Туган як

Җитмешне узгач, шәкерткә әйләндем

Мәктәптәге укучымнан дәресләр алырмын, дип һич тә уйламаган идем. Җитмештән үткәч, әнә шундый бәхеткә ия булдым. Тормыш таләпләре катгый, ул кешенең гомер буе камилләшүен таләп итә. Юкса, бар нәрсәдән дә артта каласың. Шуны истә тотып, быел үзәк мәчеткә, кичке укуларга йөрергә булдым. Бүгенге көндә биредәге кичке укуларга - 600гә якын...

Мәктәптәге укучымнан дәресләр алырмын, дип һич тә уйламаган идем. Җитмештән үткәч, әнә шундый бәхеткә ия булдым.

Тормыш таләпләре катгый, ул кешенең гомер буе камилләшүен таләп итә. Юкса, бар нәрсәдән дә артта каласың. Шуны истә тотып, быел үзәк мәчеткә, кичке укуларга йөрергә булдым.

Бүгенге көндә биредәге кичке укуларга - 600гә якын хатын-кыз, 200ләп ир-ат, ә якшәмбе мәктәбенә 100гә якын бала йөри. Биредә 35 мөгаллим эшли. Сүз уңаеннан, 25 мартта узасы Коръән уку бәйгесендә балалар да катнашачак.

Без - Коръән догаларын кириллица әлифбасы белән укып ятлаган өлкән буын кешеләре. Коръәнне дөрес итеп укырга исә дини гыйлемле мөгаллимнәр ярдәмендә генә өйрәнеп була. Җитмәсә, гарәп графикасын белмәсәң, элекке архивларда да эшләп булмый.

Халык соравы буенча, дини гыйлем алуны туксанынчы елларда Фатыйх ага (җаны җәннәттә булсын) һәм хәзерге вакытта Красный Ключ мәчетендә имамлык итүче Әдип хәзрәт башлап җибәрделәр. Халыкны ислам әхлагында тәрбияләү максаты куелып, дәресләр мәчет вазифасын үти торган кечкенә вагоннарда уза иде...

Хәзер исә Корьән, гарәп әлифбасы, намаз уку һәм әхлак дәресләре өйрәтелә. Бу дәресләргә төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре йөри. Әнвәр Камалетдинов, Рафик Гарәфетдинов һәм хәрби очучы булган отставкадагы майор Ринат Нуриев - пенсионерлар, Фазыл Мәгъсүмов - шин заводы җыючысы. Безнең төркемдә 12 яшьтән 75 яшькә кадәрге шәкертләр бар, аеруча, яшьләр күп.

Мөгаллимнәр яхшы хәзерлекле һәм фәнни нигезләнгән төрле алымнар кулланалар. Монысын озак еллар укыткан кеше буларак әйтәм. Гарәп хәрефләрен өйрәнгәндә дөньяви мәктәпнең башлангыч классларында укыта торган алымнар кулланалар. Шунлыктан, үзебезне 1нче класс баласыдай хис итәбез, ә әхлак дәресләрен өйрәнгәндә, ВУЗ студентлары кебек, лекция тыңлыйбыз. В.Путинның укытучыларга хезмәт хакы артачагы турындагы хәбәрен барча педагог шатланып тыңлагандыр. Дин гыйлеме өйрәтүче мөгаллимнәр дә - шул ук укытучылар, тик мәктәп укыутчылары белән чагыштырганда, аларның хезмәт хаклары 30 процентка кимрәк.

Ә бит мөгаллимнәргә тормыш алып барырга, гаиләсен тәэмин итәргә кирәк. Алар бүтән урыннарга китмәсен өчен, түләүле башка вазыйфаларга да тартылалар. Мәсәлән, минем элекке укучым Салих хәзрәт - халыкка хезмәт күрсәтү бүлеген, Ирек хәзрәт исә авыллар белән эшләүгә җаваплы бүлекне җитәкли, мәдрәсәдәге ике дистәләп компьютер да шуларга йөкләтелгән. Һичшиксез, кичке укулар өчен түләү артса, укытучыларга да хезмәт хакы күбәер иде...

Мәчет әхлакка өйрәтә, шуңа да мәчет эшенә тыгылу әдәпсезлек икәнен яхшы беләм. Тик язмыйча булмый. «Мәдрәсәнең яңа җитәкчесе Түбән Кама мәчетенә бер тиенлек файда китерми. Элек урыннан-урынга куылып йөргән. Шул кеше мәдрәсәбездәге 60ка якын шәкертнең 49ын куган», дигән сүз йөри халык арасында. Мондый яманлыкка кем юл куя, дигән соравыма имамыбыз җавап бирмәде, дин әһелләре кеше артында яман сүз әйтүне (ул дөрес сүз булса да) гөнаһ саныйлар шул...

Шулай да мәчет картларыннан берсеннән: «Җанын һәм иманын иблискә саткан кеше ул ректор, мәдрәсәне тәмам бетерде», - дигән җавап алдым. Минем блокнот алып язарга әзерләнгәнне күргәч, «Электр энергиясе өчен генә дә аена 50 мең түләгәнебезне белмиләр бит ул мәчет акчасын санарга яратучылар», - дип баш чайкап китеп барды. Туктатмадым. Әйтәсе әйтелгән...

Мәдрәсәне таркатып бетергәч, мәчеткә дә тотынулары бар, тик мәчет - мөфти хәзрәтнеке түгел, ә бөтен Түбән Кама халкыныкы! Шуны онытмасыннар иде Казандагы дин җитәкчеләренә артына ышыкланып яман эш кылучы бәндәләр.

Мәрхүм Фатыйх һәм Шәйхулла агалар кебек иманлы кешеләр башлаган изге эштән урыслар да (шин заводы директоры Н.Зеленов ул еллар өчен бик күп булган 300 мең сум бирде), башка милләт вәкилләре дә читтә калмады. Шәһәр партия комитетының беренче секретаре Р.Шәмгунов һ.б. кардәшләребез мәчеткә урынның шәһәр үзәгендә бирелүе өчен тырыштылар. Әнә шул мәчетне умарта күчедәй тузгыту кемгә кирәк? Ни өчен Россия Президентын сайлау алдыннан кемдер, каяндыр килеп, кешенең Конституциядә язылган белем алуга хокукын бозып, мәдрәсәбезне тарката, халык арасында ризасызлык тудыра? Кем аңа андый вәкәләт биргән? Аның артында кемнәр тора? Инде нәрсәнедер үзгәртергә соң булганчы, шәһәр җиткәчелегенең дә бу мәсьәләгә игътибар итүен үтенәбез. Мәчеттәге, шәһәребездәге һәм илебездәге тынычлык барыбызга да кадерле бит.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: