Туган як

Мәхәббәтнең яше юк

Кемнең ничектер, ә менә Зәй районының бер авылында башланган һәм 70 яшьтә дә онытылмаган мәхәббәт турында үзләренең ризалыгын алып, сезгә дә җиткерергә булдым.

Нәҗибә апа, бу язма героеның исеме шундый, телефоннан шалтыратып:

– Тиз генә килеп җит, яшьлегем белән таныштырам, – дип кунакка чакырды.

«Нинди яшьлек инде ул җитмештән узгач» дип уйлап трубканы куйдым. Көтелмәгән эш чыгып, ул көнне бара алмадым. Беркөнне җаен туры китереп Нәҗибә апага киттем.

... Гомерем буе яратсам да, аның хатыны, минем дә гаиләм бар, – дип үз-үземне юатып яшәдем, – дип сүзен башлады Нәҗибә апа. Татар кызларының кыюсызлыгы үзләреннән алда йөри. Хәзерге чагым булса... Шул гомерләрдән соң җанны тиз генә ачып салып булмый шул. Әле менә синең белән сөйләшкәч тә йөрәгемнең ашкынуларын көчкә тыйдым. Беренче мәртәбә очрашуга барам, диярсең.

Яшь вакыттагы оялулар һаман да югалмаган икән.

Балалары, Яңа ел куранты астында теләк теләсәң, һичшиксез кабул булачак, дигәч, Нәҗибә апа да моны сынап карарга була. Ышанмаса да, кызык өчен генә. Шуннан башланды да инде «маҗаралар».

...Нәҗибә апа белән Рәис абый бер мәктәпкә, төрле авыллардан йөреп укыганнар. «Рәис беренче егетем булса да, бернинди вәгъдәләр куешмадык. Әллә вакыты җитмичә калдымы икән? Ул ике яшькә зуррак булганлыктан мәктәпне иртәрәк тәмамлап шәһәргә китеп уку йортына керде. Ял көннәрендә, каникулларда гына безнең күршедәге әбисенә кайта иде» – дип шундый ләззәт белән сөйли ул.

– Ул вакытта гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. Ә менә 50 елдан соң очрашкач, чын-чынлап гашыйк булдым. Соңладык шул, соңладык. Шул вакытта «Мин сине яратам» дигән шул өч сүзне әйткән булса соң... Мәктәпне тәмамлап мин дә башка шәһәргә китеп уку йортына кердем. Очрашулар сирәгәйде, тора-бара бөтенләй туктады. Аны онытырга тырышып башка егетләр белән дә йөрмәдем. Берничә елдан кияүгә чыктым. Ирем начар кеше булмады, Аллага шөкер. Шулай да, балалары үсеп җиткәч аерылышырга туры килде, – дип көрсенде Нәҗибә апа.

Балалары ялгыз калып моңаерга ирек бирми икән, шалтыратып хәлен белешеп торалар, килеп тә йөриләр икән. Ялгызлыгына ияләшеп, иптәшкә гармунын алып уйнап утырганда, телефонына ят номер шалтырата. Алыргамы, алмаскамы? Никтер йөрәк сикереп куйды. Авырттырып түгел, бер төрле сәер дулкынлану иде ул. Юкка гына булмаган. Туганнары аркылы Нәҗибә апаның номерын табып, беренче мәхәббәте шалтырата икән. 50 елдан артык вакыт үткән дә киткән, ярты гасыр дигән сүз бит бу. Тормыш дигәнең шулай тәгәри дә тәгәри. Озын юлмы, кыскамы, аңа барыбер. Беркадәр вакытлар аралашканнан соң, «беренче мәхәббәт» Нәҗибә апа янына килергә була.

– Кыңгырау шалтырагач кабалана-кабалана ишек ачсам, анда чәчләре агарган, олыгайган берәү басып тора. Ә мин, җүләр, арада 50 ел ятуын, үземнең дә җитмештә булуымны онытып, яшь егет керүен көтәм. Олыгайса да янып торган күзләр өттереп карыйлар, тизрәк исемә килеп, түргә узарга куштым. Сүзләр ялганмый аптырыйлар. Телефоннан бик җиңел генә аралашкан идек тә.

– Кая калдың яшьлегем, кайларда адашып йөрдең? – дип кочагына ташланганымны сизми дә калдым, карт җүләр, – дип искә ала Нәҗибә апа. Өч ел элек хатыны үлеп киткән, балалары, оныкларына куанып яши икән. «Кайсысын балалар бакчасына илтәсе, кайсын мәктәптән каршы аласы. Картаерга вакыт та, ирек тә юк» – дип аңлаткан Рәис абый.

Яшьлек елларын сагынып, озак кына парклар, аллеялар буйлап йөрдек. санаулы көн тиз үтә, санаторийда очрашырга сүз бирешеп аерылыштык. Менә шунда мин карт җүләр чынлап торып гашыйк булдым, ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк. Яшьлектә дә булган бит инде ул мәхәббәт дигәннәре. «Яшьлек – җүләрлек» дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул. Ялгыш булса да, язмыш булса да мәхәббәт сүрелми икән, ышаныгыз, – дип өзгәләнеп сөйләде ул.

Алар хәзер дә бер-берсенә кунакка йөрешеп, телефон аша хәлләрен белешеп яшиләр. «Бәхет дигән нәрсә шулдыр ул, олыгайган көннәрдә дә өмет белән яшик. Бәлки берләшергә дә насыйп булыр әле» – дип аерылышканда сүзен тәмамлады Нәҗибә ханым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: