Туган як

«Иман китергән кеше үлемнән курыкмый»

Без бу дөньяга ни өчен яратылганбыз? Ислам дине күзлегеннән караганда, үлем – нәрсә ул? Аны ничек кабул итәргә? Бу сораулар мине генә түгел, күп кенә дин кардәшләремне дә борчый, дип уйлыйм. Аларга җаваплар табу өчен мин Түбән Кама шәһәре һәм районы имам мөхтәсибе, үзәк мәчет имамы Салих хәзрәт Ибраһимовка мөрәҗәгать иттем. Әңгәмә барыбыз өчен дә файдалы булыр.

– Әссәләмүгаләйкүм, Салих хәзрәт. Ислам дине буенча, нәрсә ул яшәү һәм үлем?
– Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Сүземне Коръәннең Тәбәрәк сурәсенең икенче аяте белән башлыйм. «Ул үлемне һәм тереклекне халик кылды, йөкләмәләр йөкләп сезне сынамак өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белмәк өчен, Ул һәрнәрсәдән өстен вә ярлыкаучы». Бу дөньяга туу, яшәү мөмкинлеген, үлемне безгә Аллаһы Тәгалә бирә. Туу вакытын, урынын, җенесне, чәч яки күз төсен, әти-әнине – без бернәрсәне сайлый алмыйбыз. Моны бары тик Аллаһы хәл итә ала. Үлем исә – яшәешнең тәмамлануы. Дөньяга килү вакытын сайлый алмаган кебек, китү вакытын да сайлый алмыйбыз. Бу дөньяда ризыгың бетү белән, шул ук сәгатьтә, шул ук минутта китеп барачаксың. Моны аңлау мөһим.
– Кеше үлемнән куркырга тиешме? Гомумән, мөселман үлемне ничек кабул итә?
– Адәм баласы үзенең Аллаһы Тәгалә колы икәнен аңларга тиеш. Ул аның әмере белән дөньяга килгән, аның әмере белән китәчәк. Беркем дә мәңгелеккә килмәгән. Кайчан да булса һәркем үлә, әмма кайчан һәм ничек Аллаһы Тәгалә генә белә. Иман китергән, Ислам дине кануннары буенча яшәүче мөэмин моны яхшы аңлый һәм үлемнән курыкмый. Ул һәр көненә шөкер итеп яши, чөнки бу көндә мөмкин кадәр күбрәк изгелек эшләп калырга тырыша. Намаз укыганда да, «Аллаһу әкбәр!» дип дөньядан «киселә» һәм Аллаһка юнәлә. Шуңа күрә, тормышка, малга ябышып кына яшәү дөрес булмас. Үлем турында уйланырга, изгелек кылырга, дин кушканча яшәргә кирәк. Уйланмаган кеше үлемнән курка, әмма ул барыбер килә.
– Авыру, карт кешеләр дә җәфаланып яшәгәндә, сәламәт һәм матур балаларның сабый чакта ук үлеп китүләре белән килешмәүчеләр бар. Моны ничек аңларга?
– Бу да, әлбәттә, кешенең иманы никадәр көчле икәнен күрсәтә. Балаңның вафатын кичерү авыр, аңа бигрәк тә аналар ныграк кайгыра. Тик аны Аллаһы Тәгалә биргәнен онытмау мөһим. Бу бала – синең милкең түгел, Аллаһы теләмәсә, ул тумас та иде. Бу сынау, авыр булса да, аны үтәргә кирәк. Ә бит кайбер гаиләләр гарип баланы үстерә. Бу да бик авыр сынау, әмма иман китергән кеше моны рухи яктан җиңелрәк кабул итә.
– Йокыны үлемгә тиңләүләрен ишеткәнем бар. Дөресме бу?
– Йоклар алдыннан без «Бисмикәллааһүммә әхйәә вә әмүүтү» (Мәгънәсе: «Аллаһым! Синең исемеңне хәтерләп яшим һәм үләм!») дип дога укыйбыз. Ә иртән торгач, «Әлхәмдүлилләәһил-ләзии әхйәәнәә бәгдә мәә әмәәтәнәә үә иләйһиң нүшүүр» (Мәгънәсе: «Безгә үлем биргәннән соң, яңадан терелткән Аллаһка барча мактау, без Аңа кайтабыз») дип укыйбыз. Димәк, ятканда бу дөнья белән саубуллашабыз, ә уянгач, исәнләшәбез. Сүз уңаеннан, галимнәр дә йоклаганда җан тәнне калдырып китә, дигән фаразлар тәкъдим итә. Аллаһу әгъләм.
–Ислам динендә кеше үлгәч, ни өчен кычкырып елау тыелган?
– Якыныңның үлемен ничек авыр кичерсәң дә, ул Аллаһы сынавы. Елау, бигрәк тә кычкырып елавы белән кеше ризасызлыгын белдерә. Алай холыксызлану мөселманга бер дә килешми. Нәрсәнең хәерле икәнен без белмибез. «Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун, Аллаһүммә җүрни фи мусыйбәти үә әхълиф ли хайран минһә» (Мәгънәсе: «Хакыйкатьтә, без Аллаһыныкы һәм Аңа кайтачакбыз. Әй Аллаһ! Бу кайгы-хәсрәтемдә мине саваплы ит, һәм миңа аннан да яхшыракны бир») дип дога кылырга онытмагыз.
– Шәһәребездә, шөкер, «Ихсан» үзәгендә соңгы юлга озату хезмәте күрсәтелә. Шулай да, мәетне юарга әби-бабайларны өйгә чакыручылар да бар. Тик аннары «акча сорыйлар», дип зарланалар. Хезмәтләре өчен хакын сорарга тиешләрме?
– Соңгы юлга озату – иң якын туганнарның өстендә булган вазифа. Син якыныңны юасың, кәфенлисең, гүргә иңдерәсең. Синең өчен моны беркем эшләргә тиеш түгел. Инде курыксаң, яки башка сәбәп булса, мәет юучыны чакырасың. Әмма ул нишләп бушлай эшләргә тиеш? Шуңа күрә кешене чакырасың икән, хакын да бирәсең. Бу бик җаваплы эш. Авыр сынаулар вакытында, ул синең өстеңдә булган вазифаны җиренә җиткереп үти.
– Зиратта кабер ташларын кочаклап елаучылар, «якыным белән сөйләшеп, тынычланам» диючеләр бар. Зиярат кылу әдәбе бармы ул?
– Мәетне җирләгәндә зиратка ирләр генә керә: мәетне гүргә тәртип белән иңдерү, дога кылу – алар өстендә. Хатын-
кызлар бу мизгелләрне авыр кичерә, хискә бирелә, шуңа күрә алар бу вакытта түгел, мәет җирләнгәч кенә керә. Анда да әдәп сакларга тиешсез. Зиратта укыла торган махсус дога бар, кабер янында дога кылыгыз. Әмма тынычлыкны бозу, елап, сөйләшеп утыру кирәкми.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: