Туган як

Иманыгыз ныкмы?

Аллаһ безне бик нык ярата. Аллаһы Тәгалә безне Үзенең нигъмәтләре белән күмеп куя. Аллаһ безне акыл нигъмәте белән бүләкли. Кайсы якка карасак та – Аллаһ нигъмәте. Тик ул нигъмәтләрне күрә таный шөкер итә беләбезме?..

Адәм балалары бу дөняга килгәндә, бер-берсеннән әллә ни аерылып тормый. Яңа туган сабыйны күргәч, «Мәша Аллаһ, бу бит Аллаһ бүләге», дибез. Без аны күтәреп, «Бу дөньяга рәхим ит, сабый бала» – дибез.

Аллаһ «Балаларыгызны ачлыктан куркып үтермәгез» ди. Әйе, Аллаһы Тәгалә «Бу баланың ризыгын үз өстемә алам. Мин сине тукландырган кебек» ди. Без баланы күтәреп «Итагатьле бала бул!», – дип дога кылабыз. Син дөньяга килгәнсең, ә бүген яки иртәгә без кемнедер соңгы юлга озатабыз.

Яңа баланың бернәрсәсе, хәтта теше дә булмаган кебек, үлгән кеше дә бу дөньядан бернәрсәсез китә. Кәфеннең кесәсе дә юк бит, әйбер салып куя алмыйбыз.

Әйдәгез, бер-беребезгә түгел, һәрберегез үзегезгә сорау бирегез әле: Сезнең өчен иң-иң кыйммәтле, иң кадерле нәрсә – ни ул? Машина, бай квартир, гектарлаган җир, акча? Һәрберегез уйланыгыз, безнең өчен иң кадерле әйбер, нәрсә соң ул?

Ул иман байлыгы, ул һидаят. Без еш кына «иман байлыгы» дибез. Иман байлыгы байлыкмыни ул?. Менә ичмасам, валюта сизелә, машина күренә.

Без бу иман байлыгын кайдан алганбыз? Аны ничек аңларга, кабул итәргә? Кешедән бүләк булып килгәнме, сатып алганбызмы? Мин сатып алдым, эшләп алдым дип җавап бирә алабызмы? Без аны эшләп тә, сатып та ала алмыйбыз. Аны безгә Аллаһы Тәгалә бирә. Безгә аны ничек итеп байлык икәнен танып кабул итәргә? Имансыз кеше ничек, нинди максат белән яши?

Пәйгамбәребезнең бер хәдисе бар. Ул – озын, ике җөмләсен генә әйтермен. «Шундый заман килеп җитәр. Мөэмин, мөселман булып йокларга ятар, имансыз булып уяныр». Сәбәбе – динен, иман байлыгын – дөньяның бер кечкенә генә байлыгы өчен сата...

Карагыз әле як-ягыгызга, ничек итеп сөйләшәләр, ничек итеп киенәләр, нинди җыр тыңлыйлар... Күпме сүзләр бар, ул сүзне әйтсәң, диннән чыгасың. Шундый гамәлләр бар, алар кешене диннән чыгаралар.

Уйланыгыз әле, кызык дип, нинди мәгънәсез сүзләр тыңлап вакытыбызны уздырабыз.

Татар халкында «Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар», дигән мәкаль бар. Хәзер киемеңә карап каршы алалар, киемеңә карап озаталар. Акылга карап озатмыйлар бит, кыйммәтле киеменә, сәгатенә, машинасына карап озаталар. Ә бит аның интернетта әллә ничә подписчигы бар, әнә бит аның видеосын ничә мең кеше караган! Ә ул видеоның бер мәгънәсе дә булмаса, нишләргә?.

Заманында шундый вакыйга була: мөселманнарның гаскәре Кудска килеп җитә. Җитәкчесе Гомәр (рг). Кудска килеп җиткәч, гаскәр сулык күрә. Гомәр (рг) аяк киемен пычранмасын өчен салып, иңенә аса да, дөясен суга алып керә. Бар мөселманнарның хәлифәсе (!), яланаяклап суда йөри, дөясен эчерә. Аның белән бергә булган Абу Гобәйдә: «Гомәр, син нигә инде дәрәҗәңне төшереп, суда яланаяк йөрисең?» – ди.

Гомәр аңа: «Әгәр син булмасаң, башкаларны мондый сүзләр өчен җәзалар идем», – ди. Чөнки Абу Гобәй дә ибн әл Җәррах исән килеш җәннәт белән сөендергән кешеләрнең берсе иде. Гомәр: «Без иң дәрәҗәсез, иң кыйммәтсез кавем идек. Безне кешегә дә санаучы да булмады. Без ислам белән, мөселман булганга Аллаһ безнең дәрәҗәбезне күтәрде. Әгәр без дәрәҗәбезне башка әйбердән эзләсәк, дәрәҗәбезне, гыйззәтне Аллаһ безне түбәнчелеккә төшерер» – ди.

Мин шундый авылда тудым, шундый мәктәп бетердем. Шундый илдә булдым. Минем шундый машинам бар дип мактансак килешерме?..

Әгәр берәр танылган кешене күрсәк, бергә фотога төшеп, автограф алырга тырышабыз. Гинесның рекордлар китабына кергән кешене күрсәк, нишлибез?

Аллаһ безгә иң кыйммәтле, иң мәхшүр китап бирде. Алаһы Тәгалә Әл-Әнбия сүрәсенең 10нчы аятендә әйтә: «Мин сезгә иң кыйммәтле, иң олуг, иң мәхшүр булган китапны иңдердем. Сез шунда телгә алынасыз». Кемнәр? «Мөэмин – иман иясе». Әгәр син иман иясе икән – минем исем Коръәндә телгә алына дип горурлана аласыз, әгәр уйлап карасагыз! Бу бит Гинесслар китабы гына түгел, ә Коръән! Мин Аллаһ китабында телгә алынам!

Әгәр кеше иман байлыгын таныса, ул инде башка байлыкка исе китми. Шуңа күрә иман байлыгы, Пәйгамбәребез хәдисе турында уйлыйк, истә тотыйк. Күңелләребезгә тынычлык, илләребезгә иминлек биреп, һәркайсыбызга насыйп булсын иде.

Рәсүл Хәйретдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: