Туган як

«Хаҗ кылганда бар нәрсә дә авыр була»

Хаҗ кылу – ислам дине баганаларының берсе. Ул – сау-сәламәт, балигъ, үз акылында һәм юл чыгымнарын күтәрергә мөмкинлеге булган һәр мөселманның бурычы. Быел олы хаҗга Түбән Камадан 100дән артык кеше барып кайтты. Шулар арасында Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе, үзәк мәчет имамы Салих хәзрәт Ибраһимов та бар. Хәбәрчебез белән әңгәмәсендә ул олы сәфәрдәге кичерешләре, тәэсирләре белән уртаклашты.

– Салих хәзрәт, хаҗга беренче баруыгызмы?
– Минем гомрә хаҗында булганым бар. Олы хаҗга узган ел чыгарга теләсәм дә, имам-мөхтәсиб булып билгеләнгән вакытыма туры килде, шуңа күрә бара алмадым. Быел Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, 10 августта юлга чыктык. Әле 47 кешелек төркем җитәкчесе дә идем.
– Күптән түгел кызыгыз туган иде. Гаиләне калдырып китү авыр булдымы?
– Авыр булмады. Йортта зур балалар калды, әнием, туганнарым ярдәм итте. Гомумән, хаҗга китәр алдыннан төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, бер ханымның баласы авырый башлады – температурасы һич төшми. Әмма ул, дога кылып, Аллаһка тапшыра, самолетка утырганда баласының хәле әйбәтләнгән иде инде. Изге сәфәргә чыкканда, Аллаһ үзе ярдәм итә. 
– Хаҗ йолаларын ничек үтәп чыктыгыз?
– Алда әйткәнемчә, гомрә кылганым бар иде, шуңа күрә төп кагыйдәләре миңа таныш, аннары теориясен дә өйрәндем. Хаҗилар сөйләгәннәрен күп тапкыр ишетергә туры килде. Әмма аны үзең үтәгәндә бөтенләй башка нәрсә икән. Дубай аэропортында без ихрамга кердек. Ихрам ул – махсус кием генә түгел, ә изге ниятең, чиста күңелең. Ир-атлар ике ак тукыма кисәге урыйлар. Тукыманың бер кисәге белән тәнне кендектән башлап тезгә кадәр уратып алалар, икенче өлеше белән җилкәне каплыйлар. «Ләббәйкә»не укып, самолет белән Җиддә шәһәренә очтык, чөнки Мәккәнең үзендә аэропорт юк. Микатны (чикне) үткәндә, гомрә кылырга ният кылдык. Ә Җиддәдән Мәккәгә кадәр араны автобус белән уздык. Шул ул көннең кичендә гомрә кылып, ихрамнан чыктык һәм хаҗ кылу көннәрен көтә башладык.
– Хаҗ кылганда иң авыры – нәрсә?
– Хаҗ кылганда бар нәрсә дә авыр була. Мәсәлән, Мина үзәнлегендәге чатырларда яшәү шартлары кунакханә шартларыннан нык аерыла. Аста – нәзек тукыма. Гарәфә үзәнлегенә барып җиткәч, мөселманнар өйлә һәм икенде намазын укып, кояш баеганчы, кул күтәреп дога кылалар, Аллаһыга ялваралар, гөнаһларын кичерүне сорыйлар. Миңа калса, иң авыры нәкъ менә шунда. Кайбер кешеләр шулкадәр вакыт дога кылырга, Аллаһыдан сорарга әзер түгел, «тагын нәрсә сорыйм икән» диючеләр дә бар. Шуңа күрә без хаҗ алдыннан уздырыла торган дәресләрдә бу хакта сөйлибез, аңлатабыз, өйрәтәбез. Минада чатырларда йоклыйсың, ә Мөздалифәдә исә алары да юк: түшәгең – җир, юрганың – күк. Анда  кемдер йоклый алмыйча җәфаланса, кемдер, киресенчә, тәмләп йоклап ала. Иртәнге намазлар укып, кире Минага кайтабыз, шуннан соң беренче таш ату гамәлен кылабыз. Кайткач, корбаннар чалынгач, ир-атлар чәчләрен кыра, хатын-кызлар кыскарта, шуның белән ихрамнан чыгабыз. Аннан соң ике көн таш атарга йөрибез. Анда да 10 километрдан артык барасы. Көннәр кызу торган чакта бу гамәлне кылу бер дә жиңел түгел.
– Кайбер кешеләр хаҗда үзләре күргән яки кичергән хикмәтләр, могҗизалар турында сөйли. Сезнең белән мондый хәл булдымы?
– 50 градус эсседә гыйбадәт кыла алу – үзе хикмәт. Анда шактый өлкән яшьтәге кешеләр дә бар бит. Әл-Харам мәчетендә Кәгъбәтуллаһ тирәли җиде тапкыр әйләнү (таваф кылу) – үзе бер хикмәт. Мәчет искиткеч зур. Аның территориясенә җиткәч, Кәгъбатуллаһка кадәр 500 метр чамасы барасы бар. Ә эчендә – миллионлаган кеше. Кәгъбәтуллаһ –12,5 метр биеклектәге куб формасындагы бина. Аңа якынрак булсаң, җиде кат аның тирәли әйләнү 40 минут алырга мөмкин. Мәчеттә бу вакытта кеше күп булып, читтәрәк йөрсәң, яки икенче, өченче катка менәргә туры килсә, сәгать ярымга кадәр сузыла. Ә бу кеше организмы өчен авыр. Әмма үтиләр бит! Аллаһы Тәгалә жиңеллек бирә. Кайбер яшьләр авырлык белән генә кылган гамәлләр карт әби-бабайларга җиңелрәк бирелә. Мин үзем Ватаныма кайткач, Гарәфәдә кылган догаларымның кабул булуын күрдем. Шул могҗиза тугелме?   
– Хаҗдан сез җибәргән видеоны карадык. Аны төшерү ничек булды?
– НТР хәбәрчеләре хаҗда булган вакытта видео төшереп җибәрүемне сораганнар иде. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында моны эшләргә мөмкинлек чыкмады. Аллаһыдан ярдәм сорадым, дога кылдым. Шунда Яңа гасыр компаниясе хәбәрчеләре килеп чыкмасынмы! Тиз арада видео яздырдык, аны шәһәрдәшләргә җибәрү мөмкинлеге дә булды. 
– Хаҗ да кылу, шул ук вакытта 50гә якын кеше белән җитәкчелек тә итү кыенмы?
– Кыен түгел, әмма бу – зур җаваплылык. Төркемдә яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Бер бабайга хәтта 80 яшь иде. Әмма, нигездә, күбесе 50-70 яшьтә. Яшьләрне һәм өлкәннәрне аерым бүлмәләргә урнаштырырга тырыштым. Һәркемнең үз характеры. Бер-берсенә ияләшү авыр: кемдер актив, кемдер салмак, кемдер аралашырга, кемдер тынычлык ярата... Бу –бик зур сынау, монда сабыр булырга, хаҗда икәнлегеңне онытмаска кирәк. Хаҗ гамәлләрен кылганда, изге сәфәрнең сынауларын бер-береңә терәк, ярдәмче булып, сабыр итеп, бердәм булып кына үтәргә була. Күп кеше арасында тәртип саклап, таваф кылганда, таш атарга йөргәндә, хаҗилар бер-берсе өчен борчылып йөрделәр. Аллаһыга шөкер, югалучылар, авыручылар булмады. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, үз төркемемдәге хаҗи-хаҗияләремә рәхмәт сүзләрен белдерәм. Аллаһы Тәгалә риза булсын, хаҗларыбызны кабул кылсын! Аннары көн саен вәгазь сөйләдек, дәресләр алып бардык. Монысын мин генә түгел, яшь хәзрәтләр дә башкарды. 
– Хаҗдан нинди хисләр белән кайттыгыз?
– 3 сентябрьдә кайттык. Кайту белән дөнья эшенә чумсам да, күңелем әле һаман да анда минем. Аларның климатына ияләшкәч, кайтканнан соң, гадәттә, бераз чирләп тә аласың, әле үзем дә савыгып бетә алмыйм. Тик бу күбрәк психологик халәт дип уйлыйм. Анда булып кайткан кеше бу дөньяга башкача карый башлый. Менә мин дә шулай. Әмма вазифаларны да онытырга ярамый. Кайткач та, икенче көнне үк эшкә килдем. Ял итәргә вакыт юк – күп нәрсәнең кадерен аңлап кайтасың.  
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА. 
Фотолар С.Ибраһимовның шәхси архивыннан алынды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: