Туган як

Ифтарга - шәһәребезнең үзәк мәчетенә

Соңгы еллардагы күркәм гадәт буенча, газета, телевидение хезмәткәрләрен һ.б. шәһәр үзәк мәчетенә ифтарга җыйдылар. Су тәме… Аның ни-нәрсә икәнен, мөгаен, эссе чүлдәге сәфәрчедән дә ныграк белүче юктыр. Шөкер, без чүл илендә яшәмибез. Әмма бу елдагы рамазан аенда ураза тотучылар хәленнән чыгып, чүлдә бер йотым суның ни бәһадә йөргәнен фикерли алырга...

Соңгы еллардагы күркәм гадәт буенча, газета, телевидение хезмәткәрләрен һ.б. шәһәр үзәк мәчетенә ифтарга җыйдылар.
Су тәме… Аның ни-нәрсә икәнен, мөгаен, эссе чүлдәге сәфәрчедән дә ныграк белүче юктыр. Шөкер, без чүл илендә яшәмибез. Әмма бу елдагы рамазан аенда ураза тотучылар хәленнән чыгып, чүлдә бер йотым суның ни бәһадә йөргәнен фикерли алырга буладыр. Без ифтарга җыелган көнне кояш эссесе баш әйләндерер дәрәҗәдә булып, һава температурасы 37 градус эсселек күрсәткән, диделәр. Моңа әле юллардагы ямау-корама асфальтның эреп утыруын, сулый торган һавабыздагы химия исле зәһәрнең, баш очыбызны парниктай чолгап алып, сулышка каплануын да өстәргә кирәк...
Менә шул көннең кичендә, сәгать уклары җидене үтеп киткәч, үзәк мәчеткә килдек. Яшел келәмдәй тигез чирәмдә бала-чага, хатын-кыз утыра. Юл читендә үк, нәниен кул бишегенә салган, үз тирәсендә сикергәләп йөрүче икенче сабыен да күзеннән яздырмаучы яшь ана тукталган. Башына бөркәнгән калын пәрәнҗәсе аша күзләре генә күренеп торучы бу ханым, ифтардан без таралышканда да шул тирәдә иде әле. Бирсә дә бирә икән адәм баласына сабырлыкны дип, гаҗәпләнә-гаҗәпләнә янәшәсеннән узып киттек. Дөньяның без аңлый алмаган нинди генә сәерлекләре юк…
Читкәрәк кителде, сүз ифтар турында иде бит. Укытучылар бүлмәсенә көйләнгән табындагылар бу кичне Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның ураза тәменә, намаз тәменә, игелеккә кагылышлы вәгазен игътибар белән тыңлап утырдылар. Гыйбрәтле һәм әзерлексез күңелләргә дә барып җитә алыр дәрәҗәдә гади итеп сөйли белү осталыгына ия шул Йосыф хәзрәт. Ураза тотмаучыларга киная белән, бер мәзәк хәл дә сөйләп алды башта. Авыз ачарга җыелгач, бер абыстай берни капмый утыра икән. Ник ашамый-эчмисең, ризыктан җитеш, дип кыстауларына каршы бу абыстай, үзе дә сизмәстән: «Рәхмәт, әле тамак туйдырып кына килгән идем», дип әйтеп куймасынмы?! Монысы самими бер шаярту булса да, бик күпләрнең бакчасына атылган киная ташыдыр, мөгаен.
Шуңа ялгап ук, хәзрәт кыямәт көндә гамәл дәфтәребездә бер рамазанга күбрәк язылганның савабын пәйгамбәребез чорындагы сәхабәләр белән булган вакыйга белән бәйләп безгә төшендерде. Кыскача гына әйткәндә, Аллаһы юлында бар тырышлыгын куеп, ярдәмгә мохтаҗларга булышып яшәгән бик яхшы бер сәхабә сугыш кырында шәһит китә. Икенчесе - дөньяви эш-гамәлләре белән аннан кайтышрак булганы, бер елга озаграк яши дә, бакыйлыкка күчә. Иптәшләренең берсе үзенең төшендә бу сәхабәләрнең җәннәт ишеге төбендә торганын, ишектән чыккан фәрештәнең, башта, бер елга озаграк яшәгән сәхабәне үзе белән алып кереп киткәнен, озак торып чыккач кына, Аллаһы юлында шәһит киткән сәхабәне дә алып кереп киткәнен күреп уяна. Бу төшнең хикмәтен белергә теләп, пәйгамбәр янына баралар. Нәрсәгә гаҗәпләндегез, дип сорый алардан пәйгамбәр. Ул бер елга күбрәк яшәмәдеме? Бер елда фәлән намазга күбрәк укымадымы? Бер рамазанга күбрәк тотмадымы? Бер елга күбрәк изгелек эшләмәдеме? Аларның арасы дәрәҗәдә - җир белән күк арасы кебек. Әйе, беренчесе - яхшырак, тырышрак, Аллаһы юлында шәһит тә киткән. Әмма мөселман өчен артык бер көн яшәү дә савап, чөнки ул изгелек кылырга сәбәп...
Ә икенче бер юлы, бер кеше үлгәч, пәйгамбәр, котылды яки аннан котылдылар, дип әйткән. Яраннарының гаҗәпләнүен күргәч, пәйгамбәр, әгәр яхшы кеше булса, газап дөньясыннан котылды, ә начар кеше булса, аның үзенән котылдылар, дип аңлаткан.
Йосыф хәзрәт вәгазен сусынны басар бәрәкәтле су тамчыларыдай йотлыгып тыңлап, фәлсәфи юлларны күңелгә бикләп бардык. «Кыласы гамәл җиңел булсын өчен, тәмен татырга кирәк». Аллаһы Тәгалә кешегә тормышта бер бәхет бирергә мөмкин, ул - изгелекнең тәмен тату. Шуның шикелле, мәшәкатьле булса да, уразаның да, белгән-аңлаган кешегә үз тәме бар. Нәфесебезнең су эчәсе, ашыйсы килә, шуңа авыз ачу мизгелләрен көтә. Ураза тотучы һәр кабым ризыкның, һәр йотым суның никадәр бәрәкәтле икәнен тоя. Шуның шикелле, намаз тәмен дә белсә, кеше биш вакыт намаз укыр чакны сагынып көтәр иде.
Намазга бәйләп, Йосыф хәзрәт тагын бер гыйбрәтле мисал китерде. Тәравих намазыннан соң, берәү хәзрәт янына килеп әйткән: «Үзем -
намазда, ә башыма әллә ниләр килә, я йоклап китә язам. Салават концертына барсам, өч минут та булмаган кебек, сизелмичә үтә дә китә». Бу кешегә Аллаһы намаз уку тәмен бирми, чөнки аның йөрәге дөнья мәшәкате белән тулы. Салаватның моңлы тавышлы җырчы икәнен инкарь итеп булмый, әмма Аллаһы кәләме (сүзе) белән беркем дә тиңләшә алмый... Күрәсез, Аллаһы изгелек тәмен Үзе бирә...
Йосыф хәзрәт вәгазеннән соң, әбиләребез әйтмешли, оҗмах җимеше саналган финик белән авыз ачып, сусынны саф су белән басып, табындагыларның күбесе намаз укыды.
Намаздан соң, ифтар табынындагы сыйлардан авыз иттеләр. Табын мулдан әзерләнгән - токмачлы аш, пылау, җиләк-җимеш, гөбәдия һ.б. татлы бәлешләр, шифалы кайнар чәй... Икенчеме-өченчеме чынаяк чәй ясап китерүче ап-ак киемле кызга рәхмәт әйтеп, ни атлы икәнен сорыйм. «Алия Смирнова», ди ул дулкынланып. 13нче мәктәпнең тугыз классын тәмамлаган Алия педагогия колледжына укырга керергә ниятләвен дә яшермәде. Ифтарларда мәчеттә табын әзерләп, җыярга булыша икән, Аллаһы ризалыгы өчен дип. Бишенче класста укыганда башына яулык япкан Алия кебек иманлы яшьләребез үсүе зур бәхет ул...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: