Туган як

«Хакыйкый мөселман башкаларга зыян салмас»

Ислам динендәге тагын бер зур бәйрәм – Корбан гаете узды. Ләкин Аллаһыга якынаю теләге корбан сарык, сыер яки дөя чалу белән чикләнми. Моның өчен күп нәрсә корбан итәргә кирәк. Булат хәзрәт БАҺАВЕТДИНОВ вәгазе шул хакта.

- Галәмнәрне юктан бар кылган, безне аңа гыйбадәт кылсыннар өчен яралткан һәм үзенең киң рәхмәте белән туры юлга күндергән Аллаһ Раббыбызга булсын. Шәһадәт китерәм: Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы иләһ юк, һәм Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи вәссәлләм) аның соңгы пәйгамбәре.

Хөрмәтле җәмәгать, әле яңа гына без бөек бер кунакны – Рамазан аен гает үткәреп озаткан идек, инде Аллаһы безгә үз рәхмәте белән тагы бер олуг гыйбәдәт кылып, бәйрәм итәргә форсат бирде. Шулай итеп, Раббыбыз үз динендә билгеле бер көннәрне аера һәм башкалардан өстен кыла. Һәм, һичшиксез, бу хикмәтсез эшләнми, чөнки Аллаһы – Әл-Хәким – хикмәт иясе. Бу бөек гыйбадәтләр Адәм баласына гыйбрәт һәм тәрбия бирә. Ураза безне – сабырлыкка, зәкят юмартлыкка өндәгән булсалар, корбан чалу исә Раббыбызның бу дөньяда куйган кагыйдәсен безгә ирештерә: Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә һәм ярдәменә ирешергә телисең икән, беренче адымны үзең яса, корбан ит.

Корбан ит дигәндә, ул чалына торган корбанга гына кагылмый, ә дин юлында корбанга китерелә торган малың, вакытың, теләкләрең, якыннар белән бергә булуны үз эченә алган. Хакыйкатьтә диндә булу белән корбан итү өзлексез бергә бара, чөнки диндә булган кеше һәрвакыт нәрсәдәндер тыела йә калдыра. Ислам тарихында пәйгамбәрләрнең һәм изге кешеләрнең Аллаһы юлында кылган корбаннарын күреп, гаҗәпләнәсең.

Аллаһы Раббыбыз Коръәндә Нух пәйгамбәр хакында болай ди: «Һәм без Нухны үз халкына җибәрдек вә ул алар белән иллесез мең ел булды»(Үрмәкүч сурәсе, 14 нче аять). Бу 950 ел буе нәрсә эшләде соң ул? Нух сурәсенең 5 нче аятендә язылганча, «Ул (Нух) әйтте: «Әй Раббым, мин уз халкымны көннәрен һәм төннәрен дингә чакырдым». Ягъни шулкадәр гомерен Аллаһы диненә чакыруга багышлаган. Кемдер әйтер: «Ул бит пәйгамбәр, аның бит вазыйфасы шул!» Ләкин пәйгамбәр дә бит ризыкка, йокыга, гаилә белән бергә булуга мохтаҗ кеше булган.

Иң күп хәдис, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһиссәлам галәйһи вәссәлләм) сүзләрен яисә гамәлләре хакында безгә ирештергән сәхәбә Әбү Һөрәйра (кайбер галимнәр сүзләре буенча, аннан 5374 хәдис ирешкән): «Сез әйтәсез, Әбү Һөрәйра күп хәдис китергән дип, һичшиксез, без Аллаһы янына кайтачакбыз һәм әйткән сүзләр өчен җавап тотачакбыз. Минем ансарлар (Мәдинә халкы) ягыннан кардәшләремә гыйлем алуга хөрмә бакчалары комачаулады, ә мөхәҗир (Мәккәдән Мәдинәгә күченеп килгәннәр) кардәшләремне сәүдәләре тоткарлады, мин исә корсагым ач булмаса, шуңа канәгать булып, барча тырышлыгымны пәйгамбәребездән гыйлем алуга багышладым», – дигән.

Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәлләм) исән чагында Әбү Һөрәйра, вакытын кызганып, хәтта гаилә дә кормаган. Икенче бер сәхәбә Мусгаб ибн Гумейр Мәккәнең иң бай, иң чибәр һәм каралган егете буларак танылган, ләкин дингә килгәч, аны әнисе булган байлыгыннан мәхрүм иткән. Элек һәркөн яңа киемнән, тәмле хушбуйлар сөртенеп йөргән егет ертык күлмәктән кала.

Ягъни булган рәхәт тормышын корбанга китерә. Мондый корбаннарга барган кешеләр, һичшиксез, ныклы иманлы һәм аек акыллы булганнар. Алар үзләренең бу дөньяда бары тик кол гына, ә барча мөлкәт, ризык, идарә галәмнәрнең Раббысы Аллаһыда икәнлеген аңлаганнар. Әгәр дә бу дөньяда бәхетле булып, теләгәннәреңә ирешеп, малыңның бәрәкәтен күреп яшәргә телисең икән, һәм ахирәттә дә Аллаһының рәхмәте белән җәһәннәм утыннан имин булып мәңгелек җәннәт бакчаларына керүгә омтыласың икән, син, беренче чиратта, Раббыбыз ризалыган алырга тиешсең.

Ул риза икән, башкасы да төзек булыр, ә ачуландырсаң, бәхетсез буласың. Шуны белергә кирәк – беренче адымны кеше үзе ясарга тиеш, шул вакытта Аллаһы аңа үз рәхмәтен иңдерә. Имам Мөслим хәдисләре җыентыгында Әбү Һөрәйрадан хәдис килә: «Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәлләм) Аллаһының сүзләрен безгә ирештерде: «Әгәр дә минем колым миңа бер карыш якынайса, мин аңа бер терсәк якынаермын, ул миңа бер терсәк якынайса, мин аңа бер сажин якынаермын, ул минем яныма атлап килсә, мин аның янына чабып килермен». Коръәндә Аллаһы Тәгалә шулай ук күп кенә аятьләрдә безне беренче адым ясарга өнди. «Бәкара» сурәсенең 152 нче аятендә: «Мине искә алыгыз, мин дә сезне искә алырмын», – ди. Искә алырмын дигәне «ярдәмемнән ташламам» дигәнне аңлата. «Әл-Гыймран» сурәсенең 132 нче аятендә: «Аллаһыга һәм аның илчесенә буйсыныгыз, бәлки Аллаһы сезгә рәхимле булыр», – диелгән. « Талак» сурәсенең 2-3 нче аятьләрендә: «Кем Аллаһының газабыннан куркып, кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелса, Аллаһы аңа һәрбер авырлыктан чыгу юлын ачар һәм аңа көтмәгән урыннан ризык бирер», – дип язылган.

Әлеге аятләрдән кешенең Аллаһыдан ярдәм һәм бәрәкәт өмет итсә, үзе тырышлык күрсәтергә тиешлеге аңлашыла. Ризык сатып алыр өчен – акча эшләргә, гыйлем алу өчен – укырга, гаилә корыр өчен өйләнергә кирәк булган кебек, дингә дә үзең адым ясарга тиешсең. Шунысын да белергә кирәк, кылган тырышлыклар һәм Корбаннар алар берсе дә югалмый, Аллаһы Тәгалә «Муззаммил» сурәсенең 20 нче аятендә: «Нинди генә изгелекне кылсагыз да, сез аның әҗерен Аллаһы каршында тагы да яхшырак һәм бөегрәк хәлдә табарсыз», – диелгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи вәссәлләм): «Син нәрсәне генә Аллаһы ризалыгы өчен калдырмасаң, сиңа Раббыбыз аннан да яхшырагы белән кайтарыр», – дип әйткән.

Моны аңламыйча, күп кешеләр гөнаһка бата – тыелган эштә эшләп, тыелган мал сатып, кешеләрне алдап, «вакытым юк», дип намазларын калдырып, ризык, мал җыярга тырыша. Аннары ул малының бер бәхетен һәм рәхәтен күрми. Аллаһы безгә дин эшләрендә генә корбан итүне боермый, ә бер-беребез алдында да кайбер очракта теләкләребездән, сөекле малларыбыздан, вакытыбыздан баш тартуыбызны тели. Шуңа да корбан итенең бер өлешен мохтаҗларга да өләшү хәерле булып тора.

Әгәр дә һәрбер кеше үз теләгәнен генә кайгыртып, башкаларның хаҗәтләрен кайгыртмыйча яшәсә, җир йөзендә бары тик бозыклык һәм золым таралыр иде. Игътибарлы булыйк җәмәгать үзебезнең якыннарыбызга, ир-хатыннарыбызга, күршеләребезгә, туганнарыбызга, мәчеттәге кардәшләребезгә. Хакыйкый мөселман үз теләкләренә ирешер өчен, башкаларга золым салмый, чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһиссәлам галәйһи вә ссәлләм): «Мөселман ул шул, кемнең теленнән һәм кулыннан башка мөселманнар имин булдылар», – дигән.

Фото: Фәнис Кадыйров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: