Туган як

"Эшләр нияткә карап бәяләнә"

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саләллаһу гәләйһи вәссәлләм) әйткән бу сүзләрнең мәгънәсе бик тирән. Әбу Давыт исә бу хәдисне: «Чынлыкта, эшләрнең нияткә карап бәяләнүе турындагы хәдис Исламның яртысын тәшкил итә. Чөнки дин яки ачык, яки яшерен була ала. Ачыгы – гамәл, яшерене – ният» , – дип аңлаткан. Ә нәрсә соң ул – ният? Гомумән, бәрәр нәрсә эшләр алдыннан һәрвакыт ният кирәкме? Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт ИБРАҺИМОВка шул сорауларны бирдек.

Ният – ул кешенең күңелендә саклана торган хыял, теләк, максат. Кеше кайчан ният итә, ниятли, ният әйтә? Намазга басканда, уразага кергәндә, сәдака биргәндә... Ул – кешенең эчендә, калебебездә урнашкан Аллаһының рәхмәте. Нияткә карап, Раббыбыз кылган гамәлләрне кабул итә.

Әйтик, кешенең мөмкинлеге зур булмаса да, ул сәдака бирә һәм моны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, яшертен эшли. Бу изге ният, гамәле дә кабул булачак. Ә кемдер сәдака бирүе турында үзен мактату максаты белән башкаларга сөйли. Димәк, нияте – бөтенләй башкада, гамәле өчен әҗере дә юк. Гомумән, сәдакадан да китми.

Тагын бер мисал китерәм. Мәсәлән, бер ханымның башына яулык бәйлисе, намазга басасы килә, нияте бар. Калебендә Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәргә теләге бар, ә менә ире рөхсәт бирми яки эшендә тыялар, фетнә чыгарга мөмкин. Ләкин Раббыбыз аның ниятен белә, күрә һәм ул аннан кире кайтмаса, әлбәттә, юллары да ачылыр. Башкалар күрсен өчен эшләү рия дип атала. Кайбер кешеләр хаҗга барып кайталар, мәчеткә йөри башлыйлар һәм моны барысына да җиткерергә телиләр. Мондый ният ничек кабул булсын ди инде? Сәдаканы тапшыру турында башкаларны өндәү максатында сөйләсәң, бу инде рия түгел, билгеле.

Яки бер кешенең матди ягы начар, ә хаҗга барырга тели. Аның нияте шулкадәр нык, тик мөмкинлеге юк. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә аның хыялын да күрә һәм тормышка ашыру җае булачак. Бөтен гамәлләр нияткә карап кабул ителә. Аллаһы Тәгалә разый булсын өчен эшлик.

Шунысы да әйтергә кирәк, татарларда гына намазга баскач, ниятне кычкырып әйтү гадәте бар. Башка бер халык та алай эшләми, ниятне эчтән әйтә. Бу инде кеше борчылганын да күрсәтә: ният дөрес булсын. “Уң кулың биргәнне сул кул күрмәсен”, – ди безнең халык. Башкача әйткәндә, барлык изге гамәлләр яшерен һәм бары тик Аллаһы ризалыгы өчен эшләнергә тиеш.

Галимнәр шулай ук ниятне яңартып тору мөһимлеген дә искәртә. Иң беренче ниятне гамәл алдыннан әйтәбез. Гамәл уртасында аны яңартырга да мөмкин. Мәсәлән, юлга кузгалыр алдыннан, машинага утырганда ният исән-сау гына юлны үтеп, барасы урынга сау-сәламәт җитәргә. Күпмедер узгач, юлда таш яки зур ботак ятканын күрәсең ди. Башкаларга комачау итмәсен өчен, аны алып кую – зур әҗер. Тик бу вакытта эчкә рия кермәсен өчен: “Моны Аллаһы ризалыгы өчен эшлим”, – дип әйтеп кую мәслихәт. Башкалар сезне күзәтеп торганны күреп, моңа шатланасыз икән, яки башкаларга мактанасыз икән, ният тә, гамәлнең әҗере дә юкка чыга. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: