Туган як

Хыялы тормышка ашкан

Хаҗга баручыларның соңгы төркеме дә кайтты. Һәр мосафир үз тәэсирләрен, үз кичерешләрен якыннарына җиткерә. Менә 68 яшьлек Мәдинә Орлова да үзен һаман анда кебек хис итә. Йоклаганда ул бер үк төш күрә икән: имеш, иртәрәк торып, мәчеткә намазга барасы бар, соңга калмаска, дип ашыга. Аның әби-бабалары мәдрәсәдә белем алган. Балаларына,...

Хаҗга баручыларның соңгы төркеме дә кайтты. Һәр мосафир үз тәэсирләрен, үз кичерешләрен якыннарына җиткерә. Менә 68 яшьлек Мәдинә Орлова да үзен һаман анда кебек хис итә. Йоклаганда ул бер үк төш күрә икән: имеш, иртәрәк торып, мәчеткә намазга барасы бар, соңга калмаска, дип ашыга.
Аның әби-бабалары мәдрәсәдә белем алган. Балаларына, оныкларына пәйгамбәрләр турында сөйләгәннәр, догалар өйрәткәннәр. Өйдә гарәп хәрефләре белән язылган иске китап та сакланган (соңрак билгеле булганча, Казан басмасы белән басылган Коръән китабы булган ул). Әмма Мәдинә апа догалар белән кызыксынмаган, Совет заманында пионер, комсомол булу дәрәҗәлерәк саналган.
Исламга дистәләрчә еллар узгач килгән ул. Башта үзлегеннән гарәп язуын өйрәнеп, Коръән укырга ниятләгән, әмма хәреф өйрәнеп кенә моны эшләп булмаганлыгын аңлаган. Шуңа күрә, 62 яшенә җиткәч, үзәк мәчеткә укырга кергән. Хаҗга баручылар турында еш ишеткән, ике туган апасы да барып кайткан. Әмма сөйләгәнне тыңлау - бер нәрсә, ә менә үз күзләрең белән күрү... «Их, Мәккәгә барсам иде» дигән сүзен Аллаһы ишеткән булса кирәк. Бервакыт юлда очраган танышы аңа хаҗ кылырга тәкъдим иткән.
Нишләргә? Ире белән улы - Аллаһы хозурында. 12 мең сум пенсия акчасына яшәү җиңел түгел. Коммуналь хезмәтләр бәясе арта гына, Казанда яшәүче балаларын-оныкларын да күрәсе килә - Мәдинә апа анда еш барып кайта. Олы яшьтә булгач, мәктәптә укыту авыр. Бурычка алып бару да дөрес түгел. Шулай да ниятли.
Ә акчасын банкта түгел, банкага җыя башлый.
- Аз гына җыелдымы, - шунда салып барам, Аллаһыдан ярдәм сорыйм. Башта һич тулмады. Аннары олы кызым: «Хәтерлисеңме, әни, җиләк җыйганда безгә, чиләкнең төбе тулса, калганы тула дип әйтә идең?» - дигән сүзләремне искә төшерде. Ике кызым да, авылдагы туганнарым да бераз ярдәм күрсәтте. Акчаны кысыбрак тота башладым. Мәктәптә математика фәнен укыттым, балаларны репетиторлыкка китерә башладылар, - дип әле дә шатлана Мәдинә апа. Бер елда диярлек хаҗга барырлык акча да җыела.
Ерак юл, кичерергә туры киләчәк авыр шартлар аны куркытмый - аварияләргә эләгеп, төрле авырулары булган әби боларга гына түзүенә ышана. Дин кушканча, туганнары, дуслары белән бәхилләшеп китә.
48 кеше белән автобус Түбән Камадан Казанга юл ала. Казаннан Станбулга, аннары Дубайга самолетта очалар. Мөгаен, иң авыр юл Дубайдан Мәдинә шәһәренә кадәр булгандыр: 1500 километр араны автобуста узарга туры килә. Дөрес, юлда туктап, намазлар укып, ашарга мөмкин дә бит...
- Мәдинә турында күп сораштым, укыдым. Мөхәммәд пәйгамбәребез (гвс) шунда да яшәгән, шунда җирләнгән бит. Үз исемем дә Мәдинә булгач, бу шәһәр бигрәк тә якын булып тоелды, - дип уртаклаша кичерешләре белән хаҗия. - Юлда йокламаска, бу хозурлыкны күреп, хәтердә калдырырга тырыштым. Дөяләр, таулар - барысы да ошады.
Мәдинәдә хаҗияләр барлык намазларны мәчеттә генә укыган. Бина эчендә укыр өчен иртәрәк тә барганнар. Экскурсиягә дә чыкканнар, кибетләргә дә кергәннәр.
«Тау белән тау гына очрашмый, кеше белән кеше очраша» дигән мәкаль бу ерак илдә, шәһәрдә дөреслеккә туры килә. Мәдинә шәһәрендәге уку йортында гыйлем алучы татарстанлылар арасында Түбән Камадан бер гаилә булганлыгы ачыкланган. Алар биш яшьлек ике кызы белән шәһәрдәшләренә кунакка килгән, аннары аларны машина белән өйләренә алдырган: үзебезчә токмачлы аш, пешкән бәрәңге, чәй, тәм-томнар белән сыйлаганнар. Яшьләр татар телендә сөйләшә, кызлары гарәп һәм татар телен, Коръән сүрәләрен өйрәнә икән.
Бу көннәр тиз уза. Әмма сәяхәтнең төп максаты - хаҗ кылу, шуңа күрә түбәнкамалылар Мәккәгә шулай ук автобус белән барган. Бу юлы нибары 500 километр ара гына узганнар.
- Без бирегә беренчеләрдән килдек. Шуңа кеше күп түгел иде.
Кунакханә дә буш диярлек. Бераз хәл алгач, Әл-Хәрам мәчетенә намаз укырга юнәлдек, - ди ул. - Гомумән, без анда көн саен иртәрәк барырга тырыштык: иртәнге намазга кадәр тәхәҗҗүт, шөкер, тәүбә намазларын да укырга өлгерә идек. Сафа белән Мәрвә таулары арасында без 50 градус эсседә чүлдә йөрербез дип күз алдына китердем. Ә бу урын Әл-Хәрам мәчетенә кергән, идәненә мәрмәр җәелгән, бар яктан кондиционер эшләп тора. Ә менә таш атарга барыр алдыннан авырып киттем. Шулай да, бу гамәлемне үти алдым.
Әл-Хәрам мәчете, аның даһилыгы, гүзәллеге һаман да күз алдында Мәдинә апаның: Казанның Кремль сәгате, Кол Шәриф мәчетенең манаралары әллә кайдан күренеп тора. Әмма бу мәчет бөтенләй башка, сүз белән генә аңлата алмаслык күренеш.
Хаҗга килгән миллионлаган кешеләр арасында кемнәр генә булмаган: японнарны да күргән Мәдинә апа, кыргызларны, казахларны, үзбәкләрне, негрларны... Аралашыр өчен биредә тел белү кирәкми, уртак дин бер-береңне аңларга ярдәм итә икән. Хаҗияне бигрәк тә кешеләрнең бер-берсенә карата яхшы мөгамәләдә булулары шатландырган. Киткәндә садака бирүчеләр күп булгач, Гарәфә тавында Аллаһыдан аларның өмет иткән теләкләренең үтәлүе турында сораган, үз якыннарына да дога кылган, чын күңелдән балалары һәм оныкларының бирегә килүләрен теләгән.
Ниһаять, өйгә - Татарстанга кайтыр көн дә җитә. Автобус белән Дубайга (Мәдинәгә кереп тормаганнар), аннары Стамбулга, Казанга. Татарстан башкаласында Мәдинә апаны якыннары каршы алып, бер атна кунак иткәннәр. Ул әле савыгып та бетмәгән, әмма бәхетле. Яше җиденче дистәгә якынаюына карамастан, мәчеттә укуын дәвам итмәкче. Мөхәммәд пәйгамбәребез (сгв) дә: «Гыйлемне бишектән алып ләхеткә кадәр өйрәнегез», - дип әйтеп калдырган бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: