Кабуллардан кылсын
15 июньдә ислам дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итте. Мөселманнар 30 көн буе таң атканнан кояш баеганчы ашау-эчүдән, гөнаһ эшләүдән тыелып, изгелекләр кылып, савап эшләргә тырышты. Бәйрәм уңаеннан, Түбән Кама шәһәре һәм районы мәчетләрендә гает намазы укылды.
Үзәк мәчет берьюлы бер меңнән артык кеше сыйдыра ала. Әмма, гадәттәгечә, анда намаз укырга теләүчеләрнең бер өлешенә урын җитмәде. Ирләр өчен мәчет янында келәмнәр җәелде. Имам Салих хәзрәт Ибраһимов вәгазь сөйләгәч, җәмәгать намазы укылды.
«Рамазан аен озаттык. Аллаһы Тәгалә безгә ураза тотарга, намаз укырга көч-кодрәт бирде. Быел мәчеткә тәравих намазына бик күп кеше йөрде: яшьләр дә, шактый өлкән яшьтәге кешеләр дә. Мин бу бәйрәм белән шәһәрдәшләребезне чын күңелдән тәбриклим. Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны, кылган изге гамәлләребезне кабуллардан кылсын. Һәрберебезгә сәламәтлек бирсен, гаиләләребезгә тынычлык, шәһәребезгә иминлек бирсен», – дип котлады шәһәрдәшләрне Түбән Кама имам-мөхтәсибе. Рамазан ае тәмамлану шатлыгын уртаклашырга дип, гает намазына Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин да килде.
Мәчет тирәсендәге сәдака савытлары янында басып торучы бабайлар һәр кеше хәеренә дога кылды. Кулларын күтәреп, чын күңелдән «амин» дип кабатлап торучыларның теләкләре кабул булыр дип ышанасы килә. Мәчеткә тапшырылган фитр сәдакасына азык-төлек, җиләк-җимешләр алынган. Алар сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган – 250 һәм 500гә якын мохтаҗ кешегә таратылган.
Бәйрәм көнне биредә сәүдә дә кайнады. Кемдер коймаклар һәм камыр ризыклары белән чәй эчте, кемдер бәйрәм күчтәнәче сатып алды, кемдер дини китаплар, календарьлар һ.б. белән кызыксынды.
Бәйрәм «Гаилә» паркында дәвам итте. «Ихлас» үзәге укучылары сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр, шигырь сөйләделәр, мөнәҗәтләр башкардылар. Бераз читтәрәк балалар өчен хәрәкәтле уеннар, футбол оештырылды. Түбән Кама хатын-кызлары өчен «салон» эшләде. Мөслимәләр аларга яулыклар бәйләттеләр. Сүз уңаеннан, үзләрен яңа кыяфәттә күрергә теләүчеләр күп булды. Нәниләр өчен фетрдан милли бизәкләр ясау буенча мастер-класс күрсәтелде.
Күркәм гадәт буенча, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен 16 июньдә бәйрәм ашы узды.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
-
22 февраль 2019 - 10:23Тагын җидәү өстәлгән Узган атнада алты балага дуңгыз гриппы диагнозы (H1N1) куелган. Күптән түгел тагын берсендә H3N2 штаммы ачыкланган. Анысы Австралия гриппы дип атала. Ул балаларга һәм өлкән яшьтәгеләргә авыр тәэсир итә.2200
-
22 февраль 2019 - 10:20Кадерле Ватанны саклаучылар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Кораллы Көчләр ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, булачак сакчылар!1300
-
22 февраль 2019 - 10:10МИЛЛИ ХӘЯТ Телләр белү әһәмиятен һәм авыллар тарихын тирәнтен өйрәнәләр.1900
-
22 февраль 2019 - 10:08Уңайлы булачак Шәһәр мәктәпләрендә вендинг аппаратларын куллану буенча «кайнар линия» эшли башлаган. Хастаханәләрдә, уку йортларында һ.б. урыннарда урнаштырылган бу җиһазга акча салып, кофе, чәй сатып алып була.1500
-
4 май 2018 - 12:59Нижнекамск читает Габдуллу Тукая--2018. Выпуск 1
-
18 март 2018 - 19:54Рөстәм Миңнеханов: Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык!
-
22 февраль 2019 - 10:13Су да, асфальт та – барысы да бар Кызыл Чапчак авыл җирлегендә исәп-хисап җыелышы узды. Җирлек башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде.5702
-
19 февраль 2019 - 10:07Гомере аның моңлы бер җыр иде... 15 февральдә Түбән Камада бөек татар шагыйре, журналисты Муса Җәлилнең 113 еллыгына багышланган чаралар, шигырь бәйрәмнәре һәм аның һәйкәле янында митинг үтте.11200
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.5700
-
22 февраль 2019 - 10:13Су да, асфальт та – барысы да бар Кызыл Чапчак авыл җирлегендә исәп-хисап җыелышы узды. Җирлек башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде.5702
-
22 февраль 2019 - 08:43Нәзер әйткәч... Моңарчы ару гына йөреп торган Габдерәшиткә әллә нәрсә булды, ул төннәрен уң колагы шаулаудан уяна башлады. Көтелмәгән чирдән куркып калган ир йоклый алмыйча, вакыты-вакыты белән авыр итеп сулады, онытылып китеп ыңгырашты, әллә ниләр әйтеп саташты.2700
-
21 февраль 2019 - 08:432018 елда Казан Кремлен 3 миллионга якын турист килеп караган Татарстанга килгән туристлар арасында бигрәк тә Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге популярлык казанган.2600
-
22 февраль 2019 - 08:48«Җир җиләге»нә бардык Февраль ае бураннарга гына түгел, истә калырлык, онытылмас вакыйгаларга да бай: 21е – Халыкара туган тел көне булса, 23е Ватан сакчылары көне буларак бәйрәм ителә. Ә 15 февральдә герой шагыйребез Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез.2400
-
22 февраль 2019 - 10:23Тагын җидәү өстәлгән Узган атнада алты балага дуңгыз гриппы диагнозы (H1N1) куелган. Күптән түгел тагын берсендә H3N2 штаммы ачыкланган. Анысы Австралия гриппы дип атала. Ул балаларга һәм өлкән яшьтәгеләргә авыр тәэсир итә.2200
-
22 февраль 2019 - 10:10МИЛЛИ ХӘЯТ Телләр белү әһәмиятен һәм авыллар тарихын тирәнтен өйрәнәләр.1900
-
22 февраль 2019 - 10:08Уңайлы булачак Шәһәр мәктәпләрендә вендинг аппаратларын куллану буенча «кайнар линия» эшли башлаган. Хастаханәләрдә, уку йортларында һ.б. урыннарда урнаштырылган бу җиһазга акча салып, кофе, чәй сатып алып була.1500
-
22 февраль 2019 - 09:19«Шураның яңа рәисен сайладык» Моннан нәкъ ун ел элек шәһәребезнең аксакаллар шурасы җитәкчесе итеп Зирәк Гыйлаҗ улы Шиһаповны сайлаган идек. Вакыт аккан су кебек узып та китте. Устав нигезендә, шура рәисе биш елдан биш елга үзенең башкарган эшләре турында хисап тотарга; шул ук биш елдан соң шураның рәисе, аның урынбасары, сәркатибе сайланырга; киләчәккә эш планы расланырга тиеш. Менә аксакаллар шурасы рәисенең башкарган эшләре турында хисап тотар вакыты да җитте.1400
-
22 февраль 2019 - 09:10«Ләйсән» әдәби берләшмәсе – бездә кунакта Күптән түгел шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Яр Чаллыда эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашу узды. Анда кунак булып шул берләшмәгә йөрүче авторлар килгән иде.1300
-
22 февраль 2019 - 10:00Төбәк тарихын ныклап өйрәнгәннәр Узган атнада Иске Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә, «Авылым тарихы» дигән исем астында, туган якны өйрәнү эшләре буенча муниципаль конкурсының 1 нче туры узды.1300
-
22 февраль 2019 - 10:02Уртага салып сөйләшкәндә, проблемаләр тизрәк хәл ителә «Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры Айдар Метшин түбәнкамалыларны борчыган сорауларга җавап бирүне дәвам итә.1300
-
22 февраль 2019 - 10:20Кадерле Ватанны саклаучылар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Кораллы Көчләр ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, булачак сакчылар!1300
-
22 февраль 2019 - 09:15Тәрбиясезләр! Төнлә билгесез үсмерләр 12 нче мәктәп диварыннан Россия, Татарстан һәм Түбән Кама символлары булган әләмнәрне алып ташлаганнар.1200
-
22 февраль 2019 - 09:50Кабатланмасын иде Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылганга 30 ел тулды. Шул нисбәттән, Олы Аты авылында яшәүче бердәнбер әфганчы – гади авыл егете турында язасым килә.1200
-
22 февраль 2019 - 09:54Тарихны яңартып Без «Шәһәребез урамнары» проектында катнаштык. Җитәкчебез Алевтина Даутова ярдәме белән, Чәбия һәм Актүбә урамнарының тарихын өйрәнеп, тикшеренү эше яздык. Түбән Кама шәһәре төзелгәнче, бу ике урамның ике керәшен авылы булуы турында яшьләрнең күбесе белми дә.1200
-
22 февраль 2019 - 10:05Санаулы көннәр калды 1 мартта бакчалардагы торак йортларны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерүнең вакыты тәмамланачак. Аннары дәүләт кадастрына исәпкә кую һәм дәүләт теркәлү тәртибе үзгәрәчәк. Сүз даими яшәү өчен бакчада төзелгән йортлар турында бара.1200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ №ТУ 16-01036 от 16.05.2013
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика