Туган як

Кәкре кабырга тураймаячак

"Туган як" газетасының 19 һәм 23 сентябрь саннарында хөрмәтле имамыбыз Йосыф хәзрәтнең "Күпхатынлылык. Андый ирләрне сүгәргәме, әллә, "за вредность" түләргәме?" дигән мәкаләсе чыккач, халык арасында төрле фикерләр уянды. "Хәлегездән килеп, булдыра алсагыз", "Безнең Россиядә күпхатынлык кирәкме соң?", "Күпхатынлылык-безнең өчен түгел", "Әгәр мин ил башлыгы булсам", "Дәртле бай ирләр сексопатологка күренсеннәр",...

"Туган як" газетасының 19 һәм 23 сентябрь саннарында хөрмәтле имамыбыз Йосыф хәзрәтнең "Күпхатынлылык. Андый ирләрне сүгәргәме, әллә, "за вредность" түләргәме?" дигән мәкаләсе чыккач, халык арасында төрле фикерләр уянды. "Хәлегездән килеп, булдыра алсагыз", "Безнең Россиядә күпхатынлык кирәкме соң?", "Күпхатынлылык-безнең өчен түгел", "Әгәр мин ил башлыгы булсам", "Дәртле бай ирләр сексопатологка күренсеннәр", "Ә мин һич тә кадерле кешемнең ничәнчедер хатыны була алмас иде", "Хыянәт өчен җаза билгеләр идем" исемле мәкаләләр "Туган як" битләрендә дөнья күрде. Һәм һәр мәкаләдә авторлар бу темага карата үзләренең акылларыннан чыгып уй-фикер йөрткәннәр. Ир-атныкы булса да, хатын-кызныкы булса да, ул уй-фикерләр бертөрле хисләр белән сугарылган. Минем алар белән бәхәскә керәсем килми. Ислам дине күзлегеннән, гаиләгә кагылышлы мәсәләләргә (гаилә кору, аның хикмәте, үзара мөнәсәбәтләр, өйләнүнең хөкемнәре һ.б.) тукталам.

Өйләнү хикмәте

Ислам дине буенча, гаилә кору - ул зур җаваплылык. Үз өстеңә, Аллаһы каршында зур җаваплык алу. Коръән Кәримдә (Рум сүрәсе 21нче аять) Аллаһы Тәгалә әйткән: "Дәхи Аллаһының кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһының үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлек кылды, әлбәттә, Аллаһының бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр".

Гаилә коруның хикмәте нәрсәдә? Беренчедән, харамга керүдән сакланыр өчен; икенчедән, кешелекне дәвам иттерү өчен; өченчедән, нәсел калдыру өчен, дүртенчедән, кешенең тормышын җиңеләйтү өчен.

Өйләнүнең дә үз хөкемнәре бар. Өйләнү кайчан фарыз? Өйләнмәгән очракта 100 процент зинага катнашасын белсә һәм гаиләне тәэмин итәргә көченнән килсә. Кайчан вәҗиб? Зинадан курка, ләкин куркуы көчле түгел, ә менә гаиләне тәэмин итәргә хәленнән килә. Кайчан мөстәхәб? Басынкы холыклы, зинадан саклана, гаиләсен карарга хәленнән килә. Әлбәттә, өйләнү хәерле. Кайчан мәхрух? Хатын-кызны рәнҗетүдән курка, ләкин 100 процент ук түгел? Кайчан өйләнү харам? Ир-ат хатын-кызны рәнҗетүенә 100 процент ышана, гаиләне тәэмин итәргә хәленнән килми.

Гаилә ул - ике җан иясе алып бара торган тормыш. Тормыш авырлыкларын кичкәндә алар бер-берсе белән тынычлык табалар.

Ничек сайларга?

Пәйгамбәребез (сгв) хәдисендә "Бу дөнья вакытлыча гына бирелгән, һәм шушы вакытлыча булган тормышта иң зур табыш - ул игелекле хатын», диелгән.

Хатын-кызны нинди фикерләрдән чыгып сайлыйлар? Иманы, матурлыгы, гыйлеме һәм байлыгыннан. Пәйгамбәребездән берәү сорый: "Кайсы хатын-кыз иң әйбәте?" "Ирнең күзе аңа төшкәч, аңа шатлык алып килгәне. Ул аңа бер эш кушса, каршылык күрсәтмәгәне, хуҗалык эшләрендә шелтә ясаса - аңа каршы дәшмәгәне", дигән җавап ишетә.

Тагын бер хәдис: Пәйгамбәребез әйтә: "Хатыныгыз белән һәрвакыт әйбәт мөгамәләдә булыгыз. Хакыйкатьтә, хатын-кыз кәкре кабыргадан яратылган һәм бервакытта да тураймаячак. Әгәр дә син аннан ләззәт табасың килсә - тап, аның кәкрелегенә карамастан. Син аны турайтырга тырышма, ул сыначак. Ә аны сындыру - аның белән аерылышу дигән сүз.

Әйдәгез, карыйк әле, Коръәндә хатын-кыз нинди сыйфатлар белән билгеләнә соң?

Хатын-кыз белән ир-ат бер җаннан яратылган, шулай булгач, берсе - начар, берсе яхшы була аламы? Хатын-кыз да, ир-ат кебек үк, үзе кылган гамәлләр өчен җавап бирә. Моны дәлилләр өчен бик күп хәдисләр китерергә булыр иде, әмма бер-икесен генә язып үтәм. "Берәү чын мөэмин хәлендә изге гамәлләр кылса, кирәк - ир булсын, кирәк - хатын булсын,алар җәннәткә керерләр һәм җеп очы хәтле дә золым кылынмаслар" (Хатыннар сүрәсе, 124нче аять). "Изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр, кирәк - ир булсыннар, кирәк - хатын булсыннар, аларга дөнья вә ахирәттә хуш тереклек бирербез, вә аларга кылган гамәлләреннән күркәмрәк әҗерен бирербез" (Умарта кортлары сүрәсе, 97нче аять). "Фәкыйрь булудан куркып, блаларыгызны үтермәгез. Балаларыгызны да, үзегезне дә Без ризыкландырабыз, әлбәттә, үз балаларын үтерүләре - гафу ителми торган хатадыр, зур гөнаһтыр" (Якуб балалары сүрәсе, 31нче аять).

Һәркемнең үз урыны

Хатын-кызның Коръәндә ир-атлар белән бергә искә алынуы аның шәхес буларак, ирекле икәнен раслый. Мәсәлән, Гаскәрләр сүрәсенең 35нче аятендә, "Ислам динен риза булып тотучы ирләр вә хатыннар; вә ышану ләзем булган нәрсәләрнең һәммәсенә дә ышанучы ирләр һәм хатыннар, вә Аллаһыга итагать итүче ирләр һәм хатыннар, вә сүздә һәм гамәлдә туры булган ирләр һәм хатыннар, вә гадел яшәп динне дөрес тотар өчен бөтен авырлыкларны күтәрүче сабыр ирләр һәм сабыр хатыннар, вә күңелләре белән Аллаһыга түбәнчелекле булып дин эшләренә мәхәббәт итүче ирләр һәм хатыннар, вә рузә тотучы ирләр һәм хатыннар, вә зинадан сакланучы ирләр һәм хатыннар, вә Аллаһыны зекер итүче ирләр һәм хатыннар - бу әйтелгәннәрне эшләүчеләрнең вак гөнаһларына Аллаһы ярлыкауны хәзерләде, вә изге гамәлләренә олуг әҗерләр әзерләде", диелә.

Хатыннар сүрәсенең 32нче аятен бик күп затташларыбызның күңеленә мәңге җуелмаслык итеп сеңдерергә һәм тормыштагы эш-гамәлләрен шуңа нигезләнеп башкартырга иде. Ә ул аятьтә түбәндәгеләр язылган: "Аллаһы кайберләрегезне кайберләрегездән артык кылган нәрсәгә өметләнмәгез, ягъни Аллаһы берегезгә дәрәҗә бирсә, аңа хөсетлек кылмагыз. (Аллаһы ирләргә дәрәҗәне ике өлеш бирде, хатыннар, сез ирләр дәрәҗәсенә үрелмәгез һәм ирләр киемен кимәгез!) Ирләргә үзләре кылган гамәлләренең әҗере насыйп булыр. Хатыннарга да үзләре кылган гамәлләрнең әҗере насыйп булыр".

Гаиләнең башлыгы - ир-ат. Шуңа да карамастан, Бәкара сүрәсенең 228 аяте белән Аллаһы Тәгалә әйтә: "Хатыннарның ирләре өстендә хаклары бар, ирләрнең хатыннары өстендә хаклары булган кебек. Ир һәм хатын бер-берсен хөрмәтләп һәм хакларын хаклап, Аллаһы кушканча яшәргә бурычлы булалар".

Гаиләдәге вазифа

Ир-ат гаилә белән идарә итә. Пәйгамбәребез әйткән: "Ир-ат гаиләнең хуҗасы һәм ул аның өчен җавап бирә. Хатын-кыз тәртип өчен җавап бирә".

Гаиләне матди яктан тәэмин итү - ир-ат вазифасы. Кем дә кем тәэмин итми икән, ул - гөнаһлы, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәчәк. Пәйгамбәребез әйткән: "Сез аларны ашатырга, киендерергә тиешсез". Ә хатын-кызның вазифасы - балалар тәрбияләү. Пәйгамбәребез әйткән: "Хатын-кыз - үз иренең һәм балаларының өе эчендә хуҗа һәм аның өчен җавап бирә".

Өй эшләрен алып бару - ир белән хатын гаилә хәлләре хакында тыгыз элемтәдә булырга тиеш. Гомәр әйтте: "Без җәһилияттә хатыннар белән исәпләшми идек, ләкин, Аллаһи Тәгалә безгә Үзенең әмерләрен иңдерде һәм Ул ни теләсә шуны эшләдек.

Гаиләдә матди яктан тәэмин итү мәсәләсендә бер-берсенә булышу. Габдулла ибн Мәсхутнең хатыны Зәйнәп үзенең тире эшкәртә торган предприятиесе файдасын кемгә бирергә дип киңәш сорарга килә. Пәйгамбәребезгә: " Синең садакаңа ирең һәм балаларың мохтаҗрак", ди.

Өй эшләрендә бер-берсенә ярдәмләшү. Гайшәдән пәйгамбәребез турында сорагач, "Ул гаилә эшләре белән мәшгуль була иде. Намаз җитсә, намазга чыга, киемен, аяк киемен тегә, гомумән, гаилә эшендә дә катнаша, ир-ат эшен дә эшли иде", ди.

Икенчегә өйләнергәме-юкмы...

Ир кеше икенче хатын алырга теләсә ныклап фикерләргә тиеш. Моңа җавапны хәдистә дә табарга була. "Гали (р.г) икенче хатынлыкка Әбу Җәһилнең кызын алырга теләгәч, пәйгамбәребезнең кызы Фатыйма үз әтисе янына килә: "Сөйләш инде Гали белән, икенче хатын алмасын, (күрәсез, икенчесенә өйләнү өчен беренче хатынның ризалыгы мөһим түгел!). Әтисе, шуны ишеткәч, Гали белән сөйләшә: "Фатыйма - минем бер өлешем, һәм мин аның рәнҗешен үземнеке кебек кабул итәм. Бер үк вакытта мин хәләлгә - харам, ә харамга хәләл дип әйтә алмыйм. Өйләнүченең үз ирегендә, ләкин, үзең уйлап кара, пәйгамбәрнең кызы белән аның дошманының кызы бер үк ирнең хатыннары була аламы?" Шуннан соң Гали ныклап уйлый һәм өйләнми. Чыннан да, ике дошманның кызы бер гаиләдә була алыр идемени?!

Ир-ат үз хатынын һәм гаиләсен хикмәт белән якларга тиеш. Бер ир чит хатынга зина кылырга тәкъдим ясый. Бу хатын бик рәнҗеп иренә кайтып әйтә. Ире: "Син ризалаш, ләкин шарт куй, син 40 көн тәһарәт алып һәр намазыңны мәчеттә укысаң, мин риза дип әйт", ди. Хатыны теге иргә шулай дип әйтә. Ир риза була. 40 көн буена һәр намазын мәчеттә укый. Ире хатынына әйтә: "40 көн үтте, син аның каршында вәгъдәңне үтәргә тиеш", ди. Хатын пөхтә киенеп мәчет янына китә. Ир мәчеттән чыккач, теге хатын: "Мин вәгъдәмне үтәп килдем, син дә сүзеңдә тордың", дигән. Теге ир: "Аллаһы Тәгаләдән курык, мин әле генә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып чыктым", дип, аның яныннан китеп бара.

Бу чын ир-атның авыр минутларда хатынына дөрес үгет-нәсихәт бирүенә бер мисал ("Иренең ризалыгын алып үлгән хатын-кыз җәннәтле була", диелә бит хәдистә дә).

Мин бу язмамда Исламда гаиләнең тоткан урынын аз генә яктыртырга тырыштым. Аллаһы разый булсын. Шуның кадәресен генә булса да газета укучыларыбыз аңласа да, әйбәт булыр иде әле. Димәк, гаилә төзү, гаиләдә яшәү, гаиләне җимерү - уен-муен эш түгел, аның өчен һәр ике як (хатын-кыз да, ир-ат та) дөньялыкта да, ахирәттә дә җавап бирәчәкләр.

Күпхатынлылыкны һәр ир-ат үзе сайлый. Пәйгамбәребез (сгв) булып пәйгамбәр дә хәләлне - харам, харамны хәләл дип әйтә алмыйм дигән бит. Ә без ничек әйтә алабыз? Икенче, өченче, дүртенче хатын алып, ялгыз хатынны гаиләле ясаган, балаларга ата кайгыртучанлыгы күрсәткән ир-атларыбызга рәхмәттән кала башка сүз юк, җәмгыятьтә дә аларга карата кире фикер түгел, киресенчә, уңай фикер булырга тиеш, дип уйлыйм. Ләкин мин алда язып үткән гаиләнең исламда тоткан ролен һәркем бик яхшы белсен, белмәсә - үзләштерсен. Гаиләгә беркемнең дә җиңел карарга хакы юк. Йосыф хәзрәткә бары тик рәхмәт әйтик бу мәсәләне вакытында күтәргәне өчен. Ирләр бу язмаларны укып чыксыннар да, үзләре нәтиҗә ясасыннар иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: