Туган як

Ислам – бәхет һәм сәламәтлек чыганагы

Шушы исем астында Кызыл Чапчак мәдәният йортында рухи кичә үткәрелде. Районыбыз мөслимәләренең тәҗрибә уртаклашу, бер-беребезгә тагын да якынаю нияте белән кунакка йөрешүе күркәм гадәткә әйләнде. Кичә Коръән сүрәләре, илаһи шигырьләр белән үрелеп барды. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Иман китереп, тәүбә итеп төзәлеп, изге гамәл-ләр кылганнар җәннәткә керер. Аларга хаксыз золым итү...

Шушы исем астында Кызыл Чапчак мәдәният йортында рухи кичә үткәрелде. Районыбыз мөслимәләренең тәҗрибә уртаклашу, бер-беребезгә тагын да якынаю нияте белән кунакка йөрешүе күркәм гадәткә әйләнде. Кичә Коръән сүрәләре, илаһи шигырьләр белән үрелеп барды.
 
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Иман китереп, тәүбә итеп төзәлеп, изге гамәл-ләр кылганнар җәннәткә керер. Аларга хаксыз золым итү булмас». «Тәкъва колларыбызны ошбу җәннәткә варис итәрбез». («Мәрьям» сүрәсе, 60нчы, 63нче аятьләр).
Кичәнең беренче өлешендә «Чапчагым - син яшь чагым» китабының «Дин һәм йола» бүлеге тәкъдим ителде. Кызыл Чапчак - элек-электән укымышлы кешеләргә бай тарихи авыл. Анда ике мәхәллә була. Беренче зур таш мәдрәсәне 1900 елда Казан бае салдыра. Тирә-як авыллар өчен муллалар әзерләгән бу мәдрәсәдә авыл шә-кертләре дә, тирә-яктан килүчеләр дә укый. Революциядән соң да, совет чорында да иманлы муллалар авылдашларын дингә өндиләр. Халык динне онытмый: качып намазын укый, уразасын тота, никахлана, балага исем куша...
 
1991 елда авыл картлары мәчет төзергә кирәклеген искәртәләр. Шәһәрдә җитәкче урында эшләүче авылдашлары Зәйсур Сөнгәтуллинның һәрьяклы тырышлыгы һәм, шулай ук, авылдаш-ларының, иганәчеләрнең ярдәме белән Аллаһы йорты төзелә башлый. 1995 елда авыл уртасында кирпечтән ике катлы мәһабәт бина калкып чыга. 1996 елның көзендә авылдашлары Илдус Ахуновны имам итеп сай-лыйлар. Ул бүгенге көндә дә барлык дини йолаларны үтәп, мәчетне тәртиптә тота.
 
2003 елдан алып, бире-дәге хатын-кызларны намазга һәм Коръән серләренә өйрәтүче - Мө-хәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган сабыр холыклы Гөлфизә Гомәрова.
Кичәнең икенче өле-шендә иман, Ислам нуры белән күңелләрен пакьләгән апалар-шәкертләр белән таныштык.
Кызыл Чапчак мәчет-мәдрәсәсе әби-апаларның яратып йөри торган урынына әверелгән. Һәр йортның капкасын кагып кына түгел, йөрәк-ләргә үтеп керә торган сүзләр аша җыя кешеләрне Гөлфизә мөгаллимә. Нәтиҗәдә, бүген мәчеткә кырыклап хатын-кыз йөри. Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын, бәракәтләрен бирсен.
Гөлфизә ханым шуларның һәрберсенә сүз биреп таныштырып китте. Көннәр бик салкын булганда да, яңгыр явып торганда да, алар мәчеткә килеп тырыша-тырыша гыйлем алалар. Барлык дини йолаларны үтәп, авылдашларын соңгы юлга озатучы да шулар. Авылның бу иң хәерле, күркәм апаларын Гөлфизә мөгаллимә, яратып, «энҗе бөртекләре» дип атый. Алар шигырьләр укып, мөнәҗәтләр дә әйттеләр.
 
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Аллаһы хикмәтне Үзе теләгән бәндәсенә бирер. Аллаһыдан берәүгә хикмәт бирелсә - ул ке-шегә бик күп яхшылыклар бирелде. Коръән белән һәрбер кеше вәгазьләнмәс, мәгәр чын гакыллы кешеләр генә вәгазьләнер» («Бәкара» сүрәсе, 269нчы аять).
 
Мәктәптә озак еллар чит тел укытып, балаларның да, әти-әниләренең дә күңелен яулаган Раушан апа Әхмәдиева үзе язган шигырен укыды.
 
Кызыл Чапчак авылы мөслимәләренең бердәмлеге, бер-берсенә карата хөрмәте барыбызны да сөендерде. Өйлә намазын укыганнан соң, мәктәп ашханәсендә мул итеп әзерләнгән өстәл артында сөйләшү дәвам итте. Барлык тырышлыкларын, әзерләгән ризыкларын Аллаһы Тәгалә алардан садака итеп кабул итсен, әҗер-савапларын арттырсын.
Шәһәр-авылларыбызда кешеләр бәхетле, тыныч тормышта яшәсеннәр, иман нуры белән нурлансыннар өчен, белемебезне дә, көчебезне дә кызганмыйк.
 
Роза ЛАТЫЙПОВА,
Түбән Кама шәһәре һәм районы мөслимәләре җитәкчесе, «Түбән Кама әниләре» оешмасы рәисе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: