Туган як

Гыйлем алырга ашыгыйк

Гыйбадәтләрнең иң бөеге – гыйлем. Гыйлем алуның никадәр мөһим икәнлегенә бик күп аятьләр һәм хәдисләр дәлил булып тора: «Гыйлем алу һәрбер мөселман өчен фарыздыр», «Гыйлем эстәү (алу) бишектән алып ләхеткә кадәр тиешледер», «Сезнең иң хәерлеләрегез Коръәнне өйрәнгән һәм башкаларга да өйрәткәннәрегездер» (Имам Әл-Бохари), «Гыйлем алу юлына аяк басучыга Аллаһы Тәгалә җәннәткә бару юлын җиңеләйтә» (Мөслим).

Бәхәсләшү сүрәсенең 11 нче аятендә исә «Иман китереп, гыйлемгә ия булганнарыгызны Аллаһы Тәгалә югары дәрәҗәгә күтәрә» диелгән. Бөек татар галиме, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин дә белемнең әһәмиятен ассызыклап, «гыйлемнән артык байлык, наданлыктан артык фәкыйрьлек юктыр» дигән.
Ләкин пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. әйткәнчә, гыйлемнең файдалысы һәм файдасызы бар. Гамәлгә чыкмаса, телдәге генә гыйлем файдасызга әйләнә. Гыйлемнең әсәре безнең гамәлләребездә  чагылырга тиеш. Сахих хәдиснең Тирмизи риваятендә: «Дөреслектә, бу дөнья һәм Аллаһы Тәгалә өчен кылынган эшләрдән кала, анда булган барлык нәрсәләр дә ләгънәт кылынган», – диелгән. 
Һәрвакыт Аллаһ белән арабызны төзек тоту кирәк, чөнки шайтан ахирәтне оныттыра. Без һәрвакыт көрәш мәйданында, һәрвакыт нәфес белән көрәшүдә. Ләкин шайтан нәфеснең шәһвәтләрен, керү юлларын эзли. Күренекле дин белгече имам Әл-Газали: «Әгәр без калебне калкан итеп карасак, шайтан – дошман. Калканга дошманның керү ишекләре  – ул кешенең начар сыйфатлары. Иң зур ишекләрнең берсе – кешенең ачуы чыгу. Ачу чыкса, шайтанга ишек ачыла, кеше күбрәк ачуланган саен, шайтан аның белән бала туп белән уйнаган кебек уйный, ахирәтне оныттыра. Кеше дөнья белән генә яши башлый. Барлык гөнаһның нигезендә дөньяга кол булу ята», – дип әйткән. 
Кызганычка, бүгенге замананың тагын бер бәласе – көнчелек һәм хөсетлек. Тормышта түккән көчебез дөнья өченме әллә ахирәт өченме? Нәрсә өчен тырышсаң, шул була. Үлемнән куркабыз, чөнки дөньяны төзер өчен күп көч куябыз. Ахирәт өчен күп көч куйсак, аңа омтылыр идек. Әгәр Раббыбызны хакыйкый тану белән танысак һәм бу дөньяда яшәүнең максатын белсәк, без бөтен нәрсәне дә динебезне камилләштерү өчен генә кулланыр идек. Бөтен нәрсәне белеп, бернәрсә дә кылмасаң, Аллаһ ризалыгына ирешеп булмый. Максатыбыз – гыйлем алу, гыйлемле кешеләр белән аралашу, аларга иярү, яхшы дуслар табу булырга тиеш.
Мөэмин – мөэминнең көзгесе. Көзге кыяфәтеңне ничек бар, шулай итеп күрсәтә. Мөэмин дә шулай булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә «Әл-Гыймран» сүрәсенең 187 нче аятендә: «Сез аны аңлатырга тиеш буласыз, чөнки аны яшерергә ярамый», – дигән. Әлеге аятьтә белгәннәрне башкаларга өйрәтү фарыз кылына. Әл-Бохари хәдисе дә бу сүзләрне раслый: «Хакыйкатьтә, әгәр дә Аллаһы синең аркылы бер генә кешене булса да туры юлга бастырса, синең өчен бу кызыл (нәселле) дөяләргә ия булудан да яхшырак». Дәлилгә тагын бер хәдисне мисал итеп китерәсе килә: «Кеше үлгәч, аның барлык гамәлләре тукталачак. Бары тик өч нәрсәдән савап язылу тукталмый: әҗере тукталмый торган садака, башка кешеләр куллана ала торган белем, Аллаһка аның өчен дога кылачак изге балалар», «Хакыйкатьтә яхшылыкка юл күрсәтүче аны кылучы кебек» (Мөслим). Гыйлем алуны дәвам итик һәм үзебезнең якыннарыбызны, хезмәттәшләребезне, күршеләребезне укырга чакырыйк.
Фото nizhnekamsk.muhtasibat. сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: