Туган як

Карагруһлыкка чик куелсын

Бүгенге көндә «Рисалә» мәдрәсәсендәге галәмәтләрне чабып баручы атның маңгаена китереп ору белән тиңләргә булыр иде. Без - гомеребезнең Аллаһы юлында йөрмичә заяга үтүен аңлап, хәбәрдәрлек елларында дингә бөтен йөрәгебез белән бирелгән һәм ата-бабаларыбыз тоткан динне өйрәнеп, шуның буенча яшәүче бер төркем мөслимә. Барыбыз да хәзерге вакытта мәчеттә җитәкчелек итүчеләрдән һәм,...

Бүгенге көндә «Рисалә» мәдрәсәсендәге галәмәтләрне чабып баручы атның маңгаена китереп ору белән тиңләргә булыр иде.

Без - гомеребезнең Аллаһы юлында йөрмичә заяга үтүен аңлап, хәбәрдәрлек елларында дингә бөтен йөрәгебез белән бирелгән һәм ата-бабаларыбыз тоткан динне өйрәнеп, шуның буенча яшәүче бер төркем мөслимә. Барыбыз да хәзерге вакытта мәчеттә җитәкчелек итүчеләрдән һәм, шулай ук, мәдрәсәгә эшкә мөфтият билгеләгән әфәндедән яшькә бик өлкән булган аналар, әбиләр. Оҗмах - аналар аягы астында дип өйрәтә динебез. Бу сүзләр барча аналарга карата кулланырга тиештер дип аңлыйбыз. Үз анасын хөрмәтләүче адәм чит аналарга да ихтирамлы булыр. Әмма үзәк мәчет карамагындагы «Рисалә» мәдрәсәсен җитәкләүче бәндәнең Аллаһы кушкан әлеге сүзләр буенча яшәмәвен күрдек.

Мәчет тә, мәдрәсә дә бер үк бинада. Мәдрәсә яныннан узып барганда, ректорның гадәттән тыш каты тавышын ишетеп, Хамидә кардәшебез, бәлки, берәр ярдәм кирәктер дип, шәкертләр яши торган бүлмәгә керә. Ректорның шундагы шәкерткә табибка барып белешмә алып килергә дип, «киңәш» итүе шул рәвешле булган икән. Хамидә кардәшебез авыру шәкертнең кыяфәтен күрүгә үк, ашыгыч ярдәмгә хәбәр итә. Гәрчә, моны мәдрәсә мөгаллимнәре эшләргә тиеш булса да. Чөнки, шәкертләрнең укулары, көндәлек тормышы һәм сәламәтлеге өчен мәдрәсә җитәкчелеге җаваплы дип беләбез.

Шул көнне без дә җыйнаулап, шәкертләр янына кердек, аналарча сораштык. Алар ашаудан канәгать, бүлмәләре җылы. Ә шулай да без ясаган нәтиҗәләр күңелсез. Әбиләр барысын да йөрәкләренә якын ала, шунлыктан аларга шырпы да бүрәнә булып күренә дип уйламагыз. Саннар шундый нәтиҗәгә китерә: бу уку елы башында мәдрәсәдә 58 шәкерт булса, бүгенге көндә шуларның 12се генә калган. Шәкертләр укытуның сыйфаты түбәнәюгә һәм яңа җитәкчелекнең мөгамәләсенә ризасызлык йөзеннән киткәннәр.

Коръәнне яттан белүче гыйлемле белгечләр әзерли торган мәдрәсәнең бүгенге көндә шундый хәлгә калуына һәм дин гыйлеме өйрәнәм дип янып йөрүче яшьләрнең Аллаһыга якынаюларына ни өчен киртә коруларын аңларга теләп, яңа җитәкче янына кереп сөйләшеп карарга булдык. Бәлки, аналарча биргән киңәшебезне тыңлар дип уйладык. Әмма ректорның ак яулыклы без өлкәннәргә әйткән сүзләре, өстебезгә аткан гаепләре аек акыллы һичкем аңларлык түгел. Имеш, без биредә унбиш ел буе секта оештырып ятканбыз. «Сез - сектантлар, үтерегез мине», дип кычкыргач, әллә авырып киттеме икән Алла бәндәсе дип, тәмам борчуга төштек. «Шәкертләр китеп бетсеннәр, аларның гакыйдәсе дөрес түгел, без үзебезнең гакыйдәбез белән килдек», дигән сүзләренә каршы ни әйтергә дә белмәдек.

Ике сүзнең берендә «Президент белән мөфти безнең яклы, мин өстән куелган», дип кабатлаучы бу бәндә кайсы шәкерт кайсы кыз белән очрашкан, кем хатынын аерган, кем бабасы белән талашкан - берсен дә калдырмыйча сөйләп чыкты. Килүеңә бит әле дүрт айлап кына, мәдрәсәң тәмам таркалып беткәнче, җиң сызганып эшлә, урам хатыннары шикелле пычрак гайбәт җыюдан саклан, дип әйтергә теләгән идек тә, кая ул?!

Без шулай аңладык: аңа гакыйдә һәм җәмәгать кирәкми, аны акча кызыксындыра. Шул бер сәгать сөйләшү дәверендә гел акча санау булды белгәне: кем, кайчан күпме күчергән мәчеткә.

Мәдрәсә җитәкчесе сүзләреме соң болар?! Күңеле пакъ, уйлары дөрес булмагач, ул укыта торган шәкертләрне алда нәрсә көтә - бу турыда уйларга да куркыныч.

Без күтәрә торган йөк булмады бу, иманлы кешеләр белән аралашабыз дип кергән идек тә мәдрәсә җитәкчесе янына, ләкин өстебезгә чиләге белән нәҗес суы койгандай пычранып чыктык. Фатыйх һәм Ирек хәзрәтләрне сәбәпсез-нисез эштән куган, шәкертләрне таратып бетергән, мәчеттәге хәзрәтләрне төрле яман сүзләр белән хурлаучы, җәмәгатьчелек фикере белән санлашмаучы бу бәндәдән нәрсә көтәргә?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беләме икән үз исемен катнаштырып, иманлы адәмнәр өчен һич килешмәгән эш йөртүче мәдрәсә җитәкчеләре барлыгын?! Әгәр бу хакта аның үзенә барып ирешсә, ни йөз белән җавап бирерләр икән бу яңача эш итүче бәндәләр?!

Мәдрәсә эшчәнлеген тикшерү, андагы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп хәл итү максатыннан, ректорны мәчет шурасына да чакырган булганнар. Тәкәбберлекне динебез өнәми, әгәр кереп сөйләшсә, киңәшле эш нәтиҗәле булыр иде.

Мәчеткә керә торган акча, архив һәм мәдрәсә тәмамлаган белгечләрнең кайларда эшләве белән генә кызыксынгач, Түбән Кама мәдрәсәсенә килү максаты нәрсәдә икән дигән урынлы сорау туа. Сүз дә юк, әгәр мәдрәсәне таркалу хәленә төшермәсә, тәрбиясезлегенә һәм гыйлеме тиеш дәрәҗәдә булмавына, без әбиләр, артык хафаланмас идек.

Әмма бетерүе җиңел, ә бер бетергәнне кабат торгызулары… Җыеп әйткәндә, без, гомер иткән илле-алтмыш яшьлек хатыннар, дүрт ай буе мәдрәсә эшендә дүрт тиенлек тә эш башкармаган, акча бирмиләр, дип зарланудан башкасын белмәгән, шәкертләре киткәнгә һәм күп бурыч ясап та, баш ватып азапланмаган, үзләре дә мәчет хисабына яшәүче бу ирләрнең ни дип болганып йөрүләренә җавап таба алмадык. Аллаһы белүче. Һәр барчаларыбызны, гамәленә карап, Үзе хөкем итсен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: