Туган як

«Мәүлид көнне йоклап ятмагыз»

Аллаһы Тәгаләгә шөкер, тагын бер ел үтеп Мәүлид кичәсе җитте. Раббыбыз кушканча, тугрылык, адәмнәргә игелек кылу, изгелек эшләү, гаделлек, ярдәмчелек, кешелеклелек, канәгатьлек, юмартлык, сабырлык, тыйнаклык, нәфесне чикли белү кебек күркәм сыйфатлар безгә дә юлдаш булсын.

Аллаһы Тәгаләгә бетмәс шөкерләр булсын, караңгы көннәр артта калды. Мөстәкыйльлеккә ирешкән халкыбыз дин иреклегеннән киң файдалана. Югала барган дини кыйммәтләребез кире кайта башлады. Ислам динен кабул иткән заманнан башлап болгар-татар бабаларыбыз да бу айны зурлап бәйрәм иткән.
Мәүлид көнендә Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссәлләм дөньяга килгән. Әлеге көнне мөселман халкы шатланып билгеләп үткән. Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссәлләм үгет-нәсихәтләре бик үтемле. Хәдисләр дә хәзерге идарәчеләргә үрнәк булырлык итеп, аны гадел идарәче буларак тасвирлый.
Мин кечкенә чакта хәтерлим әле әнкәйнең кибеттән өске ягы шоколад төсендә, аскы ягы ак төстә булган конфет алып кай- тып: «Йоклап ятмагыз, бүген Мәүлид бәйрәме», – дип уятканын. Ул вакытта бәйрәменә бик игътибар ителмәгәндер бәлки, балачак бит, шулай да истә калган. Конфет сирәк эләгә иде. Әмма, ни кызганыч, «Мәүлид бәйрәме – бидгать гамәл», – дип үткәрми башладылар.
Телевизордан Чечня, Чувашстан, Башкортстан мөселманнарының ничек матур итеп бәйрәм итүләрен күрәбез. Безнең Түбән Чаллы авылы кешеләре дә башкалардан бер дә калышмый. Авыл халкына зур бүләк – Мәүлид кичәсен үткәрделәр.
Ап-ак шәлъяулыклар бәйләгән авылдаш апалар залны тутырып, өстәл тирәли утырыштылар. Карап-карап куйдым да: «Иң матур хатын-кызлар безнең авылда икән, саф татарча киенгәннәр», дип сокландым үзләренә. Бик күптәннән күрешмәгәннәре дә бар. Кайсылары олыгаеп киткән. Кайберләрен әниләренә (алар күптән вафат булсалар да) охшаттым. Күп мәртәбә чакырсалар да, авыл мәҗлесләрендә булырга туры килмәгән иде. Күрше авыллардан да кунаклар килеп, бик күркәм узды. Мәчетебезне, авылдашларны бик ошатып: «Бер күрешү – үзе бер гомер, тагын шулай очрашулар насыйп булсын», – дип бик канәгать калдылар.
Авылыбызның имам-хатыйбы Нәсим хәзрәт Корбанов кебек укымышлы, тәҗрибәле, динле, нәселле муллалар булганда, авыл халкы дингә сусамас. Яшь булуына карамастан, һәр эше тәртиптә. Гаиләсендә – яраткан әти, хөрмәтле ир. Үлем-җитем хәбәрен иң беренче булып ул ишетә һәм ярдәмгә килеп тә җитә. Мәчетебездә җомга намазлары укыла, дини мәҗлесләр үткәрелә. «Ислам кешеләрне гыйлем алуга этәрүче диндер», – дигән девиз белән мәчетебездә дин дәресләре үткәрелә. Дәресләргә яшьләр, укучы балалар да йөри. «Яшьлектә өйрәнелгән белем ташка уелган кебек», – дип юкка гына әйтмиләрдер. «Гыйлем – гомер яктысы», – ди авылыбызның абыстае Фирая ханым. Алар кебек мөгаллимәләр булганда мәчетебез гөрләп торыр, якыннарын искә алып кул күтәреп дога кылучылар күбәер, артканнан-арта барыр.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

Автор фотосы .

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: