Туган як

«Мин кешеләргә карата йомшак булырга тырышам»

Кайберәүләр үзләре турында сөйләргә яратмый. Хезмәттәшләрен, туганнарын, якыннарын мактый, әмма үзе турында сораша башлагач, ояла. Менә Каенлы авылы мәчете имамы Нияз хәзрәт Гарипов та (фотода) – шундыйлардан. Итагатьлелеге, кешеләргә карата хөрмәте белән аерылып торгангамы, авыл халкы аның имам булып калуын теләде. Хәзрәт моның өчен бүгенге көнгә кадәр рәхмәтле.

Нияз хәзрәткә – 40 яшь. Каенлыда үскән, шунда балалар бакчасына йөргән, мәктәптә укыган. Белем алганда гарәп графикасы буенча дәресләр дә кергән. 14-15 яшендә әбисеннән намаз укырга өйрәнгән.
– Әбием Хөршидә исән-сау, шөкер. Үзе 92 яшендә. Намазын Совет заманыннан укыган. Әтисе Сәхәбетдин бабай ятим булган, аны Сәгыйть исемле мулла тәрбиягә алган. Әти ягыннан да нәсел дин буенча көчле булган, аларны әбисе үстергән, балалар кечкенәдән үк аның намаз укыганын күргәннәр, – дип искә ала хәзрәт.
Мәктәпне тәмамлагач, ул Яр Чаллыда «Әбүзәр» мәчете территориясендә урнашкан гуманитар институтта белем ала. Фәннәрнең яртысы дөньяви булса, яртысы – дини. 90 нчы еллар ахырында татар халкында дин белгечләре булмаганлыктан, дәресләрне төрек, хәтта гарәп мөгаллимнәре укыткан. Егет институтны – «Укытучы. Дин белгече» дигән белгечлек белән тәмамлаган. Аннары дустының туган якларына – Самарага китеп, төрле урыннарда хезмәт куйган.
2004 елда Каенлыга җирле имам Бәдертдин чакыруы буенча Түбән Кама имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Юныс килә. Ниязның ул вакытта кайткан чагы гына.
– Рамил хәзрәт вәгазьләрен тәмамлагач, авылыбызның Гөлсирә исемле апа аны чәйгә чакырды, мине дә шунда алып керделәр. Авыл апалары хәзрәткә минем турында сөйләп, мактап, бирегә эшкә алуын үтенделәр. Аннары Рамил хәзрәт үземне шәһәргә чакырып, сөйләште, икенче имам булырга тәкъдим ясады. Каршы килмәдем, – дип дәвам итте Нияз хәзрәт.
Каенлы мәчете 1913 елда төзелгән. Совет заманында аны төрлечә файдаланганнар, ахырдан бары тик диварлары һәм манараның бер өлеше сакланып калган. Узган гасырның 90 нчы елларында, аны торгызуда авылның актив картлары Бәдертдин бабай, Исмәгыйль бабай («Шәһәр электр транспорты» предприятиесе генераль директоры Рафаил Хәбибуллинның әтисе), элекке совхоз директоры Габделбәр бабай һ.б. катнашкан.
Нияз хәзрәт әйтүенчә, үзе икенче имам булып килгәндә, Каенлы мәчете имамы Бәдертдин бабайга инде 80 яшьләр тирәсе булган. Бөек Ватан сугышында катнашкан, аннары үзлегеннән дин нигезләрен үзләштергән мулла, эшләрне әкренләп Нияз хәзрәткә тапшыра башлаган. 2006 елда вафат булгач исә, яшь муллага Аллаһы йорты белән идарә итүгә рәсми рәвештә шәһадәтнамә тапшырылган.
Яңа имамны халык җылы кабул итә. Ярдәмгә килүчеләр дә күп була. Мәсәлән, муллалыкка «кодалаган» Гөлсирә апа 2000 нче еллар башында ук авылда хатын-кызларга, балаларга Ислам дине нигезләре өйрәтә, йолалар уздыра. Халык арасында дәрәҗәсе дә зур була. Аннары Әлфия, Рәсимә апалар килә. Ирләр арасыннан беренче ярдәмчесе – әтисе. Хуҗалык эшләрен башкара, хәзрәт булмаса, мәчеттә азан әйтә, намаз укыта. Актив ирләрдән, Сәгыйдулла һәм Илдус абыйларны да әйтеп китәргә кирәк. Гомумән, Каенлыда динле гаиләләр күп.
2013 елда мәчет яңартылган. Анда ифтарлар, корбан ашлары һ.б. мәҗлесләр уздыру өчен шартлар тудырылган, җәен исә балаларга лагерь оештырыла, ә ноябрьдән язга кадәр вәгазь кичләре үткәрелә.
– Табигатем шундый булгангамы, мин кешеләргә карата йомшаграк булырга тырышам. Вәгазьләгәндә дә кырт кисеп әйтмим. Аллаһы Тәгалә: «Шушы җирлектә яшәүчеләр иман китерсәләр, гөнаһтан саклансалар, Аллаһы Тәгаләдән курку булса, бәрәкәтне җирдән дә чыгарачакбыз һәм күктән дә төшерәчәкбез», дигән. Шуны кешеләргә аңлатасы килә, – ди Нияз хәзрәт.
Әмма тормыш өчен кайбер мөһим урыннарга аерым туктап басым ясый ул. Мәсәлән, никахны алыйк. Элек никахның савабын аңлатып, ир белән хатынның бер-берсенә карата мөнәсәбәтләре турында сөйләсә, хәзер инде аерылышу темасын да телгә алып китә. Ник дисәң, никахның кадере бетеп бара, үзе кайчандыр никах укыган гаиләнең таркалуы турында ишетсә, йөрәгенә якын ала. Димәк, хәзрәт йоланы башкарыр өчен генә кирәк булып чыга. Проблемалар булганда, яшьләр аның янына да, казыяткә дә бармый, «килешмәдек» дип, аерылалар.
Аннары, никах укыр өчен ир мөселман булырга тиеш. Мәсәлән, егет – рус милләтеннән, әмма кызның әти-әнисе никах укытырга үгетли. Инде егет никахка да риза була, тик динен алыштырырга теләми. Бу хакта да алдан уйланырга кирәк. Нияз хәзрәтнең хатыны Резеда – Түбән Кама кызы, авылда балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли. Алар дүрт бала тәрбияли, дини белемне үзләре бирә.
– Хатынымны мактый гына алам. Шәһәр кызы булып та, авыл хәзрәтенә кияүгә чыкты. Читтән торып, институт тәмамлады. Хуҗалыгыбыз да зур, җиң сызганып, тормышны бергә алып барабыз, – диде Нияз хәзрәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: