Туган як

"Өмет" почтасына

Янәшә һәм үзара хөрмәт белән... Илебездә күп чиркәүләр, мәчетләр торгызылды. Шул ук вакытта, динне, бигрәк тә, безнең пакь ислам динебезне үзләренең яман гамәлләре өчен калкан итүче явыз көчләр дә тамыр җәйде. Алар кеше үтерүне, мөсел-ман илләрендә чуалышлар ясауны да ислам дине артына яшеренеп башкаралар, безнең саф динебезгә карата нәфрәт тудырырга...

Янәшә һәм үзара хөрмәт белән...
Илебездә күп чиркәүләр, мәчетләр торгызылды. Шул ук вакытта, динне, бигрәк тә, безнең пакь ислам динебезне үзләренең яман гамәлләре өчен калкан итүче явыз көчләр дә тамыр җәйде.
Алар кеше үтерүне, мөселман илләрендә чуалышлар ясауны да ислам дине артына яшеренеп башкаралар, безнең саф динебезгә карата нәфрәт тудырырга маташалар. ИГИЛны ( Россиядә тыелган оешма) гына алыгыз! Каян килеп, мөселман булсыннар ди ул заманында Америка туплаган башкисәрләрдән торган һәм үзләрен «ислам дәүләте» дип игълан иткән вәхшиләр?!
Аллаһы Тәгалә кешеләрне, халык кылдым, дип әйтә, барыбызны да бер дәрәҗәдә ярата. Ул безгә, Адәм балаларына - Инҗил, Тәүрәт, Коръән кебек изге китапларын бүләк итте. Пәйгамбәрләрнең әтисе Ибраһим г.с. (Авраам) аша, үзенең халкын (милләтен түгел!) ни дәрәҗәдә яратуын күрсәтте. Аллаһы юлыннан тайпылганнар, диненнән йөз чөергәннәр, буыннан-буынга, ләгънәт белән генә искә алына. Тарихка борылып карагыз. Күп районнарда һәм чит төбәкләрдә сорашканым булды, мәчет манараларын кисүчеләрнең берсе дә үз үлеме белән үлмәгән...
Безнең Борок авылы төрле милләт һәм дин кешеләреннән гыйбарәт. Православие динендәге рус халкы өчен юл буенда гына мәһабәт чиркәү салынды. Дингә ышанучы русларның үз гыйбадәт йортлары булуына без дә сөенәбез, чөнки үз динен ихлас хөрмәтләүче кеше башкалар динен кимсетмәс, аңа да ихтирамлы мөнәсәбәттә булыр.
Аллаһы Тәгаләгә мең-мең шөкер, Үзенең ярдәме белән, Борокта хәзер мәчет тә салына башланды. Аның диварлары матур булып калыкты инде. Аны төзү өчен, нинди генә авырлыклар аша үтәргә туры килмәде! Әле бүгенге көндә дә, «мәчет чиркәүдән ерак булырга тиеш», дигән бәхәсле әңгәмә суынып бетмәде.
Безнең динебездә бары ике урында гына гыйбадәт кылу тыела: беренчесе - нәҗесле урында; икенчесе - зиратта, каберләр өстендә. Күңелеңдә ихласлык булса, шушы ике урыннан тыш, гыйбәдәтеңне кайда кылсаң да хәерле булыр.
Шулай булгач, нигә чиркәүгә якын саласыз, дигән сорау урынсыз. Коръән Кәримдә иң зур сүрәләрнең берсе - Бәкарә сүрәсе. Бу сүрәнең төп мәгънәсе - «авырайтма». Ягъни тормышта үз-үзеңә ясалма киртәләр тудырма дигәнне аңлата. Борок мәчете - юл читендә, авылның урта бер өлешендә урнашкан. Ул авылыбызда яшәүче олы яшьтәгеләргә барып йөрү өчен дә җайлы, юлчылар өчен дә уңайлы. Без үзебезнең динебезне «өстен» дип һәм чиркәүгә начарлык теләүдән чыгып түгел, Аллаһының әнә шул «авырайтма» дигәненнән чыгып, динне хөрмәт иткән кешеләргә җиңелрәк булсын өчен, шул урынга тап булдык. Казанда чиркәү дә, Колшәриф мәчете дә бер үк Кремльдә янәшә диярлек урнашканнар бит. Бу - республикабызда төп диннәр булган ислам белән православиенең татулык, төрле диндәгеләрнең үзара хөрмәте билгесе. Безнең Борокта да шулай булыр. Ике дин дә яхшылыкка, татулыкка өнди, явызлыктан, гөнаһтан, динсез көферлектән коткара...
Якташларым, авылдашлар, дин кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә диненә ачу саклаучылардан читтә торыгыз. Диндә бары тик бер генә өстенлек бар - Адәм баласының Аллаһы Тәгаләне ни хәтле көчле яратуында гына!
Я Раббым! Безнең күңел-ләребезне нәфрәттән пакь кыл. Бер-беребезгә туганлыкны, якынлык хисләрен арттыр, ялгышлардан сакла!
Имаметдин ВАФИН,
Борок авылы имам-хатыйбы.
 
Һәр кешенең үз үлчәвеме?
Коръән - кешелек өчен иң камил дәреслек. Аны аңлап кабул итәргә һәм яшәү үрнәге итеп алырга гына кирәк. Аллаһының рәхмәтенә якынаюның иң туры юлы: ихласлылык, эчкерсезлек. Бу гүзәл сыйфатлар һәр кешедә дә бар, әмма күпчелек аларны дөньяга чыгарырга уңайсызлана, бер катлы тилемсә булып күренүдән курка. Тирә-ягыңдагыларның гаепләвеннән куркуы, калганнарга охшарга тырышуы аркасында кеше - Аллаһы фикереннән, Аллаһыга буйсынудан читләшә.
Югыйсә, сүздә генә түгел, ә гамәлләреңдә дә ихлас һәм эчкерсез булып, шуннан үзеңә бәхет табып, җан тынычлыгында яшәргә мөмкин бит. Әмма шайтан котыртуы, монафыйк-лык һәм тәкәбберлек арага керә, саф хисләргә кузгалырга, дөньяга чыгарга ирек бирми бәндәнең күңеленә кайгы сала. Моңа мисаллар адым саен. Карап торышка бик тә ихлас күренгән ханымнар бар. Дистәләрчә еллар башларын яулык белән өртеп йөриләр. Әмма тәкәбберлек һәм, башкаларны онытып, үз файдаларын гына кайгыртулары белән, тирә-яктагыларда күңелсез тәэсир калдыралар.
Аллаһы Тәгалә безгә, бихисап хис-тойгылар, гүзәл сыйфатлар биргән. Яшермик ул сыйфатларны, күңелгә мүкләнергә, каралырга ирек бирмик, яхшы гамәлләребез белән нурландырып, сафландырып торыйк. Башкаларның уңышларына сөенергә, борчу-хәсрәтләре булса, ярдәмләшергә өйрәник. Әгәр теләсә, моны һәрберебез булдыра ала.
«Рахман» сүрәсендәге «әр-Рахман» дигәне, Аллаһының рәхимле булуын раслый, аннан соң гына гаделлек (үлчәү) турында әйтелә: «Аллаһы күкне күтәрде һәм һәрнәрсәгә гаделлек белән үлчәү куйды. («Рахман» сүрәсе, 7нче аять). Шулай ук, «Үлчәүләрне гаделлек белән торгызыгыз һәм үлчәүдән читкә чыкмагыз» («Рахман» сүрәсе, 9нчы аять), диелә. Ягъни, бер-берегезгә карата гадел булыгыз, ялганга, алдауга бормагыз, күңелегездә матур тойгыларны торгызыгыз.
«Ул көндә» (хисап көнендә) күп гөнаһлы, явыз, гаделсез кешеләр танылырлар үзләренең явызлык гамәлләре белән, тотылырлар маңгай чәчләреннән һәм аякларыннан, ташланырлар җәһәннәмгә («Рахман» сүрәсе, 41нче аять). Аллаһының газабы бик каты булачак.
Хәзерге вакытта бик көчәеп киткән күрәзәчелек, сихерчелек чире бар. Хәзер һәр авылның -
үз шаманы, һәр районның - үз сихерче, күрәзәчесе, һәр шәһәрнең колдуны, экстрасенсы бар. Һәм күпләр шуларның ишеге төбендә чират тора, шулар киңәшен тота, иң куркынычы, шайтан котыртуын Аллаһы гыйлеменнән өстен куя, Аллаһыга тиңдәшлек кертә.
Янәсе, дингә бәйләп, им-том итүне, өшкерү-төкерүне кәсепкә әйләндергән абыстайлар, дин тирәсендәге картлар безнең шәһәрдә дә юк түгел. Кайберләре турында «Туган як» язып та чыкты инде. Дини димим, һичьюгы дөньяви гыйлем алган кеше наданлыккка барып, андый савыгу юлларын эзләмәс.
Чыннан да, иң куркынычы шунда - бу күрәзәче-сихерчеләр, Аллаһы исеме белән һәм ислам ышыгына сыенып эш итәләр. Һәр шәһәрдә шул ата шайтаннар, иблисләр-академик дәрәҗәсендәге экстрасенслар утыра. Һәм халык, соңгы тиенен тотып, шулар янына ашыга.
Аларның һәммәсе дә диярлек, үзләрен «мөселман», дип атый, андый имче-өшкерүче һ.б. хатыннарның башларында - ак яулык, ирләрнекендә - түбәтәй, кулларында - тәсбих. «Хәбәрне» дә, имеш, Аллаһы Тәгаләнең үзеннән алалар. Янәсе, Аллаһы аларга шулай кушкан. Мондый гөнаһлы урыннарга, күбрәк, хатын-кызлар чаба. Сәбәбе дә, беренче карашка, шактый җитди кебек: кайсысыныңдыр ире сөяркә янына йөри, икенче берсе чит хатын ирен үзенә каратырга тели, өченче берсенә каенанасы көн күрсәтми һ.б. Үпкә- рәнҗү аңнарын тәмам томалаган бу хатыннарга күрәзәче һәм им-томчы янына чабарга кирәкми, юкса. Үз гаиләсендә ире белән ике араны җайлау, ныгыту ягын карарга, үз холыкларын үзгәртеп, Аллаһы Тәгаләдән сабырлык һәм ярдәм сорап, тормыш итәргә! Аллаһы Тәгалә сабыр итүчене ярата, сораучыга бирермен дигән бит. Ник Аллаһы тыйган начар адымга барырга?! Эчеңдәге ачу саклауга караганда, үзеңә начарлык эшләүчене кичерә белергә кирәк. Аллаһы Тәгалә -
кичерүче, ә без, Ул яраткан адәм балалары Аллаһыдан өстенме әллә?!
Сүз дә юк, ире хыянәтеннән җанында ачу кайнаучы хатын-кызга, үзе хәленә керүче, үзе ишетергә теләгән «җылы» сузләрне әйтеп, ялган сөйләп юатучы күрәзәче, им-томчы бик тә ошый. Шул рәвешле, алар тормышта авыр хәлгә калган кеше күңеленә юл табалар. Икенче килгәндә инде бу хатыннар сихер серләрен сорыйлар, ирен «бозган» кемнеңдер сихерен кире кайтаруда ярдәмгә өметләнәләр. Ә бит безнең саф динебезне иманы зәгыйфь булмаган һәм үзен мөслимә дип санаучы хатын-кыз, төрле сихерчеләрнең, күрәзәчеләрнең татлы ялганы белән бутамас, аңа алыштырмас. Күрәзәчеләргә, багучыларга барган юлының җәһәннәм юлы икәнен аңлар.
Халкыбызда, элек-электән, «Багучыга барма, башыңа кайгы алма», «Багучылык - ялган эш, күңел алдау юанычы», «Күрәзәгә ышанма, күргәнеңә ышан», дигән бик тә мәгънәле гыйбарәләр бар. Ник аларны бүгенге тормышта куланмыйбыз? Наданлыгыбыз сәбәплеме?
Бер-береңне хөрмәт итеп яшәр чакта, шул ялганчы сихерчеләргә, багучыларга йөри торгач, әлбәттә, гаилә тормышың тәмам бозылып, ялгызың калуың да бар. Онытмагыз, затташларым. Түбәндәге аятьне күңелегез дәфтәренә җуелмаслык хәрефләр белән язып куегыз: «Хәмер, отыш уены, сынымнарга табыну һәм күрәзәчелек, багучылык эшләре - шайтан фигыленнән булган нәҗес эшләрдер» (Маидә сүрәте, 90нчы аять).
Миңниса МӨХСИНОВА.
 
Әнкәйләрдән гыйбрәт алыйк
«Бала җәннәт күбәләге»-
Әбкәй көйләп утырган.
Аллаһы гомер биргәнгә,
Әнкәй мине тудырган.
 
«Әлли-бәлли бәбкәсе»,
дип,
Бишек җырын җырлаган.
Күңелендәге хисләрен
Шулай җырлап чыгарган.
 
Өйгә шатлык килгәндә дә,
Аллаһыны мактаган.
«Әлхәмделиллаһи...»,
диеп,
Иманын ул аклаган.
 
Кайгы-хәсрәт биләп алса,
Хәмед-сәнәләр әйткән.
Безгә киңәш бирә иде:
«Сабыр булыгыз, бәбкәм».
 
«Изгелек җирдә
ятмый», дип,
Җырларда да җырлыйлар.
Гомерләр заяга үтсә -
Үксеп-үксеп елыйлар.
Әнкәем сугыш чорында
Төрле хәлләрне күргән.
Ачлы-туклы, ялангач,
Әтисез булып үскән.
 
Тамаклары ач булса да,
Имансыз булмаганнар.
Кечене кече иткәннәр,
Олыны - олылаганнар.
 
Бүгенгедәй хәтеремдә
Әнинең сөйләгәннәре.
Сөйли-сөйли яшь тамчысы
Битеннән тәгәрәде.
 
Аллаһ кушкан юлда булыйк,
Милләттәшләрем, бүген.
Әнкәйләрдән
гыйбрәт алыйк,
Шул гына сезгә сүзем.
Халидә ӘХМӘТОВА,
64нче «Сөембикә» балалар бакчасы тәрбиячесе.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: