Туган як

Өмет

Казанга китсә дә... Казанга китәр алдыннан Зәкия апа Сафина безнең «Туган як» редакциясенә дә кереп чыкты. Ул, «Өмет»не укучыларга, бер-ике язма да калдырды (алга таба газетада биреләчәк). Җаныбыздан да кадер-лерәк әнкәебезне соңгы юлга озатышкан Зәкия апага карата - күңелләребездә яктылык, аклык. Күргән саен, үз әнкәебездәй якын итеп, кочаклап алабыз. Җанының...

Казанга китсә дә...
Казанга китәр алдыннан Зәкия апа Сафина безнең «Туган як» редакциясенә дә кереп чыкты. Ул, «Өмет»не укучыларга, бер-ике язма да калдырды (алга таба газетада биреләчәк).
Җаныбыздан да кадер-лерәк әнкәебезне соңгы юлга озатышкан Зәкия апага карата - күңелләребездә яктылык, аклык. Күргән саен, үз әнкәебездәй якын итеп, кочаклап алабыз. Җанының аклыгы нур булып балкыгандай тоела.
Гомере буе балалар укыткан, бик тә тәрбияле, сабыр Зәкия апа, мөгаллим буларак та, мәчеттәге дини курсларда күпме кешегә гыйлем үзләштерергә ярдәм иткән остаз. Соңгы егерме елда күпме түбәнкамалыга үз әниләрен, әбиләрен һ.б. мәңгелеккә шәригать кушканча озатышкандыр ул! Акыл аңлый һәм килешә алмаслык иң авыр мизгелләрдә Зәкия апаның, Аллаһы сүзе белән җаннарга ныклык иңдерүен, күңелгә cабырлык, түземлек бирүен әйтеп аңлатып кына бетерерлек түгел.
Үзе кебек үк дин-ислам кушканча яшәүче кызлары һәм оныклары янына Казанга күчеп китәргә җыенучы Зәкия апаны Аллаһы Үз рәхмәтеннән ташламасын, һәр көнен хәерле кылсын.
Хаҗга бәйле уйланулар
Хаҗ кайдан башлана ди-сәләр, мәчет ишегалдыннан, дияр идем. Мәчетебез инде ничә еллар буе дин кардәшләребезне хаҗга озата, ничә еллар каршы ала.
Минем дә хаҗ гамәлен кылып кайтканга, төгәл бер ел булды. Безне озатырга кеше күп килгән иде. Барысы да изге дога кыла, безнең исән-имин барып кайтуыбыз өчен. Кемдер акча китереп тоттыра, кемдер догалар суза, кемдер ашамлык пакеты бирә, кемдер кайнар өчпочмаклар төртә. Озатучыларның ихласлыгын күреп, күңел тула...
Автобуслар безне Мәскәү каласына алып киттеләр. Кузгалып киткәч тә, күздән шатлык яше тиз генә туктамады. Нинди якын, нинди мәрхәмәтле, киң күңелле сез, шәһәрдәшләрем! Туган илемдә нинди изге җаннар яши бит. Бар яктан уңайлы автобусларны изге күңелле ике шофер йөртә. Хәлләребезне юл буе сорашып барды алар. Намаз вакыты җиткәч, юл өстендәге бер кафега тукталдык. Җитәкчеләребез кереп сөйләштеләр дә (бу Россиягә чыккач), безне керттеләр. Башка милләт кешеләре - руслар һ.б. сатуны туктатып, безгә намаз укырга мөмкинлек бирделәр. Без, догалар кыла-кыла, алар белән хушлаштык.
Мәскәүгә, «Домодедово» аэропортына килеп төшкәч тә, яхшыларга гына юлыктык, безгә гел яхшы кешеләр генә очрап торды. Аннан самолет белән - Иорданиягә, Иорданиядән автобус белән Мәдинәгә барып җиттек. Бер генә уңайсызлык та күрмичә, Мәдинәдә ихрамга кердек. Аннан изге Мәккәгә юл тоттык... Хаҗ сәфәрендә кешеләрнең яхшылыгына, изгелекләренә, мәрхәмәтлелекләренә гел сок-ланып йөрдем.
Инде кайтыр юлда Мәскәү-гә җитеп, автобусларыбызга утыргач, тагын бер мәртәбә гаҗәпләндек: безне шәһәребез-дә зарыгып көтәләр икән. Юлда ашарлар дип, нинди генә ризык җибәрмәгәннәр, термослар белән чәйгә кадәр бар.
Кешенең ниндилеге сәфәрдә беленә диләр. Хаҗ сәфәре - олы сәфәр. Анда кешенең эче, тышы ачыла. Төрле хәлләргә юлыгасың. Күңел гел яхшылыкта гына булырга тиеш. Сынаулар даими рәвештә очрап тора. Аллаһыга шөкер, шәһәрдәш-ләребез үзләрен яхшы яктан гына күрсәттеләр, сынатучы булмады. Җитәкченең дә, иптәшеңнең дә яхшы булуы зарур шул.
Язмамда хаҗ күренешләрен яктыртырга максат итмәдем, шәфкать, кешеләрнең яхшылыгын күрә белергә кирәклеген, үзеңә дә яхшы, изге күңелле булырга тырышу мөһимлеген җиткерәсем килде.
Бу дөньяда яшәү вакытлыча, әйдәгез әле, кардәшләрем, мөселманга лаеклы итеп яшик. Бер начар әйбер ишетсәк, яки күрсәк, аны аклау өчен 70 төрле сәбәп табып, бер-беребезне кайгыртып, бер-беребезнең хәлен белеп, елмаеп (елмаю да садака бит) яшик әле. Барыбызга да Аллаһы Тәгалә тәүфыйк, һидәят - туры юл бирсен.
Халидә ӘХМӘТОВА.
Инсафлы кызлар янында
Уку елының беренче чиреге бетеп барса да, шәһәребездәге мөселман лагеренда оештыручы-җитәкче булып эшләгән чагымны искә төшереп утырдым әле.
Рәсәйнең төрле төбәклә-реннән, шул исәптән, Оренбург, Ульяновск шәһәрләрен-нән дә җыелган 60лап кыз (малайлар аерым, алар тагын да күбрәк) арасында 6 яшьлек балаларны күреп, гаҗәпләндем. Бер атналык «Туган як» тәрбия һәм сәламәтләндерү лагерена Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән вожатый булып эшләргә килгән Гүзәл исемле ханым: «Түбән Камада оештырылган бу лагерьдан, кызым да һәр елны зур кичерешләр белән кайта. Үзегез шунда кайнагач, шәһәрегезнең дини яктан бик күпләргә үрнәк булып торуын аңлап та, бәяләп тә бетермисез. Сездә дини укулар да тиешенчә оештырылган, лагерьлар да даими эшләп килә. Ак көнләшү белән китәбез», - диде.
6-15 яшьлек мөселман кызларын җыйган әлеге лагерьның төп максаты: дини гыйлемнәрне арттыру, әхлак-әдәп тәрбиясе бирү һәм ял иттерү.
Кызлар көн саен өч дәрес укып, дини һәм әхлакый гыйлем алдылар. Әдәп дәресләрендә гыйбрәтле хәлләрне чын тормыштагыча тасвирлап күрсәтү дә бик отышлы булды. Кызлар һәр дәрескә зур хәзерлек белән йөрделәр, укытучы апалары кушканны төгәл үтәделәр. Максатка ирешү төрле спорт уеннары, тематик кичәләр, төрле бәйгеләр белән үрелеп барды.
«Иң матур бүлмә» конкурсы, Сабантуй бәйрәме, Коръән уку бәйгесе…
Аллаһы кушканча яшәүнең ләззәтле икәненә, шуны тоючыларның никадәрле бәхетле булуына бу кызлар янында тагын бер кат инандым. Кызларның инсафлы булуларын күреп сөендем. Барлык кызларыбыз да шушындый күркәм тәрбиягә ия булса, күңелләр тыныч, борчулар кимрәк булыр иде. Лагерьдагы ялдан кызлар бик канәгать калды. Моңсуланып, күңелсезләнеп утыручылар күренмәде. Оренбургтан килгән 6 яшьлек Асияне генә алыйк. Бөтерчектәй бу кызчык бер генә минутка да көйсезләнмәде. Ул шундый шат күңелле, мөстәкыйль. Саф татар телендә сөйләшә! Ә Менделеев шәһәреннән килгән Дашаның әтисе дә, әнисе дә руслар икән. Алар гаиләләре белән ислам динен кабул иткәннәр. Яулык ябынып йөрүенә бер дә читенсенми. Беренче килүе генә булса да, үзенә яңа дусларны тиз тапты.
Көзге бер көндә «Туган як» мөселман лагерын, анда быел август аенда ял иткән кызларны исемә төшердем дә, иманнарыгыз нык булып, гомер юлларыгызда фәрештәләр канатларын җәеп кайгы-хәсрәттән сакласыннар иде дип теләдем.
Илһамия ХАФИЗОВА,
32 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Сагынып искә алам
Җәйнең соңгы аенда Түбән Камадагы мөселман лагерында ял иткән чагымны сагынам. Минем бирегә беренче генә килүем иде әле.
Кояш чыккач, иртәнге аштан соң, дәресләр башлана. Дәрес вакытында мин күбрәк гыйлем җыярга тырыштым. Көндезен ял итеп алганнан соң, һәркөнне, күңел ачып, төрле спорт уеннары уйнадык.
Бер кояшлы матур көндә әйдәманнарның (вожатыйлар) Сабантуй оештыруларын, һәрберебезгә бүләкләр өләшүләрен еш искә төшерәм. Мөселман лагерында миңа бик ошады. Икенче елга да килермен дип өметләнәм, иншаллаһ.
Зилә МИҢЛЕБАЕВА.
Яңа Чишмә районы Зирекле авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: