Туган як

«Дөнья тәрбиясенең бәрәкәте юк»

Бервакыт «Балаларыгызга кечкенәдән үк Аллаһы турында сөйләсәгез, аннары Аллаһыга балаларыгыз турында сөйләргә туры килмәс» дигән гыйбарәне ишеттем.

Без балаларга күбрәк дөньяви максатлар куябыз: мәктәптә яхшы укырга, институт тәмамларга, ә чит илдә эшкә урнашсалар, куанып туя алмыйбыз. Тик тормыш йөген, нишләптер, һаман үзебезгә тартырга туры килә, балаларны эшләреннән бүлдермәскә тырышабыз, «вакытлары юк», дип аклыйбыз. Ә вакыт тапсын, алар безнең таянычыбыз булсын өчен, ничек тәрбияләргә кирәк? Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов белән әңгәмәбез шул хакта булды.
– Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хәзрәт. Кеше тәрбиясенә беренче чиратта нәрсә тәэсир итә?
– Вә галәйкүм әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Әлбәттә, беренче тәрбияне балага әти-әнисе бирә. Балалар бакчасында – тәрбиячеләр, мәктәптә укытучылар үз өлешләрен кертә, туганнар, дуслар, күршеләр йогынтысы да бар. Кеше үзе яшәгән җәмгыять, эшләгән урыны кагыйдәләренә дә буйсына. Бу да тәрбия.
– Кечкенә вакытта биргән тәрбия тора-бара югалырга мөмкинме?
– Тәрбия орлыклары сабый чагыннан ук салынырга тиеш. Кечкенә вакытта алынган уңай тәрбия югалмый. Хәтта бала начар компаниягә эләксә дә, аның ниндидер уза алмаслык чиге була. Мәсәлән, ул урлый, алдый, әмма бер гаепсез кешене үтерә алмый. Начар тәрбия яки тәрбия җитмәве үзен барыбер сиздереп торачак. Кеше институт тәмамларга, яхшы эштә хезмәт куярга, ләкин ниндидер бер сәбәп белән кабынып китеп, җинаять кылырга мөмкин. Аннары аның тирәсендә яшәгән танышлары, якыннары шакката...
– Әти-әнинең тәрбия бирергә мөмкинлекләре дә, вакытлары да җитми. Алар эшли...
– Элек октябрят, пионер оешмалары бар иде, дип сөйлибез. Аннары бу оешмалар бетеп, узган гасырның 90 нчы елларында, гомумән, уңай идеология булмаган. Тәртипсезлек чоры башланды: урлау, үтереш, телевизордан көне-төне хәмер, тәмәке рекламасы күрсәттеләр. «Ник тәрбиячеләр тәрбияләми? Укытучы нәрсә өчен?» дип сораучылар да бар. Бу мөһим вазыйфаны ата-ананың үз җилкәсеннән төшерүе мине борчуга сала.
– «Ата-ана хакы» дигән сүз бар бит. Ул үтәлсен өчен балаларны ничек тәрбияләргә?
–Ул хак үтәлсен өчен әти-әни үзләре нәрсә эшли? Укыта, уенчык, телефон сатып ала, ашата-эчерә... Һәм шулар белән эше тәмам дип уйлый. Үзенә күрә «сатып алу» күренеше бу. Син балага ул теләгән әйберне сатып алган очракта ул сиңа рәхмәтле, ә акчаң җитмәде икән, син начар әти, әни булып каласың. Гомумән, «тәрбия» сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «Раббы» дигәнне аңлата. Аллаһның бер исеме, сыйфаты. Иманга килгән, мөселман гаиләсендә үскән, гыйбадәтләрне үтәүче бала ата-анага каршы килмәс.
– Ләкин ислам динендә булмаган гаиләләр арасында да балаларына зур игътибар бирүчеләр, алар өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшләүчеләр бар. Ник иманга килгән бала гына ата-анасына игелекле була?
– Бер генә ата-ана да баласын җинаятьче булсын дип үстерми, билгеле. Ләкин мәктәпкә нинди генә яхшы сак куйсаң да, бала тәрбияле булмаса, кылган гамәлләре өчен җавап бирмәсә, үзен «Раббы» дип атаса, бәла булачагын көт тә тор. Дини тәрбиягә игътибар бирмиләр, хәтта инкяр иткән вакытлар да булды. Тик нәкъ менә иманга килгән кеше әти-әнисен машина һәм фатир өчен түгел, ә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ярата, аларны хөрмәт итә. Үз әти-әнисе, әби-бабасына тиешенчә игътибар бирсә, булышса, бер-берсен хөрмәт итсә – менә иң яхшы үрнәк.
– Димәк, балаларны Аллаһы ризалыгы өчен тәрбияләргә кирәк?
– Аллаһы ризалыгы өчен тәрбия бирергә, ашатырга, яратырга, хәтта ачуланырга. Әлбәттә, мөселман гаиләсендә тәрбияләнгән бала 100 процент яхшы була димим. Нәтиҗәсе Аллаһыдан. Пәйгамбәрләрнең дә балалары барысы да ислам диненә кермәгән. Ләкин әти-әни тырышырга тиеш. Гаилә исламда икән, алар Коръән укыйлар, ә анда «әти-әнигә «уф» дип тә әйтмәгез», дигән сүзләр бар. «Уф» гарәп теленнән «туйдырдың» дип тәрҗемә ителә. Аллаһыны таныган, аңа буйсынган кеше бу кагыйдәләрне дә үтәячәк. «Уф» дигәнче, «Сөбеханаллаһ» диегез.
– Әти-әнисе хәмер эчсәләр, диндә булмасалар да, хөрмәт күрсәтү кирәкме?
– Әйе. Аллаһы Тәгалә: «Әти-әниегез белән яхшы мөнәсәбәттә булыгыз», дигән. Хәмер белән мавыгучылар да ярдәмгә мохтаҗ. Канәгатьсезлекне, ризасызлыкны күрсәтергә ярамый. Аллаһы ризалыгы өчен калдырмагыз аларны, бәлки сезгә карап дөрес юлга басарлар. Аллаһы Тәгалә сынавын да, дөнья ләззәтен дә бирә.
– Элек бит әти-әни эштә булган, тәрбия әби-бабай җилкәсенә яткан.
– Хәзерге әби-бабайлар белән сөйләшкәнем бар. Алар үзләре кечкенә вакытта әби-бабалары кулына чупа-чупс, уенчык тоттырганмы? Юк, чиләк, көрәк биргән, хезмәт тәрбиясе биргән. Ә хәзерге өлкәннәр үз балаларына катырак сүз әйтергә курка. «Орышсам, башка килмәс», ди. Безнең буын узган гасырның 90 нчы елларында чиратларда торган, буш киштәләр күргән, ә хәзерге балалар сәнәкнең нәрсә икәнен белми. Аларда хезмәт тәрбиясе юк. Нишләп бабай дога өйрәтми оныгына, ник үгет-нәсихәт юк? Үзеңә карата яхшы мөнәсәбәтне тәм-том тоттырып, сатып алып булмый. Мөхәммәд пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи вәссәлам): «Килер шундый заман, ана үз патшасын тудырыр». Менә яшибез инде, балаларыбыз колы булып.
– Нишләргә соң?
– Дөнья тәрбиясенең бәрәкәте юклыгын мисаллар китереп күрсәттем. Балаларыбызны ата-ана хакын аңлатып үстерәсебез килә икән, дингә килик. «Без сине үстердек, укыттык» дигән сүз тәэсир итмәячәк. Иманыбыз зәгыйфь, чөнки дөньядан, ипотекадан, имтиханын бирә алмаудан, икеле алуыннан куркабыз, ә Аллаһы Тәгаләдән курыкмыйбыз. Гөнаһ өстенә гөнаһка керүебезне дәвам итәбез, һаман дөнья куабыз. Башта үзебезне тәрбиялик, моның өчен дини китаплар укырга, мәчеттә гыйлем алырга кирәк.

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: