Туган як

Мөселманнар арасын бозу кемгә кирәк?

Татарстанда, бигрәк тә Түбән Камада, ваһһабичылыкның чәчәк атуы турында бәян итүче мәкаләләрдән чын мөселманнар тәмам туйды инде. Аларның барысы да мөселманнарны бүлгәләп, бер-берсенә каршы куеп, динебезне көчсезләндерүгә юнәлтелгән. Гыйнвар аенда «Звезда Поволжья» газетасында басылган «Ваххабизм в Нижнекамске» язмасы шундыйларның берсе. Аның авторы - Россия стратегик тикшеренүләр институтының (РИСИ) Идел буе...

Татарстанда, бигрәк тә Түбән Камада, ваһһабичылыкның чәчәк атуы турында бәян итүче мәкаләләрдән чын мөселманнар тәмам туйды инде. Аларның барысы да мөселманнарны бүлгәләп, бер-берсенә каршы куеп, динебезне көчсезләндерүгә юнәлтелгән.

Гыйнвар аенда «Звезда Поволжья» газетасында басылган «Ваххабизм в Нижнекамске» язмасы шундыйларның берсе. Аның авторы - Россия стратегик тикшеренүләр институтының (РИСИ) Идел буе үзәге җитәкчесе Рәис Сөләйманов - Түбән Кама мәчете белән бәйле һәркемгә «ваһһаби» ярлыгы тагу белән генә чикләнми, ваһһабичылыкның, хәтта, дәүләт структурасында тарала баруын искәртә.

Республика мөхтәсибләренә, шул исәптән Йосыф Дәүләтшинга, каршы игълан ителгән көрәшнең очы-кырые күренми кебек. Узган елның сентябрь аенда «Рисәлә» мәдрәсәсе җиткәчесе итеп куелган кем әфәнденең мәхәллә халкына, шул исәптән хәзрәтләргә каршы эшләве беркем өчен дә сер түгел. Һәм, кызганыч, Татарстандагы югары дини оешмада мондый Мәскәү «пешка»лары җитәрлек... Әйтик, ни өчен пропаганда һәм мәгълүмат бүлеген җитәкләүче Ришат Хәмидуллин үзенең «Умма» газетасында Рәис Сөләймановның татар телен укытуга каршы булган язмаларын, дин өлкәсенә караган провакацион мәкаләләрен даими бастырып тора? Бу Татарстан Президенты сәясәтенә каршы килә түгелме? Президент ике телне дә тигез укыту яклы ич.

Ни аяныч, татарны бетерү, мөселманнарны бер-берсенә каршы кую, аларны юк итү сәясәте алып баручылар, шул исәптән Рәис Сөләйманов, кемгә тели шуңа «ваһһаби» ярлыгы тага башлады. Хәтта мөфти, имам, түрәләргә дә. Шундыйлар тырышлыгы белән, исламга һәм мөселманнарга карата тискәре караш формалашып өлгерде.

Сакал җибәргән, тубыктан чалбар кигән ир-егетләрне, хиҗаплы хатын-кызларны күпләр инде террорчы, җинаятьче буларак кабул итә. Билгеле ки, бу махсус оештырыла. Хакыйкый исламнан хәбәрдар булмаган кешеләр уйлавынча (ә андыйлар бик күп), «мөселман» һәм «көчләү, җәберләү, ирексезләү» сүзләре арасында тигезлек билгесе куярга була. Дөньяда әнә шундый ялгыш фикер хөкем сөрә... Әлбәттә, Рәис Сөләйманов кебек РИСИ хезмәткәрләре, үзен ислам данен өйрәнүче эксперт дип атаучы Яна Амелина кебек журналистлар моның өчен армый-талмый тырыша. Әле искә алган хатынның эшчәнлеге төрле дин вәкилләре арасында бер-берсенә карата нәфрәт уяту, ислам динен кимсетүгә юнәлтелгән. Ярый ла Амелинада безнең дингә карата бер тамчы да хөрмәт булмасын ди! Ә бер-берсеннән көнләшеп, кардәшен түбән төшерергә омтылучы мөселманнар күпме?!

Түбән Кама мәчетендә дә, бөтен Татарстан җирлегендәге кебек, ислам дине Әбү Хәнифә мәзхәбе кысаларында аңлатыла, шул ук вакытта үзен мөселман дип санаучы һәркемгә кардәшләрчә мөнәсәбәт саклана. Монда мөселманнарны ваһһабиларга, сәләфи һәм суфыйларга, фәләннәргә, төгәннәргә бүлмиләр. Ник нигәндә, Раббыбыз Коръәндә болай ди: «Аллаһы Тәгаләгә иман китереп, изге гамәл кылып, мин - мөселман, дип әйтүчедән дә хәерлерәк сүз сөйләүче бармы?»

Кызганыч, әмма бүген динне традицион һәм традицион булмаган исламга бүлү киң таралды. Һәм бу мөселман өммәте өчен файдага түгел. Әйе, без башка дин вәкилләре белән дус яшәргә, чиркәү әһелләрен ихтирам итәргә, үзеңне башкалардан өстен куймаска өйрәтәбез, әмма шул ук вакытта намаз укучы, дин юлына баскан кешеләрне бүләргә тотынабыз. Янәсе, болар минемчә уйламый, намазны да башкачарак укыйлар... Арабызда үзгәчәрәк фикер йөртүчеләр бар икән, аларны төзәтергә, йомшаклык белән тәрбияләргә кирәк. Дошман күреп, арабыздан кусак, ул үзен гаиләсеннән киткән бала кебек хис итәчәк (бер сүз белән әйтсәк, мөртәт була инде). Экстремизм дигәне әнә шундый беркемгә дә кирәксез, җәмгыятьтә үз урынын таба алмаган бәндәләрдән башлана да инде...

Әйтергә кирәк, Түбән Кама хәзрәтләре ошбу нечкәлекләрне истә тотып эш итә. Түбәнкамалылар тату, бердәм булулары белән бик күпләргә үрнәк була алыр иде. Дөрес, бәхәсләр дә булгалый. Кайбер егетләрнең мәчеткә шортыдан, чит телчә язулы футболкадан, түбәтәйсез килүен бабайлар өнәп бетерми. Шундый вак низагларны исәпкә алмаганда, картлар белән яшьләр уртак тел таба.

Нишлисең, көнләшүчеләрнең явыз телләре сөйләүдән, монафикълар зыян салудан туктамас. Мөселманнарга һәр гасырда төрле сынаулар аша узарга туры килгән. Сынауларның иң авыры исә сөекле Пәйгамбәребез һәм аның сәхәбәләре җилкәсенә төшкән, шулай да алар барлык имтиханнарны да зур сабырлык белән җиңеп чыга алган. Безгә дә тормышыбызда беренче мөселманнар мисалын куллану кирәктер, шәт...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: