Туган як

Корбан нинди була?

Барча мактауларыбыз галәмнәрне юктан бар кылган, безләрне аңа гыйбәдәт кылсыннар өчен яралткан һәм үзенең киң рәхмәте белән туры юлга күндергән Аллаһы Раббыбызга гына булсын. Шәһадәт китерәм –Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы иләһ юк һәм Мөхәммәд (сәлаллаһи галәйһи вәсәлләм) аның соңгы пәйгамбәре.

Хөрмәтле җәмәгать, әле яңа гына без бөек бер кунакны – Рамазан гаете аен үткәреп озат­кан идек, инде бүген Аллаһы Раббыбыз безгә үз рәхмәте белән тагын бер олуг гыйбадәт кы­лып, бәйрәм итәргә форсат бирде.

Ураза безне сабырлыкка, юмартлыкка өндәгән булса, корбан чалу исә Раббыбызның бу дөньяда куйган кагыйдәсен ирештерә: Аллаһының рәхмәтенә һәм ярдәменә ирешергә теләсәң, үзең берен­че адым яса, корбан ит. Ул бу көнне чалы­на торган корбанга гына кагылмый, ә дин юлында корбанга китерелә торган малың, вакытың, теләкләрең, якыннарың белән бергә булуыңны үз эченә алган.

Ислам тарихында пәйгамбәрләрнең һәм изге кешеләрнең Аллаһы юлында эшләрен, кичергән михнәтләрен күреп гаҗәпләнәсең. Раббыбыз Коръәндә Нух пәйгамбәр хакын­да болай ди: «Һәм без Нухны үз халкына җибәрдек вә ул алар белән иллесез мең ел булды»(«Үрмәкүч» сур., 14). 950 ел буе нәрсә эшләде соң ул? Нух сурәсенең 5 нче аятендә аның сүзләре китерелә: «Ул (Нух) әйтте: «Әй Раббым, мин үз халкымны көннәрен һәм төннәрен дингә чакырдым». Ягъни шулкадәр гомерен Аллаһы диненә чакыруга багышлаган. Кемдер «Ул бит пәйгамбәр, аның вазыйфасы шул», дип әйтер, ләкин ул да бит ризыкка, йокыга, гаиләсенә мохтаҗ кеше иде.

Безгә иң күп хәдис ирештергән сәхабә Әбү Һөрәйра (кайбер галимнәр сүзләре буенча, аннан 5374 хәдис килә): «Ми­нем әнсарлар (Мәдинә халкы) ягыннан кардәшләремә гыйлем алуга хөрмә бакчалары комачаулады, ә мөхәҗир (Мәккәдән Мәдинәгә күченеп килгәннәр) кардәшләремне сәүдәләре тоткарлады, мин исә корсагым ач булмаса, шуңа канәгать булып, барча тырышлыгым-ны пәйгамбәребездән гыйлем алуга багышладым», – дигән. Пәйгамбәребез исән бул­ганда, Әбү Һөрәйра вакытын кызганып, хәтта гаилә дә кормый.

Икенче бер сәхабә Мусгаб ибн Гумейр Мәккәнең иң бае, иң чибәре булган, ләкин дингә килгәч, аны әнисе байлыгыннан мәхрум калдырган. Мондый корбаннарга барган кешеләрне, һичшиксез, ныклы иманлы һәм аек акыллы дип әйтә алабыз. Алар үзләренең бу дөньяда – бары тик кол гына, ә барча мөлкәт, ризык, идарә галәмнәренең Раббысы Аллаһыда икәнлеген аңлаганнар. Әгәр дә бу дөньяда теләгәннәреңә ирешеп, бәрәкәтне күреп яшәргә һәм ахирәттә дә Аллаһының рәхмәте белән җәһәннәм утыннан имин булып мәңгелек җәннәт бакчаларына керүгә омтылсаң, син, беренче чиратта, Аның ризалыгын алырга тиешсең. Аллаһы риза­лыгын алсаң, бәхеткә туенырсың, ачуын китерсәң, бәхеттән коры калырсың.

Шуны белергә кирәк – беренче адымны кеше үзе ясарга тиеш, шул вакытта Раббыбыз аңа үз рәхмәтен иңдерә. Имам Мөслим хәдисләре җыентыгында Әбү Һөрәйра ирештергән хәдис буенча, пәйгамбәребез (сәлаллаһи галәйһи вәсәлләм) Аллаһының түбәндәге сүзләрен безгә ирештер-гән: «Әгәр дә минем колым миңа бер карыш якынайса, мин аңа бер терсәк якынаермын. Ул миңа бер терсәк якынайса, мин аңа бер сажин якынаермын. Ул минем яны­ма атлап килсә, мин аның янына чабып ба­рырмын».

Аллаһы безгә дин эшләрендә генә кор­бан итүне боермый, ә бер-беребез алдында да кайбер очракта теләкләребездән, сөекле малларыбыздан, вакытыбыздан баш тартуыбызны тели. Шуңа да корбан итенең бер өлешен мохтаҗларга да өләшү хәерле булып тора. Әгәр дә һәрбер кеше үз теләгәнен генә кайгыртып, башкаларның хаҗәтләрен кайгыртмыйча яшәсә, җир йөзендә бары тик бозыклык һәм золым таралыр иде.

Җәмәгать, үзебезнең якыннарыбызга, ир-хатыннарыбызга, күршеләребезгә, туганнары­бызга, мәчеттә бергә булган кардәшләребезгә игътибарлы булыйк. Хакыйкый мөселман үз теләкләренә ирешер өчен, башкалар­га золым салмый, чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлаллаһи галәйһи вәсәлләм) әйтте: «Мөселман ул шул, кемнең теленнән һәм кулыннан башка мөселманнар имин булдылар».

Булат хәзрәт Баһаветдинов

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: