Туган як

"Өмет" почтасына

Хәләлне санга сукмыйча Эшеннән путевка биргәч, иремә ияреп, үзем дә барган «Ижминводы»да безне борчыган хәлләрне язарга булдым. Газетаны укучылар арасында ул шифа йортына барырга теләүчеләр булса, белеп торсыннар. Беренчедән, ашханәдә хәләл ит булмады. Ә ир-ат итсез тора алмый. Дөрес, хәләл тавык ите күренгәләде, ә болай, башлыча, гел балык ашадык. Санаторийда...

Хәләлне санга сукмыйча

Эшеннән путевка биргәч, иремә ияреп, үзем дә барган «Ижминводы»да безне борчыган хәлләрне язарга булдым. Газетаны укучылар арасында ул шифа йортына барырга теләүчеләр булса, белеп торсыннар.

Беренчедән, ашханәдә хәләл ит булмады. Ә ир-ат итсез тора алмый. Дөрес, хәләл тавык ите күренгәләде, ә болай, башлыча, гел балык ашадык. Санаторийда күпчелеге татарлар булса да, 5-6 кеше генә хәләл ризык сорады. Башка вакытта "мин - мөселман, чөнки мин татар", дип күкрәк сугарга яраткан кешеләр, хәләл ризык барында да, хәрамына заказ бирделәр. Аллаһы кушканга каршы килгәч, үзеңне мөселман дип, ник кукраерга?!

Икенчесе иман ныклыгына кагылышы бик авыр мәсьәлә. Элекке җитәкче санаторий янында гына мәчет һәм чиркәү төзеткән булган. Кешеләр тәннәрен генә түгел, җаннарын да дәваласыннар, дип уйлагандыр. Әмма мәчет бары тик җомга көнне генә ачыла. Ирем җомгадан күңелсезләнеп кайтты: "Имам урынында эшләүче абзый, аның малае, Чаллыдан җомга уздырыр өчен килгән имам һәм мин генә булдык җомга намазында", ди. Җомга уздыру өчен, бирегә атна саен Чаллыдан имам махсус килеп йөри, ә санаторийда ял итүче кешеләрнең йөрәкләре әллә үлгән, әллә җыр-биюдән тәннәренә рәхәтлек алып, шуңа канәгатьләнеп яшиләр... Җаннары кычкырадыр, әмма ишетмиләр. Атнасына бер мәртәбә мәчеткә җомгага барырлык та акылы юк ахры, татарларыбызның?

Фатыйма ГАБИДУЛЛИНА.

Безне мыскыл итмәгез

Узган елның соңгы айларында "Туган як"та күпхатынлылык турындагы мәкаләләрне укыгач, түзмәдем, язарга булдым. Җәмәгать, безнең бүтән бер проблемабыз да калмадымы? Бәлки, бу азган-тузган ирләргә гарем әзерләргәдер?

Аталары ташлап киткән ятим балалар белән ил тулы. Аларның күбесе бу кайгыны күтәрә алмыйча, бозык юлга баса, наркоманга, эчкечегә әйләнә, я төрмәгә эләгә. Тормыш йөген үзләре генә тартырга мәҗбүр ителгән әниләр. Ярый ла, баласы берәү генә булса...

Шуңа күрә халык тикмәгә генә "Ирләргә ышанма, Иделгә таянма" дигән әйтем уйлап чыгармаган бит инде. Беренчедән, ирләрнең күбесе, кесәсендә акчасы булса, "уҗымга йөрергә" бер дә каршы түгел. Ә бу күпме гаиләнең таркалуына, ятимлеккә, кайгы-хәсрәткә китерә. Икенчедән, "Гаилә - җәмгыятьнең ячейкасы" дип укыттылар безне мәктәптә. Гаилә тату булса, дәүләт тә көчле. Өченчедән, үзебезнең шәһәрдә генә урам этләре кебек азгын юлда йөргән юньсезләр аркасында СПИД, сифилис, гонорея чирләре елдан-ел арта бара бит. Дүртенчедән, "минем ирем мөселман, тели икән 3-5 хатын алсын, мин риза" дип утырган хатыннарны кешегә санамыйм, колбикәме әллә син? Кайда синең кешелек горурлыгың? Үз-үзеңнә хөрмәт, ярату? Мәсәлән, мин үзем берәр нәрсә сизәм икән, аерылырга гариза бирәчәкмен. Өйләнешкән көнне үк иремә әйтеп куйдым. Бишенчедән, безнең ирләрнең күбесе бер гаиләне дә тәэмин итә алмый,чөнки булдыксызлар.

Әллә сез үзегезне Согуд Гарәбстанында яки Гарәп Әмирлегендә дип белдегезме? Ачыгыз күзләрегезне, Татарстан, Россия бу, һәм хатыннарның күпчелеге бу вакханалиягә юл куймаячак! Аллаһыга шөкер, эшлибез дә ашыйбыз, ә бездән көләргә, мыскыл итәргә юл куймаячакбыз!

Мөселман ир-ат булуыгызны илгә, халыкка, гаиләгезгә яхшылык эшләп исбатлагыз! Менә булырсыз кеше!

С. Гарипова.

Мәүлид кичәсендә

15 гыйнварда безнең Тоба мәчетендә Мәүлид бәйрәме уздырылды. Балкып торган мәчетебезгә мөлаем йөзле, мөселманча пөхтә итеп киенгән авылдашлар (35 яшьтән алып 80 яшькәчә) җыелды.

Бәйрәмне авылыбыз мәчетенә укырга йөрүчеләргә 10 ел буе дини тәрбия, әхлак, намаз тәртипләре, тәҗвид кагыйдәсе нигезендә Коръән укырга һәм язарга өйрәтүче мөгаллимә Сәнирә Мотыйгуллина һәм остазыбыз Разилә Фәттахова алып бардылар. Коръәннән бик күп аятьләр укылды. Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең тормышы турында бәйнә-бәйнә сөйләнде. Без соңгы өммәтләренә әйтеп калдырган васыятьләре укылды. Бик күп салаватлар әйтелде. Салмак көйгә, күмәк һәм аерым мөнәҗәтләр укылды.

Һәрберебез алып килгән күчтәнәч белән тулы бәйрәм табынында ил-көннең иминлеген, исәннәргә хәерле гомер теләп, вафат булганнарның рухларына ирештер дип, догалар кылдык.

Нурия ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: