар: укыгыз өйрәнегез. Аның өчен әллә ни күп вакыт та, гарәпчә белергә дә кирәкми, берничә авторның русча, татарча тәфсире бар.
Сүземне башкага бормыйча, башта күтәргән мәсьәлә - намазга кагылган тагын бер нәрсә хакында язып китим әле. Монысы - биш вакыт намаз турында. Иртәнге намазга торырга иренүчеләр, эш сәгатьләрендә намаз укымаучылар бар. Эштә бүленәсе килми, күрсәләр ачуланалар һ.б. сәбәпләр табылып тора. Алар: «Кичен җыеп укыйбыз», диләр. Кызганыч, моны хәтта кайбер имамнар да хуплый. Бу турыда динебез ислам, Коръән, хәдисләр хакында шактый тирән белемгә ия иремнән сорагач, шактый кырыс җавап ишеттем. «Бу дөньяда кеше үзе өчен эшли ала торган иң хәерле гамәл - вакыты кергәч тә укылган фарыз намаз», - диде ул. Димәк, фарыз намазны укымасаң да ярый дип хисаплау яки вакытын кичектерү һәм шуңа акланырлык сәбәп эзләү - җилкәңә олы гөнаһ төяү, ә вакыты кергәч тә уку - үзеңә-үзең зур файда ясау һәм ахирәтең өчен олы бүләк әзерләү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: