Туган як

Мөнәҗәтләр тыңладык

Шик калмасын Тормыш итүләр көннән-көн авырая бара. Пенсионерларга да, гади кешегә дә яшәү җиңел түгел. Халыкта акча булмагач, сатучыларга да акча аз керә. Азык-тцлекне ничек тә алырга тырышасың инде. Ләкин көнкүреш кирәк-ярагына акчаны санап тотасың. Базардагыларның да эшләре җиңелдән түгел. Шулай да, яннарына үтенеч белән килүчеләргә ярдәм кулы сузучы шәфкатьлеләр...

Шик калмасын

Тормыш итүләр көннән-көн авырая бара. Пенсионерларга да, гади кешегә дә яшәү җиңел түгел. Халыкта акча булмагач, сатучыларга да акча аз керә. Азык-тцлекне ничек тә алырга тырышасың инде. Ләкин көнкүреш кирәк-ярагына акчаны санап тотасың. Базардагыларның да эшләре җиңелдән түгел. Шулай да, яннарына үтенеч белән килүчеләргә ярдәм кулы сузучы шәфкатьлеләр дә шактый очрый.

Мәчеттә ничәмә-ничә еллар балаларга әхлак дәресләре бирүче буларак, базардагылар янына баргалыйм. Бу юлы да, балаларга бүләкләр алырга акча эзләп, базарда сату итүче танышларым янына кеерп чыгарга ниятләдем.

Сорап йөрүе оят булса да, Аллаһы дине таралсын өчен, сорарга туры килә. Аллаһының рәхмәте белән, ярдәм итүчеләр табылды. Исемнәрен әйтмәскә кушсалар да, үзләре биргән акчаның дөрес максатка тотылуына күңелләрендә тамчы да шик калмасын һәм, шуалй ук, башкаларга да үрнәк булсын өчен, ул миһербанлы бәндәләрне санап үтәм. Алар - Хәлил әфәнде, Рифкать, Тәслимә, Илнур, Гөлсинә, Рәсимә, Земфира, Вәсилә, Нәзирә, Тәнзилә, Җәмилә, Әлфинур, Миңнур, Мәдхия һәм Гүзәл. Бу изгелекләре, вафат булган туганнары рухына дога булып барсын, Аллаһы аларның гадел эшләрен - уң, тормышларын бәрәкәтле кылсын.

Фатыйма ГАБИДУЛЛИНА.

Мөнәҗәтләр тыңладык

Кайсыдыр мәхәлләләрнең мәчетләре биктә торганда, безнең Югары Чаллы мәчете һәм мәдрәсәсендә ярты төнгә кадәр ут яна. Атнаның һәр көне бүленгән монда: көндезге, кичке дини укулар чиратлашып барса, һәр пәнҗешәмбе көнне Түбән Кама үзәк мәчете имамы Йосыф Дәүләтшинның вәгазен тыңларга җыелабыз.

Дин гыйлемен өйрәтүче мөгаллимәләребез генә тугел, авыл кешеләре дә бик актив безнең. Мәсәлән, җомгаларның берсендә "Мөнәҗәтләр кичәсе"нә җыелдык. Кичәгә килгән укытучы-тәрбиячеләр, әби-апалар, балалар тын да алмый авылыбыз "сандугачлары"н тыңладык. Берсен-берсе кабатламаган көй-моң белән, татар, гарәп һәм инглиз телләрендә әйтелгән мөнәҗәтләрне тыңлагач, күңелләр тулды.

Алып баручылар Рәфисә Калимуллина белән Финисә Хөснуллина мөнәҗәтләрнең килеп чыгу тарихын аңлаттылар. "Татар халкының сабырлыгы, тормыш авырлыкларыннан зарланмыйча, бер Аллаһыга гына сыенуы, хәсрәт-кайгылары шушы шигъри юлларга салынып көйләнә," дип, сүз авылыбызның өлкән абыстае Мөзәянә апага бирелде. Өрлектәй улын, ирен җир куенына салгач, бар сагыш-сагынуларын басарга тырышып язган мөнәҗәтен укыды ул.

Ә инде башлангыч класста укучы Әминә, Алия һәм Энҗе мөнәҗәтләр көйләгәндә аларга бар көчебезне биреп утырдык. Уен коралына, баянга кушылып хәзер кем дә җырлый, ә менә тып-тын бүлмәдә яңгыратып мөнәҗәт көйләп күрсәтү - җиңелләрдән булмагандыр. Өч малаен, бер ирен бер-бер артлы бакый дөньяга озаткан Әкълимә апа (Аллаһы нинди сабырлыклар бирде икән?!), артистларга хас яңгыравыклы тавыш белән, озын мөнәҗәтне ахырына кадәр әйтеп чыга алды.

Концерт-тамашаларда "очсыз"лы мәзәкләр сөйләп халыкны ялыктырып бетерәләр, ә менә бу кичәне оештыручылар 3 сәгать буе бары хикмәтле, гыйбрәтле сүзләр белән, татар халкының милли фольклор мөнәҗәтләрен безгә җиткерделәр. Шундый рухи ял оештырганнары өчен, үзләренә әҗер-савабы булсын.

Сәрия АБДУЛЛИНА,

Югары Чаллы авылы балалар бакчасы хезмәткәре.

Картларга сатылган кызлар азмы?..

"Туган як"та Йосыф хәзрәтнең "Күпхатынлылык" турындагы язмасына карата үз фикерләрен белдереп, кабат-кабат язучылар булды. Аларга тукталып тормыйча, Коръәндә "Хатыннар" сүрәсенең 3нче аятендә әйтелгән сүзләренең тәсфирен генә искә төшереп китәм: "Ятимнәрне гаделлек белән тәрбия кылырга курыксагыз, үзегезгә ошаган хатыннарга өйләнегез, икешәр, өчәр һәм дүртәр кылып, әгәр гаделлек кыла алмабыз дип курыксагыз, фәкать берне генә никахлагыз..."

Менә бу инде Аллаһы сүзләре, Йосыф Дәүләтшинныкы да, башка хәзрәтләрнеке дә түгел. Шулай булгач, ялгыш шикләнеп, хаталанмагыз, хәзрәтләр сезгә бер дә үзләре уйлап чыгарып сөйләмиләр. Бары тик Аллаһы сүзләрен һәм пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткәннәрне генә җиткерәләр. Аларның бурычлары шул. Ә кабул итү яки итмәү - анысы безнең эш. Безгә бу ошыймы-юкмы - аңа карап кына, һич тә Аллаһы Тәгаләгә зыяны юк. Ә үзебез өчен зыянлы, чөнки Аллаһы сүзләренә каршы чыгып көферлеккә төшүебез һәм шуның нәтиҗәсе буларак тәмуг кисәвенә әйләнүебез бар. Шул ук "Хатыннар" сүрәсенең 1нче аятендә: "И, кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһыга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз...", диелгән сүзләр дә бар бит әле.

Аллаһы әйтмәгән бит барыгыз да 2шәр, 3әр, 4әр хатын алыгыз дип. "Булдыра алганыгыз" дигән. Булдыра алу ул һәммәсен дә бертигез хокукта тоту, бөтен нәрсә белән тәэмин итү, барысына да яшәрлек квартир яки йорт булдыру. Әгәр хәзерге заманда гадел, намуслы һәм хатыннарына бертигез мөнәсәбәттә торучы, һәрберсен матди һәм физик яктан тәэмин итәрлек хәлле ирләр бар икән, андыйлар белән горурланырга була.

Күпхатынлылык белән авыз чайкаганчы, тирә-ягыгызга күз салыгыз. Оныклары яшендәге кыз балаларны аздыручы күпме бай нәчәлник картлар бар! Комы коелган шул картларга, байлык һәм акча өчен үзләрен сатучы яшь кызларны тәнкыйтьләгез. Тормышта туган ачуыгызны мөселманнардан алмагыз, гөнаһ җыеп аларны сүгеп ятмагыз. Үзегез булдыра алмаганны, алар булдыра. Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйтә: "Кем-кемне ярата, шуның белән бергә булыр", ди. Кем мөселманнарны ярата, ахирәттә шулар белән булыр, ә кем Алласызны ярата, алары да шулар янында булыр.

Фатыйма ГАБИДУЛЛИНА.

Үз чордашларым кебек, әби-бабай тәрбиясен күрергә насыйп булмады. Ике бабам да сугыштан кайта алмаган, ә әбиемнәр башка балаларында торганлыктан, безгә килеп кенә йөриләр, я үзебез барып хәлләрен генә белә идек. Элек көннәр суык булып, мәктәпләрдә берничә көн рәттән укулар булмый торган иде. Шул мөмкинлектән файдаланып, ике йорт аша яшәгән Шәмсехәят әбием янына йөгерә идем. Ул безгә догалар өйрәтә торган иде.

- Кызым, болардан булмас (үзе янындагы оныклары), син өйрән. Күңелеңдә тиз кала, үскәч кирәгер, - ди торган иде.

Шөкер, әбием өйрәткәннәр тормышта бик кирәк булды. Мәрхүм әнием язып биргән догаларны әле дә саклыйм. Дин тыелган чор белән чагшытырганда, бүген вазгыять башка - мәчеткә йөреп гыйлем алу мөмкинлеге бар.

Мин үзем дингә урау юллар белән килдем. Берничә ел элек укырга йөри башласам да, тиз ташладым. Әллә ялкаулык, әллә башка сәбәпләр булды.

Кирәк ташның авыры юк, дигәндәй, быел яңадан беренче ел укучылар белән дин сабагы ала башладым. Чын ихласлык белән Ислам нигезләрен үзләштерергә ярдәм итүче, берсеннән-берсе изгелекле мөгәллимәләребез белән укуы ук җанга рәхәт. "Исламия" төркеме җитәкчесе Айгөл Җәлилова әдәп фәнен үзләштерергә булыша. Фикһ дәресләреннән Наилә Фатыйхова керә. Гакыйдә (иман) дәресләрен Роза Латыйпова алып бара. Коръән серләрен, гарәп алфавитын Нурзия Хәйруллина өйрәтә. Шундый изге җаннар булганда, башка шәһәрдәшләрне дә дин гыйлеме үзләштерергә өндим. Шөкер, барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, теләсең - иртән, кирәк икән - кич белән йөрергә була укырга.

Кырымга ял итәргә баргач, замандашларымның дин-исламнан никадәр ерак икәнлекләрен аңладым. Кем әйтмешли, бер күзләре - уңга, икенчесе сулга карый, олы яшьтә булсалар да, аракы эчү, чит ирләргә, хатыннарга карау һ.б. Дин гыйлеме алып, рухларыбызны сафландыруны сузып йөрмик, иртәгә соң булмагае.

Гөлсирә ВИЛЬДАНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: