Туган як

Дөнья яктысын күрә алырмы?

Рөстәм бөккән, пицца, өчпочмак кебек төрле камыр ризыклары пешереп, үз йортлары тирәсендә урнашкан «Кедр» кибете янына чыгып сата. Заманында җир җимертеп эшләгән кешене бүген эшкә алырга теләүче юк, чөнки ул - сукыр. Ә тормыш арбасын тартырга, гаилә башлыгы вазыйфасын үтәргә кирәк... Рөстәм сукырайганга инде 11 ел вакыт узды. Кемгәдер ул...

Рөстәм бөккән, пицца, өчпочмак кебек төрле камыр ризыклары пешереп, үз йортлары тирәсендә урнашкан «Кедр» кибете янына чыгып сата. Заманында җир җимертеп эшләгән кешене бүген эшкә алырга теләүче юк, чөнки ул - сукыр. Ә тормыш арбасын тартырга, гаилә башлыгы вазыйфасын үтәргә кирәк...
Рөстәм сукырайганга инде 11 ел вакыт узды. Кемгәдер ул бик күп, ә башкасына, кеше гомере белән чагыштырганда, аз булып тоелырга мөмкин. Әмма, иманым камил, берәү дә бер көнгә генә дә күрү бәхетеннән мәхрүм булып торырга ризалашмас иде. Күзегезгә бәйләвеч тагып, дөм караңгылык эчендә ничә сәгать йөри алырсыз икән?.. Күз алдына китерүе дә авыр. Тирә-юньдәге мәгълүматның да 80 проценттан артыгын күз аша кабул итәбез, ләбаса. Ә Рөстәм Аллаһының шушы зур нигъмәтеннән мәхрүм. Тик еллар узган саен, йөрәк ярасы да төзәлми, теге бәхетсезлек алып килгән көн хатирәләре дә сүрелми. Әйе, яшь ир 2001 елның 15 июль көнен бүгенгедәй хәтерли...
Ул көнне Рөстәм хатыны Гөлнара белән бакчага төшә. Яшьләр очынып кына йөри - бергә булганда, эшләве рәхәт, күңелле. Мәхәббәттән тәэсирләнгән ир белән хатынның сөю һәм наз тулы йөзләреннән һич елмаю китми - күптән түгел генә кавышкан яшь парның бергә булудан ләззәт табып йөргән чаклары. Өстәвенә, Гөлнара йөкле, бер айдан әти-әнисен шатландырып, мәхәббәт җимешләре - кызлары туарга тиеш. Әмма бер мизгелдә кителә дә куя бәхет дигәннәре... Колорадо кортларын агуларга җыенган Рөстәмнең кулында зур басым астындагы баллон шартлый. Шуның кадәр нык шартлау була ки, ирнең теш казналыгын бәреп чыгара, борыны сына, күзләре агып чыга - бөтен бите «ватыла»...
Дәваханәдә дезинфекция ясап, битен тегеп ямыйлар һәм тикшеренергә Казанга җибәрәләр. Алга таба нишләргә, дигән сорауга андагы табиблар: «Бер нәрсә эшләп булмый», - дип кырт кисә. Мәскәүдәге Филатов дәваханәсеннән кайтышлый, бер ханым Рөстәмне Уфадагы Э.Мулдашев клиникасына (Бөтенроссия күз микрохирургиясе үзәге) мөрәҗәгать итеп карарга күндерә. Ник дигәндә, бу табиб башкалар дәвалаудан баш тарткан, өметсез авырулар белән дә эшли. Тәҗрибә рәвешендә булса да, Э.Мулдашев сукыр иргә ярдәм кулы сузарга карар кыла. Шулай итеп, Рөстәм һәр елны Уфага операция ясатырга барып йөри башлый.
Әүвәл күз нервысын торгызалар, аннары - челтәр катлавын, күз алмаларын... Былтыр Рөстәм пыяласыман җисемне терелтүгә юнәлтелгән операция кичерә. Әмма әлегә аның нәтиҗәле булу-булмавы билгесез. Күздәге пыяласыман җисем төзәлгән булса, аңа әле тагын бер операция ясарга тиешләр. Юк икән, Мулдашев клиникасына яңадан барып йөрүнең кирәге калмаска да мөмкин... Тик шулай да, Рөстәм бирешергә җыенмый. «Ул чакта башка дәваханә эзләргә туры киләчәк инде», - ди ул. Күрү сәләтен кире кайтару өчен ир ахыргача көрәшергә әзер. Кызганыч, исән-имин кешеләр бик еш сәламәтлекләренең кадерен белми. Ә бит без, биргән нигъмәтләре өчен, Аллаһы Тәгаләгә һәрвакыт рәхмәтле булып, шөкер итеп, Үзенә генә гыйбәдәт кылып яшәргә тиеш. Аллаһыны искә төшерү өчен бәла-казаларга тарырга кирәкмени соң инде?!
Рөстәм үзе, 11 ел буе караңгылыкта яшәвенә карамастан, бер дә уфтанмый. Ул - Раббысына рәхмәтле коллардан. Биш вакыт намазын, уразасын калдырмый, Коръән һәм сөекле пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте буенча яшәргә тырыша. Ул һич зарланмый, булганыннан канәгать. Шулай да, һәрберебез аңлый: бер пенсиягә генә яшәве бик авыр. Ул бит үзе генә түгел - хатыны, кызы бар. Кызлары Алия дә быел 11 яшен тутыра, ә бала үскән саен, гаилә чыгымнары да арта. Барлык пособиеләрне искә алып та, дәүләт Рөстәмгә ай саен, күп дигәндә, 13 мең сум акча түли. Шул акчага гаиләңне туйдырып, тормыш алып барып кара син! Педагогия училищесының сәнгать-графика бүлеген тәмамлаган Рөстәм 13 ел буена мәктәптә укытканда да, соңрак дизайнер булып эшләгәндә дә вакыт белән исәпләшмичә, көне-төне тырышкан булган да соң, әмма бүгенге халәте боларның барысына да чик куйган шул. Әлбәттә, Гөлнара да кул кушырып утырмый, әмма аның хезмәт хакы мактанырлык түгел. Нишлисең, эшсез утырырга күнекмәгән иргә өчпочмак пешереп сатып булса да, акча эшләүдән башка чара калмаган (аңа бу «бизнес»тан күпме генә акча керүен күз алдына китерүе авыр түгелдер).
Әле бит ел саен Уфага операциягә барып йөрисе бар. Анда бару-кайту, яшәү өчен дә аз акча китми. Дөрес, фаҗигадән соң берничә ел рәттән операциягә акчаны Рөстәмнең элекке җитәкчесе - «Аш-су» туклану комбинаты директоры Марат Каһарманов биргән булган. Ул Казанга күченеп киткәч, акчасы булмау сәбәпле, Рөстәм берничә ел Уфага бара алмаган. 2007 елда, илдә Хәйрия елы игълан ителгәннән соң, Рөстәмгә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр табылган. Шуннан бирле әле тегесе, әле монысы аз-маз булышып торган, ә быел ул дәүләт хисабына дәваланырга тиеш булган. Квота алу өчен барлык кирәкле документларны җыеп, Казанга илтеп тапшырганнар. Әмма май ахырында, операция ясар вакыт җиткәч, Рөстәмгә дәвалану өчен акча күчермәячәкләре билгеле булган. Бу көнне зур түземсезлек белән көтеп алган ирнең бар хыяллары чәлпәрәмә килгән. Акчасы булса, башкаларга ялынып ятар идеме соң?..
Кәефе кырылып йөргән көннәрнең берсендә ул Венера исемле мөслимә белән таныша. Тик яшь хатын үзенә өчпочмак сатучыны, башкалар кебек, кибет яныннан китүгә үк онытмый. Киресенчә, ярдәм итәргә ашыга. Үзәк мәчетнең имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшин белән сөйләшеп, Рөстәмгә булышу өчен, мөселманнар арасында хәйрия акциясе оештыралар. Аллаһының рәхмәте белән, операциягә һәм юлга кирәкле 80 мең сумны җыюга ирешәләр. Тик, кадерле мөселман кардәшләрем, акция тәмамлану белән, ислам дине кушканча яшәүче туганыбыз турында онытмасак иде! Аңа яңадан күрә башлау, дәвалануын дәвам итү өчен әле тагын бик күп операцияләр ясатырга, димәк, тагын акча кирәк булачак. Кардәшебезне теләнеп йөрергә мәҗбүр итмик. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисен онытмыйк - мөселманнар бер тән булып яшәргә тиеш. Бер бармагың гына авыртса да, бөтен тән сызлагандай була. Һичшиксез, Рөстәм матди ярдәмгә мохтаҗ, әмма, беренче чиратта, аңа без мөселман кардәшләренең күңел җылысы кирәк. Ул һәрвакыт мөселманнарның таянычын сизеп яшәргә, хәерле киңәшләрен ишетеп торырга, мөэминнәрнең ярдәменә өметләнә алырга тиеш. Әйдәгез, мөселманнар, бер-беребезгә терәк булыйк, куәтлеләр көчсезләргә ярдәм кулы сузсын, хәллерәкләр мохтаҗларга булышып торсын. Инде бәрәкәт һәм пакълану аенда изгелекләрне бигрәк тә күбрәк эшләргә тырышсак иде. Рамазанда кылган хәерле гамәлләребез өчен Аллаһы Тәгалә хисапсыз әҗер-савап бирер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: