Туган як

Гореф-гадәт, милли йолалар, дин

Гореф-гадәт, милли йола һәм дин "Гомер-гомергә безнең татар халкы вафат булган якыннарының өчесен, җидесен, кырыгын һәм бер, ике һ.б. елларын Коръән ашлары белән искә алып килде. Дин тыелган елларда халыкны ислам диненә тоташтырып торучы, мөселман булуыбызны оныттырмаучы гаять әһәмиятле дини йола дип беләм мин ул Коръән мәҗлесләрен. Хәзерге вакытта, янәсе,...

Гореф-гадәт, милли йола һәм дин

"Гомер-гомергә безнең татар халкы вафат булган якыннарының өчесен, җидесен, кырыгын һәм бер, ике һ.б. елларын Коръән ашлары белән искә алып килде. Дин тыелган елларда халыкны ислам диненә тоташтырып торучы, мөселман булуыбызны оныттырмаучы гаять әһәмиятле дини йола дип беләм мин ул Коръән мәҗлесләрен. Хәзерге вакытта, янәсе, Коръәндә ул хакта берни дә әйтелмәгән, дигән булып, диндәге яшьләр, ата-бабайлардан килгән изге йолабызны оныттырмакчы булалар. Өчече, җидесе һ.б. белән бәйле йола каян килеп чыккан икән соң? Хәзрәтләрнең "Туган як" аша аңлатуын көтәбез.

Сәрия Закирова ".

Бу дөньяда кеше күзеннән пәрдәләнгән һәм бик аз мәгълумат бирелгән нәрсәләр дә бар. Шулардан, кешеләрне борынгыдан борчыган мәсьәлә - үлем һәм үлгәннән соң яшәү. Үлем - тормышның азагы, үлгәннән соң бернәрсә дә юк, дип уйлаучылар да һәм, киресенчә, аннан соң да җаннарның яшәвенә ышанучылар да булган. Мәсьәләнең катлаулыгы шунда - бу дөньяда адәм баласы, тәннән аерылганнан соң җанның нинди халәттә булуын, кая китүен, аның белән ни булуын күрә дә, ишетә дә, тоя да алмый. Шуңа карамастан, күп кенә халыкларда, борынгыдан ук, үлемнән соң яшәүгә ышану көчле булган. Төрле халыкларның борынгы рухи-мәдәни тарихын өйрәнүче тарихчы белгечләрнең әлеге өлкәгә кагылышлы хезмәтләре дә күп. Әлеге хезмәтләрдән күренгәнчә, һәр халыкның үлемне һәм аннан соңгы хәятне күзаллауларында үзенчәлекләр булса да, шактый ук охшаш һәм уртак яклар да бар. Мәсәлән, барысында да диярлек үлеләрнең исәннәргә йогынтысына, зарар яки файда китерә алуына ышану бар. Әгәр үлгән туганыңны үпкәләтсәң, аның ачуын китерсәң, гаилә әгъзаларына яки мал-туарга чир килергә, берәр каза ирешергә мөмкин дип уйлаганнар. Мәсәлән, мал чирләгәндә, еш кына, багучыга барып киңәш сораганнар. Багучы үлгән туганнарының аларга үпкәле, ачулы булуын хәбәр иткән һәм аның ризалыгын алу өчен аш әзерләп аны искә алу йоласын үтәргә кушкан.

Кеше үлгәннән соң үтәлә торган йолалар, гадәттә, төп ике максатны күз алдында тотып башкарылган. Беренчесе - үлеләрнең теге дөньядагы хәлләрен җиңеләйтү, аларны кайгыртып ризалыкларын алу; икенчесе - исәннәрне, мөмкин кадәр, үлеләр йогынтысыннан аралау, аларга исән туганнары янына кире кайтып йөрү мөмкинлеген калдырмау.

Йола буенча күп кенә халыклар, шул исәптән төрки татарлар да, үлгән кешене "теге дөньяга" хөрмәтләп, ризык әзерләп озатканнар. Бу турыда Казан Император Университетының Археология, Тарих һәм Этнография Җәмгыяте секретаре Н.Ф.Катанов соравы буенча С.М.Матвеевның Уфа губернасы Минзәлә һәм Бәләбәй өязләре авылларында яшәүче чукындырылган татарларның гореф-гадәтләре, йолалары турында әзерләгән язмасында кызыклы мәгълүматлар бар. Мәсәлән, Минзәлә өязе авылларында, мәетне юып чиста киемнәр кидергәч, яки кәфенгә урагач, аның хөрмәтенә аш әзерләнгән. Өстәлгә ак эскәтер җәелгән, бал белән коймак һәм әлбә куелган. Әлбәне, фәкать, мәетне җирләгәнче үткәрелгән искә алу ашында гына әзерләгәннәр. Бу вакытта, мәетне искә алучылар берәм-берәм табын янына килгәннәр һәм "тәберсен (ягъни, бу ризык аңа барып ирешсен), урыны оҗмахта булсын", дип теләк теләгәннәр. Минзәлә өязенең кайбер авылларында, хәтта, әлбәнең бер өлешен мәетнең култык астына да кыстырып җибәрәләр. Бусы - мәетнең "теге дөньядагы" туганнарына күчтәнәч булган.

Халык арасында үлгән кешенең җаны өч көнгә чаклы өйгә кайтып йөри дигән ышану яшәгән. Шуңа күрә, еш кына туганнардан яки күршеләрдән берәрсен төн уздырырга өйгә чакырганнар. Ул төннәрне, гадәттә, йокысыз үткәргәннәр. Бу - "урын саклау" дип аталган. Чөнки хуҗалар үлгән кешенең исән чагында йоклаган урынын, шунда килеп ял итсен өчен, җәеп куя торган булганнар.

Мәет хөрмәтенә аш уздыруның билгеле көннәре булган: өч көн үткәч, җиденче һәм кырыгынчы көннәрендә һәм бер ел узгач. Шулай ук, кайвакыт, барлык ата-бабайлар һәм үлгән туганнар өчен дә аш уздырганнар. Шундый көннәрнең берсе - пәнҗешәмбе, ягъни атнакич. Халык ышануынча, бу көннәрдә әрвахлар зираттан чыгып өйләренә кайткан. Әгәр туганнары аларны искә алып аш тәкъдим итсә, шатланганнар, искә алучы булмаса, ач калганнар, кайгырып кире киткәннәр. Аерым өлкәләрдә, мәсәлән, Әстерхан һәм Себер татарлары арасында - йөзенче көнне, керәшеннәрдә исә тугызынчы һәм егерменче көнне дә аш уздыру гадәте бар.

Өчесен түбәндәгечә үткәргәннәр. Кеше үлгәннән соң, өченче көнне кич белән аш әзерләгәннәр: таба ризыгы пешергәннәр, тавык яки үрдәк суеп аш пешергәннәр. Баллы эчемлек ясаганнар. Туганнарны ашка чакыру өчен, өйдәге балаларның берсен җибәргәннәр. Өчесенә - бары тик өч кенә йорттан, иң якын туганнары гына чакырылган. Чакырылучылар үзләре дә, таба ашыннан ни дә булса әзерләп килгәннәр. Якын туганнарның аш үткәрелә торган йортка таба ашлары илтүе безнең татар авылларында әле узган гасырның 80 че елларына кадәр дәвам итте. Соңрак, таба ашлары йөртүдән туктап, акча гына бирә башладылар. Туганнарның таба ашы әзерләве "таба исе чыгару" дип атала. Шулай итеп, алар үлгәннәргә булган хөрмәтләрен күрсәткәннәр. Алып килгән ашлар да табынга куелган. Искә алына торган үлгән кеше өчен дә аш бүлеп куйганнар, мәсәлән, кайбер җирләрдә аны олы мич авызына куйганнар. Өстәл тирәли тезелгән эскәмияләргә - үлгән кеше һәм аның белән бергә килгән башка үлгән туганнар өчен йомшак мендәрләр куелган. Барысы да әзер булгач, йорттагы өлкәннәр һәм чакырылган туганнар берәм-берәм табын янына килеп, "Тәберсен, алдында булсын, оҗмах ашы булсын", дип һәр ризыктан берәр кабым авыз иткәннәр. Бу йолага йорттагы яшьләр һәм бала-чага катнашмаган, алар табын янына якын килмәгәннәр. Өйдәге йола тәмам булганнан соң, әзерләнгән ризыкны алып ишек алдына чыкканнар. Түгәрәкләп басып, биредә дә өйдәге кебек үк, теләкләрен теләп, ризыктан авыз иткәннәр. Шуннан соң барысы да капка аша урамга, искә алынучы үлгән кешене "озатырга" чыкканнар. Бары тик үлгәннәрне "озатып" кергәннән соң гына, барысы да табын артына утырганнар һәм ашау-эчүгә керешкәннәр.

Җиденче көнне "җидесе" дә нәк шулай ук үткәрелгән, бары тик бу юлы җиде йорттан чакырганнар һәм, "өчесе"нә караганда, ашау-эчүне күбрәк әзерләгәннәр. "Кырыгы"на исә авылдагы барлык туганнар җыелган.

Өченче, җиденче, тугызынчы, кырыгынчы көннәрдә үлгәннәрне искә алу йоласы безнең халыкта гына түгел, башка күп кенә халыкларда да бар. Алар, кайбер аерымлыклары булса да, гомумән алганд,а эчтәлекләре ягыннан бер-берләренә бик охшаш булган. Мәсәлән, удмуртлар үлгән кешенең җаны кырык көн буена җир йөзендә йөри яки өйдә була, дип уйлаганнар. Шуңа күрә Мамадыш өязе удмуртларында үлгән кеше өчен кырык көнгә чаклы табынга махсус савыт-саба куйганнар. Күп кенә халыкларның ышануынча, үлгәннәрнең җаны бары тик бер елдан соң гына "теге дөньяга" барып җиткән. "Ел ашы"нда инде үлгән туганнарын бөтенләйгә озатканнар. Башка вакытларда кем дә булса үлгән туганын төшендә күрсә, аны искә алып, аның өчен аш куйганнар. Чөнки аны искә алмасаң, ачуы килеп берәр бәла-каза яки чир җибәрергә мөмкин дип ышанганнар.

Әнә шулай итеп, исәннәр үлгәннәрне "теге дөнья"га озатканнар. Озаткан вакытта аларның күңелен күрергә, аларны ачуландырмаска тырышканнар, үлгәннәрнең "теге дөнья"дан кайтып, исәннәр тормышына начар йогынты ясавыннан сакланганнар. Кеше үлгәннән соң, аны исәннәрдән аерырга омтылганнар. Мәсәлән, өйгә кире кайтмасын дип, мәетне өйдән аягы белән алга каратып чыгару гадәте бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Кайбер урыннарда мәетне өйдән чыгарганда ишекне тупсасыннан алу, бусагага балта чабу, мәетне күтәреп алгач та, аның тирәли балта белән сызык сызган кебек йөртеп чыгу һ.б. - болар барысы да үлгән кешене исәннәрдән аеру, өйгә юлны "оныттыру" өчен эшләнгән. Кайбер җирләрдә, явыз холыклы кешеләрне булса кирәк, өйгә юлны таба алмасын өчен, ишектән түгел, ә тәрәзәдән яки түшәмне сүтеп чыгару очраклары да булган.

Борынгы чорда халыклар әлеге йолаларга бик җитди караганнар. Йола таләп иткән нәрсәләрне бик төгәл башкарырга тырышканнар. Соңрак, төрки халыклар - ислам динен, ә башка халыклар - христиан һ.б. динен кабул иткәннән соң да, әлеге йолалар яшәүдән туктамаган. Әлбәттә, бу йолалар әлеге диннәр йогынтысында азмы-күпме үзгәрешләр кичергән, акрынлап аларның асыл максаты онытылган. Үткәрү көннәренең саны төгәл сакланып калса да, элеккесеннән шактый аерылып торган яңа йола барлыкка килгән. Мөселманнарда искә алу мәҗлесләре мулла катнашында Корән укып үткәрелә башлаган. Үлгәннәр ризалыгын алыр өчен корбан чалулар тукталган. Кеше үлгәч тә, аны кабер газабыннан коткару өчен муллага "гүр садакасы" бирү гадәткә кергән. "Гүр садакасы" итеп, гадәттә, тавык-каз яки сарык кебек тере мал бирелгән.

Исламның нигезе булган Коръән һәм Сөннәттә мәетләрне "озату", аларны искә алып үткәрелә торган "аш уздырулар" турында, әлбәттә, турыдан-туры әйтелмәгән. Аллаһы Тәгаләнең кешеләрне туры юлга күндерү өчен җибәргән илчеләренең иң соңгысы - Ахырзаман пәйгамбәре гарәп халкыннан чыкты. Табигый, Коръән дә гарәп телендә иңде, Коръән белән гамәл кылучы иң беренче кешеләр дә гарәпләр булдылар. Коръәндә бик күп аятьләр әнә шул гарәпләрдә булган хата-кимчелекләр турында иңде. Гарәпләр, кайбер халыклардан аермалы буларак, үлгәннән соң яшәүгә бөтенләй ышанмаганнар. Кеше үлә дә бетә, дип уйлаганнар. Әнә шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә үлемнең бер халәттән икенче халәткә күчү икәнен, аннан соң "бәрзах" хәяте һәм Кыямәт көнендә каберләрдән кубарылу булачагы турында бик күп аятьләр иңдерә. Гарәпләр уйлаганча, үлеп юкка чыгу да, башка халыклар уйлаганча үлгәннәрнең исәннәргә зарар яки файда китерүе дә хакыйкатькә туры килми. Бу турыда Аллаһы Тәгалә хак мәгълүматны Үзенең илчесе аша кешеләргә ирештерә. Исәннәрнең кылган гамәлләренең әҗере, догалары үлгәннәргә барып ирешсен өчен тиеш булган шартларны Кыямәт көненә кадәр гамәлдә булачак Шәригатендә ачык аңлата. Гамәлләребезнең һәм кылган догаларыбызның кабуллыгы да, аларга тиешле әҗер дә бары тик Аның кулында гына булды. Гамәлләребез Аллаһы Раббыбыз Үзе кушканча үтәлгәндә генә кабул ителүенә һәм әҗерле булуга өметләнә алабыз.

Бервакыт Пәйгамбәребез: "Кем, Раббы буларак - Аллаһыдан, дин буларак - Исламнан, пәйгамбәр буларак Мөхәммәдтән риза булса, ул кеше иманның тәмен татыды", дигән. Барчаларыбызга да иманның тәмен, ләззәтен татучылар булырга һәм дөньядан аерылып Ахирәт хәятенә күчкәндә дә Аллаһыга буйсынган хак мөселманнар булып, Аңа әйләнеп кайтырга насыйп булсын.

Халкыбызның үткәненә, гореф-гадәт, йолаларына ихтирам белән,

Илфат НӘҖМЕТДИНОВ,

Шәңгәлче авылы имам-хатыйбы.

Картлар никахы

Өйлә намазына хәтле вакыт иркен булгач, чәй эчеп, җылынып чыгарга дип, "Сөләйман" кафесына кердем.

Андагы бүлеп алынган урыннарның берсендә 8-9 кеше утыра иде, өстәлләрендә - бәйрәмчә мул ризык. Чәй алып, янәшәдәге өстәлгә узышлый, болар да мәчеткә иртәрәк килгәннәрдер, дип уйлап куйдым. Кеше аз булганлыктан, сөйләшкәннәре яңгырап ишетелеп тора. "Мәһәргә күпме языйм", дигән сүзләрне ишеткәч, никах йоласы үтәүләрен аңлап алдым. Һәм гөнаһка кереп (Аллаһы Тәгалә үзе кичерсен), үзем дә никахлар укыганлыктан, бәлкем бераз тәҗрибә дә алырмын, дигән уйлар белән, боларның сүзләренә колак салдым. Миннән дә олырак яшьтәге (миңа 67 яшь) бабайның, калтыраган тавыш белән: "Күпме язсаң да ярый, хәзрәт. Безгә хәзер аның кирәге калмаган инде", дигән җавабын ишеткәч, табындагылар ягына күз салдым. Өч пар утырганнар, уртада - мулла вазыйфасын үтәргә алынган олырак яшьтәге ир. Никах мәҗлесен дә шул алып бара.

Никах мәҗлесе икәнен белгәч, араларыннан урта яшьтәге парларның берәрсе өйләнәдер, дип уйлаган идем, карт бабайның сүзләреннән соң, кияү белән кәләшне тиз чамаладым. Алай гына да түгел, кияү-бабай минем таныш кеше булып чыкты. Чәемне эчтем дә, мәчеткә юл алдым. Акрын гына барам, үзем уйлыйм. Бөтен дин китапларында да, ата-анасының ризалыгыннан башка укылса, никах дөрес түгел дип язылган. Ә бу мәҗестә уллары һәм кызлары үзләренең олы карт әти-әниләренә өйләнешергә ризалык биреп утыралар. Әгәр бүгенге көндә дин әһелләре ихлас күңел белән йөрсәләр, бу никах булырга тиеш түгел иде бит.

Никах ул - гаилә кору. 75 яшьлек бабай хәзер нинди гаилә корсын инде?! Ике-өч көн үткәннән соң, белешмәләр китабындагы телефон номеры белән Рифгать абыйның хәлләрен белер өчен шалтыратып, үзен "яшь кәләш" белән тәбрик иттем.

Икенче җомгада Рифгать абый мине мәчеткә җитәрәк каршы алды да, үзенең нидән йөрәге әрнүен сөйләде. Күрәсең, эчендәгеләрне бушатасы килде, ахрысы. Кул биреп күрешкәннән соң, тиз-тиз генә сөйли башлады. Менә нәрсәләр сөйләде миңа Рифгать абый.

Балаларының үз гаиләләре бар, яхшы тормыш белән торалар икән. Бүгенге чама белән, урта хәлленекеннән артыграк керемгә яшиләр. ди. Улы "химия"дә начальник, килене, шулай ук, әйбәт урында эшли. Кызлары да урынлы эштә, яхшы тормыш белән торалар. Ләкин менә берсенә дә сыя алмый икән бабай. Улы картлар йортыннан урын ясарга теләвен әйткән булган. "Менә шулай инде, картайгач беркемгә дә кирәкмисең шул. Үлгәндә янымда авызыма су каптырыр кешем булыр дип өйләндем", диде ул.

Менә бит кая барып терәлдек. Яшь һәм бай татарларыбыз күп хатыннар алырга хыялланалар, ә үзләрен үстергән, укытып кеше иткән әти-әниләрен өйләренә сыйдырмыйлар.

Рифгать абыйга нәрсә әйтәсең инде?! Аллаһы Үзе ярдәменнән ташламасын.

Имаметдин хәзрәт Вафин,

Борок авылы мулласы.

Исерек ирне нишләтергә?

Бик күп мөселман хатын-кызлары исеменнән, үзебез бик яратып укый торган "Туган як"ка сорау юлларга булдым. Дөресрәге, соравым Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшинга. Янына барып соару бирергә җөрьәт итмим, йөрәгем дә җитми. Заманында үзем дә дини сабаклар биреп йөргән, хәзерге вакытта бик олы яшьтәге кешемен.

Ә соравым бик тә четерекле: ислам шәригате, Коръән хөкеме буенча, 5 вакыт намаз укып, Аллаһының әмерләрен үтәүче хатын-кызга, аракы эчә торган ир (кылган гамәлләре гаиләгә зыян китермәсен өчен) белән нинди мөгамәләдә яшәргә тиеш?

Аллаһы Тәгалә кичерсен, редакциядә эшләүчеләрдән газетада чын исемемне күрсәтмәүләрен үтендем.

Ә. Т.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: