Туган як

Әхлаклы балалар үстерик

"Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем ал", дигән хәдисне халык бераз гына үзгәртеп, гадиләштереп, үз сөйләменә кертеп җибәргән. Бу - элек-электән халкыбызның гыйлемгә омтылышы зур булуына дәлил. Үзем дә һәр иртәне, йә, Раббым, файдалы гыйлем, хәләл ризык һәм Үзең кабул итә торган гамәл сорыйм дип, Аллаһыга ялварам, үзем өчен дә, балаларым...

"Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем ал", дигән хәдисне халык бераз гына үзгәртеп, гадиләштереп, үз сөйләменә кертеп җибәргән. Бу - элек-электән халкыбызның гыйлемгә омтылышы зур булуына дәлил.

Үзем дә һәр иртәне, йә, Раббым, файдалы гыйлем, хәләл ризык һәм Үзең кабул итә торган гамәл сорыйм дип, Аллаһыга ялварам, үзем өчен дә, балаларым һәм шәһәрдәшләрем өчен дә Аллаһыдан сорыйм.

Халык авыз иҗатын белүчеләр, "Гыйлемсез берне егар, гыйлемле меңне егар", дигән мәкаль белән таныштыр. Монда физик көч түгел, ә акыл көче турында сүз бара. Чыннан да, бүгенге көндә белемсез нәрсә эшләп була соң?!

"Гыйлемгә омтылу - һәрбер мөселман өстендәге бурыч". Бу сүзләр дә хәдистән китерелә. Коръән Кәримнең "Бәхәсләшү" сүрәсендәге 11нче аятьтә "Аллаһыга ышанган гыйлем ияләренең дәрәҗәләрен Аллаһы Тәгалә бик югары күтәрер", диелә. Тагын бер хәдистә әйтелә,: "Фәкать, ике төрле кешедән генә көнләшергә була: берсе - күп байлык бирелеп тә, шул байлыгын бер дә калдырмыйча Аллаһы юлында сарыф итүче; икенчесе - Аллаһы Тәгалә хикмәт биреп, Үзе биргән гыйлем белән гамәл кылучы һәм аны башкаларга тапшыручы".

Әле тагын, "Гыйлем эзләп йөргән кешенең юлын Аллаһы Тәгалә җәннәткә җиңеллек белән керү сәбәбе итеп куя", дигән хәдис тә бар.

Гыйлем турында бик күп хәдисләр, Коръән аятьләре китерә алыр идем, тик сүземне кыскарак тотам.

Кадерле шәһәрдәшләрем! Гыйлем алырга беркайчан да соң булмады һәм булмаячак та. "Гыйлемлек - нур, наданлык - хур", дигән бит борынгылар да. Балаларыбызны нурга илтик, хурлыкка түгел.

Тирә-ягыгызга карагыз, бүгенге көндә күпме балалар фахишәлек, наркомания юлына кереп хур булды. Шул ук вакытта, күпме балаларыбыз гыйлем алып нурландылар. Динебезнең нигезләрен мәчетләребезгә килеп үзләштерделәр. Үзләре дә дин-исламда үстеләр, мөселман гаиләләре корып, инде әхлаклы сабыйлар үстерәләр. Дөньяви гыйлемне дә алдылар, ахирәт гыйлемен дә янга төртмәделәр. Бу балаларның якты киләчәге бар, үзләре дә, балалры да, әти-әниләре дә бәхетлеләр. Аларның күршеләре дә, туганнары да бәхетле, күрәсезме, нинди игелек-яхшылык чылбыры хасил була!

Ә көнен-төнен эчеп-исереп, музыка акыртып, әти-әнисен, күршеләрен, туганнарын рәнҗетеп ятучыларга ни дисең инде?! Вакытында ул кешегә туры юл күрсәтүче булмаган, дисәм генә инде...

Озын сүзнең кыскасы, хөрмәтле шәһәрдәшләрем, әле сабыйларыбызны тәрбияләргә соң түгел. Әдәпле, әхлаклы һәм игелекле буын үстерик дисәк, сабыйларны мәчетләрдә оештырылган дин дәресләренә алып килик. Мәсәлән, шәһәр үзәк мәчетендә һәр атнаның ял көнендә, ягъни якшәмбедә иртәнге 9дан көндезге 12гә кадәр, кызларга да, малайларга да "Ислам дине нигезләре" дәресләре укытыла башлады.

Балалар, килеп мәчеткә,

Гыйлем белән нурлансыннар.

Дөнья һәм ахирәттә дә

Иман юлында булсыннар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: