Туган як

Корбан гаете - туганлык бәйрәме

Әле ураза гаетеннән дә аерылып бетмәдек, ә алдыбызда инде - Корбан бәйрәме. Корбан чалу турында да, кайчаннан бирле бу бәйрәмнең тууы турында да язмыйм, аны һәр ел саен матбугатта кабатлап торалар. Мин күпләрне борчый торган кайбер нәрсәләргә генә ачыклык кертергә тырышам. Күпчелегебез Корбан чалуны динебезнең бер күркәм традициясе дип кенә...

Әле ураза гаетеннән дә аерылып бетмәдек, ә алдыбызда инде - Корбан бәйрәме. Корбан чалу турында да, кайчаннан бирле бу бәйрәмнең тууы турында да язмыйм, аны һәр ел саен матбугатта кабатлап торалар. Мин күпләрне борчый торган кайбер нәрсәләргә генә ачыклык кертергә тырышам.
Күпчелегебез Корбан чалуны динебезнең бер күркәм традициясе дип кенә кабул итә. Ә кайберләребез, мин изге эш кылдым, Аллаһы Тәгалә безгә шуның белән ярдәмен бирер дип ышана һәм я байлык сорый, яки эшендә уңышлы контракт өмет итә, яисә баласына укырга керергә ярдәм сорый. Арада авыр чирдән коткарыр дип өметләнүчеләр дә була. Кеше күзе алдында изге эш кылам, күрсеннәр дип, күз буяучылар да юк түгел - анысы инде иң куркынычы.
Чалган корбаныбыз бәясенә Аллаһы Тәгаләдән нәрсәдер сатып алырга тырышабыз. Ягъни, аңлапмы, аңламыйчамы, изге эш кылам дип гөнаһка батканыбызны сизми дә калабыз.
Ибраһим - пәйгамбәрләр арасында иң дәрәҗәле, Аллаһы Тәгаләгә иң якын булган пәйгамбәрләрнең берсе. Ул шундый зур дәрәҗәдә булса да, сынауга дучар булган. Ул да, үзенең гөнаһларын белеп, Аллаһы Тәгаләдән курыккан һәм үкенгән. Пәйгамбәребез Ибраһимның (с.г.в.) Аллаһы Тәгаләгә булган ышануының никадәр көчле булуына, шулай ук, улы Исмәгыйльгә биргән тәрбиясенең камиллегенә сокланабыз. Күрәбез ки - бу безнең башка сыеп бетә алмый торган сынау.
Без, гадәт буенча, көненә әллә ничә мәртәбә «Бисмиллаһи рахман-ир-рахим», дип кабатлыйбыз. Ул - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенең һәм рәхимлелегенең чиге юк, дигән мәгънә белдерә. Чынлыкта да ул сүзләрнең мәгънәсен аңлап-төшенеп җитсәк, без үзебезнең кылган гөнаһлардан куркыр идек. «Ул - Аллаһы, шәфкатьле һәм рәхимле» (22нче аять). Шулай булгач, Ул Ибраһим пәйгамбәрнең улы Исмәгыйльнең каны коелуга берничек тә юл куймый һәм корбанлык сарык бүләк итә. «Күрмиләрмени, без алар өчен хайваннар яраттык һәм аларның кайберләрен - ашар өчен» (Ясин сүрәсе 71нче-72нче аятьләр).
Аллаһы Тәгалә кешеләргә сарык бүләк итеп, Үзе өчен адәм балаларының канын коюга -мәҗүсилеккә чик куйган. Аллаһы Тәгаләгә сез суйган сарыкның каны да, ите дә, шул корбанлык сарыкны сатып алырга сарыф ителгән акчагыз да кирәк түгел. Корбан бәйрәме - Аллаһы Тәгаләнең кешегә нихәтле шәфкатьле, рәхимле булуын күрсәтеп, бер-беребезнең канын коюга чик куйган бу көн - безгә зур бүләк.
Тагын бер кат язып үтәм: уңга да, сулга да корбан чалып, үзегезгә авырлык китермәгез. Корбан чалу бер генә була ул. Без үзебезнең корбаныбыз белән, безгә биргән бүләге өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтебезне күрсәтәбез. Корбан чалган өчен ни дәрәҗәдә әҗер-савап - аны бары тик бер Аллаһы Тәгалә генә белә, чөнки безнең нинди ният белән чалынган корбаныбызны Ул гына белә (22нче аять).
Мөмкинлегегез булса, корбан чалып, туганнарыгыз, дин кардәшләрегез, дусларыгыз белән бергә кунак булып, Аллаһы Тәгаләнең башка сыйфатларын да искә алып, бәйрәм итегез. Аллаһы Тәгаләгә нихәтле ышанычыгыз көчле булса, шул кадәр Ул сезгә үзенең шәфкатен дә бирер.
Бу мәкаләне язуымның сәбәбен түбәндә язылганнарны укыгач, тулысынча аңларсыз. Авылдагы туганнарым белән телефон аша сөйләшкәндә, авылдашларның хәлләрен дә сораштым. Безнең авылда 80 яшьтән узган бер әби белән бабай яшиләр. Биш бала һәм бер оныкларын карап үстерделәр. Картлык килеп, аларны да сырхау баса башлаган.
Хәзер балалары карыйдыр инде дигән сүземә, туганым: «Әй энем! Алты баланың берсенең дә еллар буе кайтып хәлләрен белгәннәре дә юк. Шуларны бер күрер өчен күпме күз яше түкте алар», дигәч, үземне дә гаепле сиздем кебек. Биш баланы тудырып, ачлыктан саклап калып үстереп, чирләгәндә (ул вакытларда балалар кызамык чире, эчәк авыруы белән күп үләләр иде) төннәр буе Аллаһы Тәгаләдән сабыйларына исәнлек-саулык сорап догалар укып чыккан ананың картлыгы шундый булсын инде! Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле фермада, өйдә, бакчада эшләп, мал-туар асрап (авыл җирендә сыер тотмасаң, балалар ачка шешенә иде ул елларда), кышын сыерга ашатыр өчен җәйге төннәрдә арба тартып, кышкы караңгы төннәрдә салам кибәне эзләп чапкан ул ата-ананың бүгенге тормышы тагын да аянычрак.
Әби белән бабайның дүрт баласы - безнең шәһәрдә, бу язма аларга барып ирешер һәм Аллаһы Тәгалә бүләк иткән Корбан гаете көнендә әти-әниләре янына кайтып, аларны шатландырырлар дип өметләнәм. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең «Җәннәт әниләрнең аяк астында» дигән хәдисен кайсыбыз гына белми икән?! Ә авылдаш әби-бабайның балаларына да мәгълүмме икән ул? Шулай ук «Әти-әнисенең хәер-фатихасын алмаган бала җәннәт бакчаларыннан мәхрүм», дигәнен дә һич тә онытмасак иде.
Бик күп гасырлар элек Грек патшалыгына бер шпион бик зур зыян китерә. Патша игълан итә: «Әгәр миңа шуны тотып китерсәгез, мин аны мәйданда сезнең күз алдында җәзалап үтермен». Күпмедер вакыттан соң шпионны табып алып, патша каршына китерәләр. Ул шпион әлеге патшаның әнисе булып чыга! Игълан ителгәч, патша үз дәрәҗәсен төшерүдән куркып, мәйданга җыелган халык алдында әнисен җәзаларга куша. Әнисен бәйләп, палач чыбыркысын югары күтәрүгә, патша әнисенең өстенә егылып, аңа төшәчәк камчыга үз аркасын куя, шулай итеп, җәзаны үзе алып, әнисен саклап кала.
Мин моны шуның өчен язам. Авылдаш әби белән бабайның балалары, әти-әни безгә дөрес тәрбия бирмәделәр дип, бер-берсе белән аралашмыйча, әниләрен газап чигәргә мәҗбүр итәләр. Булмаган горурлыгыбызны җиңә алмавыбыз аркасында, үзебезне табып үстергән аналарыбызның хәлен белергә дә көч таба алмыйбыз бит.
Тагын бер кат язып үтәм. Корбан гаете - туганлык бәйрәме. Аллаһы Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребезне җиткереп, безгә бүләк ителгән бу бәйрәм көнен туганнарыбыз белән бергә үткәрергә тырышсак иде.
Сезгә күңелле бәйрәмнәр, эшләрегездә уңышлар, исәнлек-саулык, өйләрегездә тынычлык насыйп итсен.
Имаметдин ВАФИН,
Борок авылы имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: