Туган як

Гаеттән соң уйланулар

Быел Корбан гаетендә мин шәһәр үзәк мәчете ишегалдындагы махсус тартмаларга садака салучыларга дога кылып тору өчен билгеләнгән идем. Шул саваплы эшне башкарган вакытта төрле хәлләр белән очрашырга туры килде. Шуңа бәйле фикерләремне «Туган як» газетасын укып баручылар белән уртаклашырга булдым. Аллаһы Тәгалә кодрәте белән, гаеттә көн бик аяз, җылы иде....

Быел Корбан гаетендә мин шәһәр үзәк мәчете ишегалдындагы махсус тартмаларга садака салучыларга дога кылып тору өчен билгеләнгән идем. Шул саваплы эшне башкарган вакытта төрле хәлләр белән очрашырга туры килде. Шуңа бәйле фикерләремне «Туган як» газетасын укып баручылар белән уртаклашырга булдым.
Аллаһы Тәгалә кодрәте белән, гаеттә көн бик аяз, җылы иде. Иртәнге алты тулганда мәчетебезгә инде төркем-төркем халык җыела башлады. Әлбәттә, һәрберсе үзенең хәләл малыннан өлеш чыгару өчен, садака тартмалары янына ашыкты.
Аллаһы Тәгалә йорты булган мәчетләргә барыбыз да Аллаһының рәхмәтенә ирешү, әрвахларыбыз рухларына хәер-садака-ларыбызны ирештерү, иманнарыбызны ныгыту өчен киләбез. Ләкин күңелне борчырдай хәлләр белән дә очрашырга туры килде.
Мәчет ишегалдына кергәндә үк, тәненең гаурәт өлеше ябык булырга тиешлеген бар да беләдер. Әмма урта яшьтәге күп кенә хатын-кызларның яланбаш, изүләре ачык хәлдә килеп, тугызар-унышар фамилияле исемлек сузып, әрвахларына дога кылуны сораулары мине гаҗәпкә калдырды.
Мөхтәрәм җәмәгать, мәчетнең ишегалды да, бүлмәләре дә - Аллаһы Тәгаләнеке! Анда хатын-кызның яланбаш, кыска җиңле күлмәктән йөрүе - бер дә мактауга лаек түгел. Мәчеткә садака салу һәм дога кылу өчен килгәнбез икән, гаурәтләребез ачык килеш кул күтәреп дога кылуларыбыз әрвахларга барып ирешерме?! Шул турыда аз гына булса да уйлап карагыз.
Менә тагын бер мисал. 50-60 яшьләрдәге бер мөселман кардәшебез килеп, «үлгән кешеләр өчен садаканы шушында салалармы», дип сорагач, тәннәр чымырдап куйды. Инде үзенең дә ахирәт тормышына күчәр вакыты якынлашып килүче бу татарыбызның үз гомерендә мәчеткә әллә беренче мәртәбә генә килеп, газиз ата-анасы рухына садака тапшыруымы, дигән күңелсез уй телеп үтте миемне.
Хөрмәтле ватандашлар, милләттәшләр, уйлап карыйк әле, 450 ел буе патша хөкүмәтеннән дин буенча нинди генә рәнҗетү-михнәтләр күрмәгән әби-бабайларыбыз безнең хәлгә калмадылар бит. Биш вакыт намазларын да укыдылар, уразаларын да калдырмадылар.
Без нишләп бу хәлгә төштек? Әллә тамакларыбыз артык тук булгангамы, яисә харам ашап калебләребезне пычраттыкмы? Ярар, мәчет - Аллаһы йорты, дидек, ә бит барчабызның да Аллаһы Тәгалә каршына барасы вакытыбыз көннән-көн якыная. Бу турыда да уйласак иде.
Җитешсез якларыбызны төзәтеп, Коръән кушканча яшәсәк, гаиләребез дә азрак таркалыр, яшьләрнең чирле балалар алып кайтуы да кимер, карт ата-анасын, оялмыйча, картлар йортына илтеп ташлаучылар да булмас иде. Мисалга, халкы совет чорында да ата-бабайлар гадәтенчә яшәгән Чечняны китерәм. Анда ятим балаларны туган-тумачасы үз тәрбиясенә ала, бер дә ташландык балалар йортына җибәрми, карт ата-аналары да - гаиләдә иң кадерле кешеләр...
Карыннарыбызга мөселманга харам булган ризык һәм исерткеч кермәсә, ир-атларыбыз да бу кадәрле кырылмаслар иде. Шәһәр зиратына барсаң да, авылныкына керсәң дә, шул бер үк хәл - кайсы гына тарафка карасаң да, 25-30 яшьлек татар егетләренең каберләре. Моны күреп, җаннар өзгәләнә. Боларның барысы да диннән еракта адашып, саташып йөрүебез аркасындадыр кебек тоела миңа.
Әлбәттә, динебезгә беркемне дә ирексезләп тә, көчләп тә кертү юк. Ислам диненә үгет-нәсихәт һәм өндәү-чакыру аша килергә тиешбез. Начар, гөнаһлы эшләрдән тыелып, Коръән кушканча яшәп, әманәт җаннарыбызны пакь, саф хәлдә Үзенең фәрештәләренә тапшырырга насыйп итсен иде.
Габдулла ХӘЙБУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: