Туган як

«Мәчет салу – изге эш»

Түбән Каманың 35 нче микрорайондагы «Ак каен» мәхәлләсендә яңа мәчет төзеләчәге билгеле булды. Озак еллар буе фатирда намаз укып, гыйлем алучы шәһәрдәшләребез, ниһаять, иркен, матур, заманча бинага йөри башлаячәк. Яңа мәчет турында «Ак каен» мәхәлләсе имам-хатыйбы Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов белән сөйләштек.

– Рәйхан хәзрәт, яңа мәчет төзеләчәге турында карар кайчан кабул ителде?
– Бу Рамазанның беренче көнендә булды. «Ак каен» мәхәлләсе мәчете Химиклар урамы башында булачак.
– Аны төзү ихтыяҗы бар идеме?
– Ул мәхәллә мөселманнары инде 15 елдан бирле Химиклар урамында 14 а йортта урнашкан фатирга йөриләр. Әлбәттә, бу вакыт эчендә аларның саны күпкә артты. Мәчет өчен әле кышын ук Гайнуллин урамында бер гектар мәйдан җир бүленеп бирелгән иде. 
– Бу мәчет үзәге булачак, диләр. Аның үзенчәлеге нидә?
– Проектны әзерләгәндә рәссамнар татарлар өчен гадәти булган гөмбәзле, түгәрәк манаралы мәчетләрдән читкә китеп, игътибарларын Бохарада, Иранда, Әфганстанда, Гыйракта сакланып калган борынгы Аллаһ Тәгалә йортларына юнәлтте. Аның эскиз проектын Түбән Каманың баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов җитәкчелегендә Мәскәү архитекторлары эшләде, әмма аны әле ахырына җиткерәсе бар. Модерн һәм минимализм стилендә булачак бу мәчет Россиядә беренче тапкыр төзеләчәк. Ул параллелепипед формасында (шакмак) булып, диварлары кирпечтән салыначак. 400 кеше сыйдырышлы бинада ир-ат, хатын-кыз заллары, уку булмәләре каралган, 30 метр биеклектәге манара башын зур шамаил бизәп торачак. 
– Күптән түгел, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов яңа мәчеттә коймалар да, баскычлар да булмаячагы турында әйтте. Бу дөресме?
– Әйе. Бу – Аллаһы Тәгалә йорты гына түгел, ә иҗтимагый киңлек тә. Мәчет тирәсендә агачлар утырту, балалар мәйданчыгы урнаштыру планлаштырыла. Кешеләр килеп ял итсеннәр, балалар уйнасыннар. Аннары сәламәтлекләре ягыннан чикле шәһәрдәшләр өчен дә шартлар тудырылачак. Мәсәлән, арбада йөрүчеләргә мәчеткә керү уңайлы булсын өчен, баскыч төземибез. 
– Яңа мәчет төзелеше турында хәбәрне төрлечә кабул иттеләр. Кемдер шатланып һәм куәтләп, ә кемдер ризасызлыгын белдерде. Янәсе, мәчетләр саны болай да күп. Сез бу хакта нәрсә әйтә аласыз?
– Мин мәчетләр күп дип әйтә алмыйм, чөнки бистәләрне исәпкә алмаганда, безнең шәһәрдә әле ике генә мәчет эшләп килә. Көн саен диярлек ачылган сәүдә үзәкләре белән чагыштырганда, бу бик аз. Адәм баласының ихтыяҗы кибеттә генә түгел бит, аңа рухи азык та кирәк. Ә аны мәчетләр, шулар каршында эшләп килүче мәдрәсәләр бирә. Күз алдында шәһәр үсә, яңа йортлар гына түгел, яңа урамнар барлыкка килә. Яшьләр генә яши торган микрорайоннар да бар. Шундый микрорайонда мәчет төзү – бик мөһим эш. Яшьләр дә мәчеткә йөрергә тиеш? Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс», ди татар халкы. Беренчедән, бу дөньяда мәчет ул –  котылу утравы кебек булган бер урын. Статистикага карасак, ел саен күпме халык эчкечелектән, наркоманиядән үлә, ятимнәр кала. Дин исә эчкечелектән, угрылыктан, начар иптәшләрдән ерак торырга өйрәтә. Икенче яктан караганда, Исламга килгән яшьләргә дөрес юнәлеш биреп, фетнәле юлдан саклап калырга кирәк. Динне ялгыш аңлый торган төрле радикаль агымнар бар, алар интернетта үз фикерләрен тараталар. 
– Рәйхан хәзрәт, мөселман булмаган кешеләргә нәрсә дип әйтә аласыз? 
– Коръәндә «мөселман башка кешеләргә кулы белән дә, теле белән дә зыян салмас», «иман иясеннән кешеләр үз каннары өчен дә, маллары өчен дә курыкмаслар» дигән сүзләр бар. Димәк, янәшәдә мөселманнар яшәп, алар өчен мәчет салыну – начар күренеш түгел. Әгәр шәһәрләрдә, авылларда аек, тәрбияле, тәртипле кешеләр күбрәк булса, халык кайсы гына дин яки милләт вәкиле булуына карамастан, тыныч, имин яши, үзе өчен дә, малы өчен дә курыкмый. 
– Дәресләр һәм хөтбәләр татар телендә булырмы?
– Татарстан  мәчетләренең төп теле – татар теле. Дөрес, кайбер дин кардәшләребезне әти-әниләре, әби-бабайлары туган телгә өйрәтмәгән, шулай ук башка милләт вәкилләре дә ислам динен кабул итәләр. Шуңа күрә рус телендә дә дәресләр уздырачакбыз. Ләкин башка оешмалар белән чагыштырганда, татар теленең иң күп кулланылган урыны мәчет, дип исәплим. Мәчетләр булганда, татар теле югалмаячак.
– Мәчет нинди акчага төзеләчәк?
– Элек-электән мәчет төзү савабын аңлаган кешеләр, мәчет төзелешенә ярдәм иткәннәр. Байлар үз хисапларына аерым мәчетләр салган, урта хәллеләр үз өлешләрен керткән. Никах булсынмы, гает булсынмы, күңелендә борчу булсынмы, мәчет кешегә ярдәм итәргә әзер. Изге гамәлләр кылу динебездә аерым урын алып тора, ә мәчет салу – иң олы, изге эшләрнең берсе. Рамазан аенда «Гаиләдәге һәр кешедән – 1000 сум» акциясе игълан ителгән иде. Күп кенә шәһәрдәшләребез аңа кушылды. Әмма акчаны теләсә кайсы вакытта китерергә була. Моның өчен үзәк мәчеттә тартма урнаштырылган. Хәдистә: «Аллаһы Тәгалә өчен хәтта кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешене Аллаһы Тәгалә җәннәтле итәр», – дип әйтелә. Әгәр кеше мәчет төзеп калдырса һәм кешеләр аннан файдаланса, бу кеше үлгәч тә, савабы ирешеп торачак.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: