Туган як

Иманың нык булса...

Әй, кардәшләр, гамәл кылыйк, Исәнлекнең кадерен белик. Дөнья куып онытмыйк- Үлгәннәрнең каберен белик. Бу - Түбән Уратма мәдәният йортындагы мәүлид кичәсендә әйтелгән мөнәҗәтләрдән. Чәй табыны янында үткәрелгән кичәдә Коръәннән аятьләр укылды, Мөхәммәд пәйгамбәр тормышы белән бәйле риваятьләр сөйләнде. Бу кичәне китапханә мөдире Сәрбиҗиһан Хаҗипова белән Фатыйма апа Хафизова оештырганнар. «Безне...

Әй, кардәшләр, гамәл кылыйк,

Исәнлекнең кадерен белик.

Дөнья куып онытмыйк-

Үлгәннәрнең каберен белик.

Бу - Түбән Уратма мәдәният йортындагы мәүлид кичәсендә әйтелгән мөнәҗәтләрдән. Чәй табыны янында үткәрелгән кичәдә Коръәннән аятьләр укылды, Мөхәммәд пәйгамбәр тормышы белән бәйле риваятьләр сөйләнде.

Бу кичәне китапханә мөдире Сәрбиҗиһан Хаҗипова белән Фатыйма апа Хафизова оештырганнар. «Безне укыткан Бибинур Хаҗипова һәм Рәйсә Якупова - РСФСРның мәгариф отличниклары, икесе дә пенсиядәге укытучылар иде, - дип сөйләде алты ел дин гыйлеме өйрәнгән Фатыйма апа. - Әти динле кеше булып, алты яшемдә догалар өйрәтә башлады. Шулар гомергә хәтергә сеңеп калган. Түбән Камадан - Йосыф хәзрәтнең, Чаллыдан Идрис хәзрәтнең авылыбызга килеп, вәгазьләр сөйләвен көтеп алабыз. Төрле яшьтәгеләр өчен дин дәресләрен авылыбыз имамы Әхмәт Гыйззәтуллин укыта. Өйрәним дигән кешегә мөмкинлек җитәрлек, авылдашлар арасында дингә тартылучылар күбрәк булса иде ул».

Бүгенге көндә дини укуларга 22 хатын-кыз йөри, иң яше - социаль хезмәткәр, кырыкның өске ягындагы Ләйлә Әгъзамова. Гомере буе сыер савучы булып эшләгән Мөгаздә Ногманованың да Коръән нигезләрен өйрәнә башлавына өченче ел икән инде. Гомумән, үзебезнең динле элекке татар әби-апалары рәвешенчә киенгән мәҗлестәшләрнең чиратлап Коръәнне укулары да, сигезенче дистәне ваклаучы Разифа, Нәсимә һ.б. апаларның шәкертләр сафында булуы да сокланырлык. Гөлнәзирә апаның әхлак дәресләренә нигез булырдай вәгазе дә күңелгә уелды...

Түбән Уратмада иманлы халык яшәгән, хзер дә шуңа охшаган. Әнә бит XIX гасырда төзелгән мәчетләре әле дә исән. Заманында манарасын кисәргә дип, күрше авылдан бригада килгән була. Габдрәхим дигән егет мылтык күтәреп чыккан: «Кем менә - атам, аннан үзем атылам». Халык хәйләкәр булган. Мәчетне саклап калу өчен, аны ашлык склады итеп файдаланганнар. Складка яңгыр да, кар да үтәргә тиеш түгел, шунлыктан, түбәсен дә, тәрәзәләрен дә карап-төзәтеп торганнар. Ул мәчетне 1864 елда төзелә башлагандыр, дип гоманлыйлар. Халык сыймый башлагач, тагын бер мәчет төзергә җыенганнар, аңа урын да сайланган, тик совет власте килгәч, бу уй тормышка ашмаган. Мәчеткә дигән нигездә гадәти йорт калыккан. Анда яшәүчеләр күзенә ак чалмалы кешеләр күренгән, шул йортта торган Фәхия апа дәвачы булган. Күрәсең, изге урын булган, дип сөйли авыл халкы..

Уратмалылар бүген яңа мәчет җиткерергә керешкәннәр. Бу ирләрдән генә торган җыенда хәл ителгән. Халык бер миллион сум акча җыйган. Сүз уңаеннан, беренче мәчетләре дә, Мостафа бай биргән маяны исәпләмәгәндә, халык акчасына салынган булган. Мәчет яныннан үтешли, фундаменты һәм янәшәсендә үк төзелеш материаллары күзгә чалынды. Изге эштә катнашырга теләсәгез, сез дә форсаттан файдаланып калыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: