Туган як

Мәҗлестә генә булса да...

Хәзер Коръән ашларын бик күпләр уздыра. Берсеннән-берсе мулрак итеп табыннар әзерләнә. Садака өләшүчеләр дә күбәйде. Алар турында төрле кеше төрлечә сөйли. Кайберләре "күпләп, берегез артыннан икенчегез өелеп хәер тарату дөрес түгел", дисә, икенчеләре исә "бигрәк әйбәт, бу бит бер-берегезне сәламлау, хөрмәтләү", ди. Мин дин өлкәсендә үземне белгеч дип әйтә алмыйм,...

Хәзер Коръән ашларын бик күпләр уздыра. Берсеннән-берсе мулрак итеп табыннар әзерләнә. Садака өләшүчеләр дә күбәйде. Алар турында төрле кеше төрлечә сөйли. Кайберләре "күпләп, берегез артыннан икенчегез өелеп хәер тарату дөрес түгел", дисә, икенчеләре исә "бигрәк әйбәт, бу бит бер-берегезне сәламлау, хөрмәтләү", ди. Мин дин өлкәсендә үземне белгеч дип әйтә алмыйм, шунлыктан әлеге фикерләрне хупларга яки никарь итәргә җыенмыйм. Әйтәсе сүзем - һаман да шул кием хакында.
Җәйнең эссе бер көнендә якын кешем әтисенең елына багышланган ашка мине дә чакырды. Тәһарәтләнеп, дин кушканча киенеп килдем. Ни кызганыч, үзем кебек киенгән кешене күрмәдем. Аптырасам да, бәлки, соңрак киенәләрдер дигән уй керде башыма. Бераз торганнан соң, җайлап кына аңлаттым. Кайберләре минем белән ризалашты, "белми идек, рәхмәт искә төшерүең өчен", диделәр. Арадан яшькә миннән дә олырак булган берсе: "Юк, юк нинди оек кию ди ул! Узган атнада ашта булдым, мәҗлес азагына кадәр тирләп пештем, янып үлә яздым", дип кырт кисте.
Шундый изге эшкә тотынып, бик күп чыгымнар тотып аш хәзерләгән хуҗабикәнең дә, һичьюгы, ябык изүле күлмәк кимәве (тәһарәт турында әйткән дә юк) күңелдә бик авыр тәэсир калдырды.
Дини мәҗлесләрдә Коръән укып йөрүче мөселман кардәшләребезгә үзебезнең "Туган як" газетасындагы "Өмет" бите аша мөрәҗәгать итеп, түбәндәгеләрне җиткерәм.
Вәгазь тәртибендә әнә шундый изге мәҗлесләргә ничек киенеп килү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләсәгез иде. Бу җәһәттән, үзебезгә төпле киңәш биргән бер апаны гел исемә төшерәм. Дус хатынымның ашында, иң беренче итеп, ул менә мондый фикер җиткерде: "Изүләрне барыбыз да яптык, маңгай чәчләрен җыйдык, шунсыз Коръән укый башламыйм. Юкса, хуҗабикәнең ашы кабул булмас. Икенче юлы дини мәҗлескә барганда мондый хатаны кабатламагыз. Чалбардан килгән хатын-кыз булса, табын янына якын килмәсен", дип тә өстәде.
Гомумән, безнең татар хатыннарына һәм кызларына халкыбызның әхлак нормаларын истә тотып киенергә вакыттыр. Менә бит кышын салкыннар өстебезгә калын-калын туннар, пәлтәләр кияргә мәҗбүр итә, аңа карап кына бер генә хатын-кыз да үзен уңайсыз хис итмидер. Киресенчә, киенгән хатын-кыз, ярымшәрә йөрүче затташы белән чагыштырганда, сөйкемлерәк тә, серлерәк тә булып күренә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: