Туган як

Галимнәрнең галиме турында

Декабрь аенда чыккан «Өмет» сәхифәсендә без шәһәребездә дин буенча беренчеләрдән гыйлем бирә башлаган, сигез тапкыр хаҗда булган Миңниса апа Мөхсинова турында язган идек. Миңниса апада әтисе гарәп язуы белән теркәп калдырган Коръән сурәләре, тәфсире, хөтбәләр саклана. Берничә ай узгач, язмыш безне кабат очраштырды.

Беркөн, Миңниса апа, миңа шалтыратып:
– Миндә бит Ризаэтдин Фәхретдин кулы белән язылган хөтбә ята. Күрәсең киләме? – дип сорады. Килмәгән кая, килә, әлбәттә!
Мөмкинлек чыгу белән, Миңниса апа янына бардым. Хәл-әхвәл сорашкач, китаплар, язмалар яткан өстәл янына зур дулкынлану белән килдем. Ризаэтдин Фәхретдин турында да, китапларын да укыганым бар. Үзәк мәчеттә белем алганда, әдәп һәм иман фәннәре дәреслекләрендә сүзләрен кат-кат укый идек. Гомере Совет заманына да туры килеп, Ислам дине буенча фәнни хезмәтләр язган шәхес бит ул!
Өстәлдәге саргайган бер кәгазь битенә гарәп хәрефләре белән текст язылган. Баксаң, бу 1935 елның 24 декабрендә Ураза бәйрәме белән котлау икән. Кәгазь «файл» эчендә булса да, шактый таушалган. Ә мондый ядкәрне ничек тә булса саклап каласы иде...


Миңниса апа хөтбәне кулына алып, укый башлады:
– Мөселманнарның Диния нәзарәтенә караган барча мөселманнарга дини вәгазь. Хөрмәтле дин кардәшләребез! Бү-ген мөбарәк Гает көне! Бу көндә бөтен җир йөзендә булган мөселманнар мәчетләр гыйбадәт кылалар...
Бәйрәм хөтбәсендә балаларга да, олыларга да нәсихәт бар: яхшы булырга, олыларны тыңларга, тәртипле булырга, бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә, мөселман кардәшләр өчен бер-берсе өчен берегеп яшәргә, яхшылык кылырга, зарар итүдән, хыянәт итүдән сакланырга...
Никадәр мәгънәле һәм бүген дә әһәмиятен югалтмаган сүзләр. Матур татар телендә гади итеп барысы да аңлатылган.
Узган юлы очрашкач, Миңниса апа үз бабасы Фәрхетдиннең Ризаэтдин Фәхретдин белән таныш булуын дә әйтеп узган иде. Тик бабасы алты яшькә кечерәк булган. Әлмәт районында дөньяга килгән Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елда
77 яшендә Уфада вафат булган.
– Бу хөтбәне кайчандыр Рамил хәзрәт Юныс та күреп, сорады. Бирмәдем, бик кадерле үземә дә. Ныгытып аңлап укый башлагач, бу сүзләр йөрәгемә май булып ята, – ди Миңниса апа.


Аңарда Ризаэтдин Фәхретдиннең берничә китабы да саклана. Аларда татарлар тарихы турында да мәгълүмат бар. Язучы, галим, журналист, мәгърифәтче булган бу олуг шәхес 13 буынын ачыклаган. Үзе ислам дине, мөселманнар өчен борчылган. Хөтбәсендә дә моңа дәлил булып «Аллаһы хәерле гомерләр, киң ризыклар бирсен, күңелләребез пакь, сәламәт булсын, мөселманнарыбыз күп булсын. Соңгы сулышларыбызны алганда Аллаһы Тәгалә каршына барганда «Ләә иләһә илләллаһ» дип әйтеп җан бирүләребезне насыйп кылсын» дигән сүзләр бар.
Ризаэтдин Фәхретдин турында публицист Равил Әмирхан «галимнәрнең галиме», ди. Ул укылып бетмәгән китап кебек бит, ди аның турында бүгенге галимнәр. Кайсы гына фәнне алма, анда Фәхретдинов эзләре килеп чыга. Ул бөтен гомере буе туган халкының бәхете өчен, татар телен, мәдәниятен үстерү өчен көрәшкән. Шуңа күрә Риза Фәхретдинов татарларның иң бөек шәхесләренең берсе булып кала да.

Фото: Л.Заһретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: