Туган як

«Мөмкин кадәр тизрәк хәбәр итегез»

Вафат булган якыннарыбызны бөтен дини йола-ларны тиешенчә үтәп, соңгы юлга озату безнең бурычыбыз булып тора. Ә ул исә – бик җаваплы эш. Кайбер җирлекләрдә динебез кушканча мәетне озатуга кагылышлы кайбер йолаларга үз хорафатларын, гореф-гадәтләрен дә өстиләр. Кайсы ышанулар – дөрес, ә кайсысы Исламда юк икән? Бу хакта «Ихсан» үзәге хезмәткәре, «Нур» мәчете мөгаллимәсе Фәридә Әһлиевадан сораштык.

– Әссәләмүгаләйкүм, Фәридә ханым. Кешеләр еш кына мәет янында Коръән уку мөһимлеге турында әйтә.
– Вәгәләйкүмәссәлам. Бу дөреслеккә туры килеп бетми. Коръән, төгәлрәге «Ясин» сурәсе авыру янында укыла. Аның я хәле җиңеләя, я, киресенчә, җаны тизрәк чыга. Вафат булса, Коръән укудан туктыйбыз. Галимнәр мәет юылганчыга хәтле аның янында Коръән укымаска диләр. Озак яткан кешенең үлү галәмәтләрен күзәтү авыр түгел: кул-аяклары суына һәм... борыны бераз кәкрәя. Кемдер тирләргә, борыны юешләнергә мөмкин. Монысы яхшы үлем галәмәте санала. Үлсә, мөмкин кадәр тизрәк бу кешенең туганнарына, якыннарына хәбәр итегез. Җеназада кеше күп булса, мәет өчен яхшы.
– Ә «мәет янында төн чыгу – зур әҗер» дигән ышану турында ни әйтә аласыз?
– Төн чыгу әҗер бирми. Ә менә аның якыннарын тынычландыру, рухи яктан ярдәм күрсәтү нияте белән барасың икән, савабы зур. Шул ук вакытта төнлә мәет янында гайбәт сөйләп утырсаң гөнаһ та җыясың. Мин кечкенә вакытта кәфенгә дигән тукымаларны кулым белән тегеп утырганымны хәтерлим. Элек тукымалар тар иде бит. «Эре атлатып тексәң, әҗерле», дигәннәре дә дөреслеккә туры килми. Тегү машинасы белән тигез итеп тиз генә тегеп чыгу уңайлырак. Шулай ук телевизорны, көзгеләрне тизрәк каплап кую гадәте бар. Бу да пәйгамбәребез Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи вәсәлләм) заманыннан килгән нәрсә түгел, чөнки ул вакытта көзге дә, телевизор да булмаган.
– Кайсыдыр авылда – «мәеткә җиде чүмеч су», ә кайдадыр «җиде комган су» кирәк, диләр. Бу дөреслеккә туры киләме?
– Мәетне юыр өчен билгеләнгән су күләме юк. Күпме кирәк шуның хәтле кулланабыз, чөнки мәетнең төрлесе була: авариягә эләгеп, каны күп акканы да, кечкенә сабый да. Кайбер чакта җиде комганнан күбрәк су китә. Ике тапкыр сабын белән юабыз, өченчесендә камфара салынган су белән чайкатып төшерәбез. Аның урынына ислемай тамызсагыз да була. Ә сабыйга, әйтик, күп кирәкми. Алайса, нәрсәгә исраф итәргә? Аннары шуны искәртәсем килә. «Мәет юучы кеше тәһарәтле булырга тиешме?» – дип тә сорыйлар. Мөселман кешесе һәрчак тәһарәтле йөрергә тиеш инде ул. Мәет госелләгәндә дә тәһарәтле булу хәерле. Ләкин хатын-кызлар күрем чагында да юа ала.
– Мәет юучыларга килгәндә, алар ничәү булырга тиеш?
– Ике кеше юа, берсе су китерә. Шул җиткән. Кайчак бүлмәдә җәймәләр тоттырып кешеләр бастырып куялар. Анысының да кирәге юк. Алып-салышырга ярдәм кирәксә, чакыртырга мөмкин. Гомумән, мәет юганның әҗере күп, әмма аның өч шарты бар. Беренчедән, Аллаһы ризалыгы өчен юарга кирәк. Акча сорамаска, бирсәләр – әзсенмәскә. Икенчедән, мәет гаурәтенә карамаска һәм каплап куярга. Өченчедән, мәетнең гаебен ачмаска. «Тәне бигрәк пычрак иде», «Бик авыр булды», «Чәчләре көязләнгән иде» дип кешегә әйтсәгез, өстегездәге әманәткә хыянәт кылган буласыз.
– «Тырнакта – лак, керфекләр ябыштырылган булса, тәһарәт дөрес булмый», диләр. Ихсанда ул лакны чистартасызмы?
– Су үткәрми торган әйбер булса тәһарәт, гөсел дөрес булмый. Шуңа күрә лакны бетерергә, сү үткәрми торган керфекләрне салдырырга кирәк.. Мөселман кешесе, үзе үлгәч, башкаларга мәшәкать калдырмаслык итеп яшәргә тиеш. Үзе исән чагында васыятне әзерләп калдыру да зарур. Сүз уңаеннан, үлгән кешенең тырнагын, чәчен кисәргә ярамый. Гомумән, тизрәк госелләргә, озатуны ашыктырырга кирәк. Мәетне өйдән алып чыгып, озаклап аның турында сөйләп, озаклап саубуллашу модасы да бар. Җирләүне ашыктырыгыз.
– Мәетне алып чыккач та, өйне тулысынча юарга кирәкме?
– Юу кирәк, бу – гигиена. Мәетне алып чыккач, пычрак та кала. Ләкин бер генә Ислам китабында да «бусагадан алып түргә юарга» дип язылмаган. Гадәттәгечә, ничек юасыз, шулай эшләгез. Кеше авырганда бүлмә даими җыештырылып торган булса, диварларны ышку, түшәмнәргә кадәр менеп китү, челтәрләр алыштыру – кирәксез гамәл.
– Зираттан кайтып, мәеткә җиңелрәк булсын, дип «Тәбәрәк» укыйлар.
– Анысын да ишеткәнем бар. Тик «Мульк» (Коръәндә исеме шулай күрсәтелә) сурәсеннән бигрәк, мәет җаны дога сорый, көтә. Аның рухына дога кылу хәерлерәк булыр. Өчесен, җидесен, кырыгын укыту да нияттән тора. Ниятегез – өчесен уздырумы, рухына бергәләшеп дога кылумы? Җыелган мәҗлесегез, куелган хезмәтегез әҗере шуннан тора. Якыныгызның рухына көн саен дога кылып торсагыз, ул ашларның кирәге юк. Коръәнне исән чакта укырга өйрәнегез. Кешедән укыту сезгә әҗер-савап өстәми.

Лилия Заһретдинова

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: