Туган як

Кече хаҗда

Ирекле көрәш буенча СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры, муниципаль район башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсе карамагындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Равил Булатовның соңгы елларда дин юлына басуы мәгълүм иде инде. Шушы көннәрдә Равил редакциягә сугылып, үзе җитәкли торган мәктәптә ирекле көрәш буенча өлкән тренер булып эшләүче...

Ирекле көрәш буенча СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры, муниципаль район башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт идарәсе карамагындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Равил Булатовның соңгы елларда дин юлына басуы мәгълүм иде инде. Шушы көннәрдә Равил редакциягә сугылып, үзе җитәкли торган мәктәптә ирекле көрәш буенча өлкән тренер булып эшләүче улы, Россиянең спорт мастеры Илдар белән бергәләп изге җирләргә хаҗ кылырга баруы турында илһамланып сөйләп торды. Аның эчке кичерешләрен үзе сөйләгәнчә, түкми-чәчми, җиткерәбез.

"Хаҗ-центр РТ" аша улым Илдар белән кече хаҗга - гомрәгә бардык. Казан-Дубай арасын биш сәгатькә якын очтык, ә аннан - Җиддәгә өч сәгатьләп. Шуннан соң автобуста Мәккәгә алып бардылар. Кунакханәгә урнаштырдылар. Дүрт кешелек бүлмәдә барлык уңайлыклар - телевизор да, кондиционер да, душ һ.б. бар.

9 июль иртәсендә барып төшкән идек. Ял иткәч тә, гомрә узарга киттек. Кәгъбатулладагы Кара таш тирәли 7 мәртәбә әйләнеп чыктык (бер сәгатьләп вакыт китәдер). Аллаһыдан үз гөнаһларыңны кичерүен, игелекле гамәләреңне кабул итүен сорап дога кыласың. Ике тау арасын да 7 мәртәбә әйләнәсең. Биш метрлап баргач, каршыдагы калкулыксыман тауга менәсең дә, икенче ягына чыагсың һәм икенче тауга менәсең. Элекке еллардан аермалы буларак, хәзер ике тау арасында йөрүне хаҗга килүчеләр бер-берсенә комачауламаслык итеп көйләгәннәр.

9 көн шунда яшәдек мәчеттә генә, кунакханәгә кайтмадык та. Анда, Аллаһы Тәгалә кодрәте белән, көн дә 3 миллион кешелек ифтарлар оештырылуына таң калдык. Келәмнәргә целлофан рулоннары җәяләр дә, авыз ачу өчен - су, финик, дөге, тавык ите һ.б. тезеп чыгалар һәр кеше алдына. Сәхәрдә дә шундый ук мул табын көйлиләр. Безгә аңлатуларынча, Аллаһы Тәгалә савабын алып калырга омтылып, гарәпләр көйли икән ул табынны.

Дүрт көн кунакханәдә тордык. Мәккәдә дә, Мәдинәдә дә булдык. Архитектура ягыннан Мәдинә матуррак.

Мәккәдә мине гаҗәпләндергән бер вакыйга булды - Согуд Гарәбстаны короленең бөтен кеше белән бергә намаз укуы. Ул да 10 көн буе Әл-Харам мәчетендә яшәде. Бар кеше шундагы келәмнәрдә йокладык. Кемгә дә булса ялгышып кына кагылып китсәң дә, шунда ук гафу үтенәләр. 3 миллион кешенең барысы да игелеклеләр, ярдәмчелләр. Мәчет эчендә меңләгән кондиционерлар һаваны суытып, җиләсләндереп торды. Мәккә башлыгы һәм аның урынбасарлары, урын калмагач, катлар (этаж) арасындагы аралыкта, ялангач бетонда укыганнар намазны. Зур урындагы җитәкчеләр булсалар да, бер дә һавалы түгелләр. Барлык мөселманнар кебек, Алалһы каршында үзләрен гади тоталар. Болар хакында белмәгән дә булыр идек, күрше Яр Чаллыдан шунда гыйлем алучы бер егет барысын да тәрҗемә итеп, безгә сөйләп барды.

Безнең ил халкы өчен бик тә сәер тоелыр, әмма мөселманнарның изге җирендә караклык юк. Урамдагы ларекларның ишекләре юк, продуктны чүпрәк белән генә каплап куялар да. намазга ашыгалар. Чөнки ул илдә мөселман кануннары каты - әгәр кем дә булса урлашса, башта кул чуыгын кисәләр. Икенче юлы да урлаша икән - кулын, һич тә акылга утырмый, кеше малына күзе кызыга икән, аягын кисәләр. Җәза шундый каты булгач, беркемнең дә башы ике түгел, кулсыз-аяксыз каласы килми, нәтиҗәдә, урлашу юк.

Әйтергә онытып торам, Әл-Харам мәчетендә бер мәртәбә намаз укуның савабы 100 мең мәртәбә намаз укуга тәңгәл, ә Мәдинә мәчетендәге намаз 1 мең мәртәбә укылган намаз савабына тиң.

Мәдинәдә без Әл-Харам мәчете янәшәсендәге кунакханәдә яшәдек. Мәчет бик матур, 50 градус эсселек тә сизелми, чөнки мәчетнең чиксез зур биләмләрендәге колонна-баганаларга көйләнгән меңләгән олы зонтлар иртәнге 6да ачылып, кояштан күләгәли, ә кичке 7дә кабат ябылалар. Бу һәркөнне шулай.

Бу мәчеттә Мөхәммәт пәйгамбәр, аның сәхабәләре Әбү-Бәкер, Гомәр җирләнгән. Алар янында бер буш урын бар, анысы - Гайсә пәйгамбәргә. Ул ахырзаманда күктән җиргә иңәчәк һәм кешеләрне Аллага табынырга чакырачак. Ул вафат булгач, аны Мөхәммәт пәйгамбәр белән янәшә җирләячәкләр һәм шуннан соң дөнья бетәчәк...

Гомеремнең бик күп еллары дөньяви тормыш мәшәкатьләренә уралып үтте. Һәм менә, Аллаһыга шөкер, ике ай инде хәмер кабу да, сүгенү дә юк. Намаз укый башлагач, тез авыртуым да бетте, 6-7 килога ябыктым да, димәк, уразаның сәламәтлек ягыннан да файдасы зур. Хаҗ гамәле турында кайтып сөйләгәч, якыннарым да намазга басты.

Миңа утызлап илдә булырга туры килде. Әмма 5-6 миллион кеше җыелган Әл-Харамдагы кебек ихласлыкны, рәхим-миһербанлыкны беркайда да очратмадым. Югыйсә, андагы эсселлек, тау-таш башка беркайда да юк, Яшеллек дигәне бер дә очрамый. Әмма кешеләрнең үзара игелекле, яхшы булулары, Аллаһыга табынулары - күңелне нечкәртә, йөрәк бар начарлыктан чистара.

Аллаһы язса, акчамны җыеп, олы хаҗга барырга да насыйп булсын дип телим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: