Туган як

Гариплек – сорап алган чир түгел

Татарда гарип-гораба дип, гадәттә, саулыгын югалткан, үз аягы белән йөри, үз кулы белән эшли алмаучы кешеләргә әйтәләр. «Гарип» сүзенең яңгырашы күңелгә ятмаса да, асыл чыгышына игътибар итсәк, аның фәлсәфи яктан бик тә тирән һәм мәгьнәле булуын күрербез. Элгәредән, гарәпләрдә бу кәлимәне авыруларга түгел, бәлки чит җиргә, чит халык арасына килгән...

Татарда гарип-гораба дип, гадәттә, саулыгын югалткан, үз аягы белән йөри, үз кулы белән эшли алмаучы кешеләргә әйтәләр. «Гарип» сүзенең яңгырашы күңелгә ятмаса да, асыл чыгышына игътибар итсәк, аның фәлсәфи яктан бик тә тирән һәм мәгьнәле булуын күрербез. Элгәредән, гарәпләрдә бу кәлимәне авыруларга түгел, бәлки чит җиргә, чит халык арасына килгән кешеләргә карата кулланалар. Шунысы гыйбрәтле, элекке китапларда чит җир «горбәт» дип атала. Халыкның «Горбәттә солтан булганчы, туган якта олтан бул», дигән мәкале дә бар. Читтән килгән кеше үзенә таныш булмаган җирдә уңайсыз хәлдә кала: аны белмиләр, танымыйлар, аңламыйлар... Җанына туган җир җылысы, ватандашлары җитми. Ирексездән, күңеле төшә. Авыру кеше дә, саулыгы җуелуга бәйле рәвештә җәмгыятьтәге тоткан урынын югалтуга ук, башкалардан читләштерелә башлый һәм «чит» кешегә, ягъни гарип-горабага әйләнә. Җир җимертеп эшләп йөргәндә, дәрәҗәң булып, башкаларга сүзең үткәндә, дусларың күп була. Әмма авыруга дучар булып, кулыңнан көч китсә, дус-ишләр берәм-берәм сирәгәя икән.
Инвалидлар бездә дә күп, әмма...
Бездән Америкага барган берәү анда инвалид коляскасында йөрүчеләр күплеген күреп шаккаткан. Баксаң, алар өйләрендә бикләнеп ятмыйлар, ә урамнарда йөриләр, спорт белән шөгыльләнәләр, башкалар белән бергә ял итәләр икән. Ә безнең илдә 12 миллион инвалидның күпмесе еллар буе өеннән чыга алмыйча иза чигә?! Араларында үз-үзләренә кул салучылары, яки эчүгә сабышучылары да аз түгел. Әле аяк-кулың сәламәт була торып та, тормыш итүләре авыр. Ә инвалидларга тормыш сынауларын үтүе ничегрәк икән? Утырып йөрергә махсус арбасын гына алыйм дисәң дә, аның да уңайлысы - «иномарка» булып, ул бик кыйммәт. Эзли башласаң, әле ансат кына табармын димә. Бер дустым: «Колясканы машинага салулары авыр, титаннан ясалганы җиңел, диләр, арзанракка табып булмасмы икән», - дигәч, кая гына чыкмадык. Интернет пәрәвезе буйлап үрмәли торгач, Украинага барып җиттек, ә үзебезнең иксез-чиксез киң илебездә юк, яки шәхси заказ белән генә ясыйлар, җитмәсә, «кызыл дөя» бәясенә.
Күмәк көч белән егетебезгә машина алгач, газ-тормоз җайланмаларын кул белән хәрәкәткә китерүгә көйләү өчен, кайларга гына шалтыратмадык. Ахыр-чиктә, Чаллының бер гаражында 15 меңгә торбаларны бөккәләп, ябыштыргалап, «ясап» җибәрделәр. Әмма андый кустар ысул белән көйләгәнгә күрә, тех-осмотр үтүе катлауланды. Ярый ул егетебезнең шалтыратыр кардәшләре табылды. Ә бит аның хәленә төшкәннәрдән күбесенең күңел ныклыгы биреп, җылы сүз әйтер кешесе юк. Андыйларга нишләргә? Сау-сәламәт егетләр дә көч-хәл белән таба торган гаражларны кайлардан эзләргә, ничек техосмотр-лар үтәргә?
Бүген, зур шәһәрләрдә түгел, авылларда да икешәр-өчәр автосервис эшләп ята. Аягы-кулы йөрми торган гарип ватандашларыбызга хезмәт күрсәтә торган махсус бер сервис оештырып булмыймы икән бөтен Татарстанына берне булса да? Болай да хәсрәт эчендә янып яшәүче шундый бер кешенең бераз гына тормышын җиңеләйтсә дә, аның күпме изге догасын алыр иде андый сервисны оештыручы эшмәкәр. Бәлки, шул догалар аша сәүдәсенең куаныч-бәрәкәте артыр иде. Пәйгамбәребез берәр шәһәр яки авылга юл тотса, гадәттә, аны шәһәрнең иң хөрмәтле, иң хәлле кешеләре каршы ала торган булган. Әмма Аллаһының илчесе алар арасында зәгыйфь кешеләрне күрмәгәч: «Минем яныма зәгыйфьләрегезне китерегез, сез шулар сәбәпле ризыкланасыз һәм ярдәмгә ирешәсез», - дип әйтә торган булган.
Мескеннәрне үзеңнән ерагайтсаң...
Чыннан да, авырлык килгәч, кешенең күңеле сына, ә сынган күңел белән ялварган доганы Аллаһы кабул итүчән. Шуңа күрә, мескенлеккә төшеп, канатлары каерылган кешене аз гына булса да сөендерү, күз яшьләре аша кылган догасын алу кебек изге гамәлләр артында күпме нигъмәт, күпме бәрәкәт ятканын Аллаһы Үзе генә белә. Кайвакыт урын өстендә ятып, көннәрен түгел, мизгелләрен дә үткәрә алмыйча тилмерүче авыруның янына биш-ун минутка кереп, хәл-әхвәлен сорашып, күңелен күтәреп чыксаң да, ул шуңа атна-ун көн куаначак. Һәр намазы саен үзең һәм гаиләң өчен исәнлек-саулык, бәхет-сәгадәт теләп ихлас догалар кылачак.
Мәчетебезгә йөргән бер авыру кардәшебез (хәзер инде ул мәрхүм): «Миңа бер изгелек кылсалар, мин аны мең дога белән кайтарам», дия иде. Көч-куәт ияләре үз «бизнес-планнарының», Наполеон ниятләрен дә уздырып, уңышлы гамәлгә ашуы нигезендә, фәкыйрь-мескеннәрнең догалары торганны белсәләр иде...
Кызганыч, һәркем үз мәшәкате, үз кайгысы белән генә яшәргә өйрәнде шул. Пәйгамбәребез: «Күршесе ач булганда, корсагын тутырып йокларга ятучының иманы юк», дигән. Әйе, үзен генә уйлап, үз кайгысын гына кайгыга санап яшәүчеләр иманлы була алмыйлар. Пәйгамбәребезнең зәгыйфь кешеләргә игътибары зур була, алар мәчетнең бер почмагында җыелышып аны сагынып көтәләр. Ул алар белән сәгатьләр буе утырып, берсен юата, икенчесен көлдерә, моң-зарларын тыңлый. Читтән моны күзәтеп торучы Мәккә хуҗаларына бу ошамый. Алар пәйгамбәргә: «Яки син безнең белән бул, яки алар белән кал. Әмма ул мескеннәрең белән булганда, безгә якын да килмә», диләр. Исламның башлангыч чорында да түрәләр белән килешү пәйгамбәр һәм мөселманнар өчен аеруча мөһим була. Ул ике ут арасында янып, күңеленә шикләр дә килә башлагач, илчесенең күңелен ныгытып, Аллаһы «Терлек» сүрәсенең 52нче аятен иңдерә һәм: «Әгәр ул мескеннәрне үзеңнән ерагайтсаң, залим бәндәләрдән булырсың», ди. Ислам дине куәтләнеп, пәйгамбәребез дәүләт башлыгы булгач та, ул Мәдинә шәһәренең читендә яшәүче мескен әбиләрнең хәл-әхвәлен белеп йөри. Мәдинә шәһәрендә, аксак һәм сукыр кешеләр сау-сәламәт булганнар белән бер табын артына утырып ашый алмыйлар - чөнки соңгылары алардан чиркана. Пәйгамбәребез сәламәт кешеләрнең күңелләрен савыктырып, авырулар белән алар арасындагы киртәне юкка чыгара.
Җан саулыгы кыйммәтрәк
Электән пәйгамбәрләргә җкәмгыятьтәге зәгыйфь, гарип кешеләр ияргән. Дин аларның кимсетелгән күңелләрен үз иткән, җәмгыять тормышына керткән. Бүген дә нәкъ мәчет һәм чиркәүләр шушы эшләрнең башында торырга тиешләр. Бөтен нәрсәне хөкүмәттән өмет итеп, һавадан нигъмәт төшкәнне көтеп ятарга ярамый. Көченнән килгән һәркем бу эшне үз бурычы итеп алса иде.
Соңгы берничә елда, мәчетебездә Ураза һәм Корбан гаетләрендә гарип дусларыбызга аерым бәйрәм программасы оештырып, аз булса да аларны үз итәргә тырышабыз. Иртә белән җитмешләп кеше автобуска төялеп мәчеткә килә, аларны мәчеткә йөрүче яшьләребез каршы алып, кулларына күтәреп мәчетнең намаз бүлмәсенә алып менәләр. Иң элек бәйрәм вәгазе сөйләнелә, аннан соң аларның һәм әниләренең исәнлекләре өчен Коръән укып дога кылына.
Әниләре дигәннән, үзем өчен шунысы зур ачыш булды: мондый бәйрәмнәр, гарипләрнең үзләреннән дә ныграк Аналарына кирәк икән. Беренчедән, газиз әнкәйләр бала-ларының йөзләрендә булган шатлыкны күреп куаналар. Икенчедән, авыру бала үстерүче ананың еллар буе өеннән чыкканы, ял күргәне юк. Шундый бер бәйрәм соңында безнең уңайсызланып кына биргән сорауга бер ана: «Малайлар булгач, кыз көткән идек, нишлисең, менә шундый сынау килде. Кызымны инде 22 ел карыйм», дип, гадәти бер нәрсәдәй җавап бирде. Белсә иде бу ана үзенә Аллаһының нинди олы һәм мәрхәмәтле йөрәк биргәнен! Әле бит кайбер гаиләләрдә, гарип бала тәрбияләүдән куркып, әти кеше ташлап китә.
Бөтен илгә шаулатып, газета-журналларның беренче битләрен тутырып «Мисс Татарстан», «Мисс Россия» исемен алучы сылукайларны күрсәтәләр. Ватан өчен дә, милләт өчен дә әле өч тиенлек хезмәт куярга өлгермәгән кызларыбызны болытларга күтәрәбез, аларга мәдхияләр җырлыйбыз. Тәкъдир давыллары астында да сынмаган әнә шундый батыр аналарыбызның җан матурлыгын кайчан күрә, алар белән кайчан горурлана башларбыз икән?! Бүгенге җәмгыять кешенең тышкы кыяфәтенә, зифа сынына карап бәя бирә, иге-чиге булмаган эчке дөньясы, рухи кичерешләре бөтенләй артта кала.
Мәчеткә килгән бу кунакларыбызның бер-берсенә булган игътибарларын, кадер-хөрмәт күрсәтүләрен күреп таң каласың. Карап торырга сәламәт, әмма эпилепсия белән җәфаланучы бер егет берсен күтәрә, икенчесен күчерә, өченчесенә чаба... «Авыргач, шәһәрнең бер спорт сараена да кертмиләр, коляска күтәрешәсе булганга гына ярыйм инде», дип зарланып та алырга өлгерде.
Боларга карап торасың да, үзе бер дөнья икән, дип куясың. Без шулар дөньясыннан никадәр ерак торабыз һәм аларны да үзебезнең арадан бик ерак җибәргәнбез...
Рухи яктан зәгыйфь булмыйк
Шөкер, соңгы елларда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата игътибар арта кебек: йортларда һәм биналарда махсус керү җайланмалары, тротуарларда уңайлы төшү һәм менү урыннары һ.б. эшләнә. Шулай да, ачның хәлен тук белмәс дигәндәй, аягын-кулын югалткан кешенең хәлен сау-сәламәтләр аңлап бетерә алмый. Бәлки, безгә шәһәрдәге җаваплы җитәкчеләрдән унысына гына булса да, коляскалар биреп, шул гарип арбасында утырган килеш, шәһәр буйлап йөртеп кайтарыргадыр?! Юл аша чыгып, трамвайга утырып карасын, кибеткә кереп чыксын, парк буйлап йөреп кайтсын... Минемчә, бу эштән соң күпләрнең күтәрелгән мәсьәләгә карата фикер һәм карашлары бөтенләй үзгәчә булыр иде.
Кызганыч, күпләр матди якны кайгыртып, хакыйкый кыйммәтләрдән читләштеләр. Сәламәт булганнарыбыз «рухи гариплек»тән арынмыйча, саулыгын югалтканнар җәмгыять өчен чит-ят, ягъни гарип булудан туктамаслар. Раббым, тормышларында авыр сынауларны күтәрүче бәндәләреңә сабырлык, ныклык бир. Сәламәт кешеләргә физик мөмкинлекләре чикле булганнар дөньясын күрә-аңлый белергә, ярдәмгә килергә, аларны «гариб-гораба»ларга әйләндермичә, бергәләшеп яшәргә насыйп итсәң иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: