Туган як

Дөнья ләззәтеннән ваз кичеп

Ел буе көтеп алынган ай – Рамазан ае җитте. Беренче тәравих намазы укылды, бүген бар мөселман дөньясы уразага керде. «Ураза» нәрсә дигәнне аңлата? Аны тотканда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Түбән Кама имаммөхтәсибе, шәһәрнең үзәк мәчете имамы Салих хәзрәт Ибраһимов вәгазе шул хакта булыр:

– Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ!

Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «ураза» тыелу дип тәрҗемә ителә. Әмма ураза – таң атканнан кояш батканчы ашау-эчүдән тыелу, дип фикер йөртү дөреслеккә туры килми. Бу вакытта мөселманнар үз калебләрен чистарту өстендә дә эшли. «Мүлек» сурәсенең 13 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Ул – Аллаһ сезне юктан бар кылды вә сезгә колак бирде, вә күз бирде, вә, фикерләп, хак белән батылны аермак өчен күңел бирде, бу нигъмәтләргә аз шөкер итәсез!» – ди. Дөрес, ашамасак-эчмәсәк тә, күз һаман кирәкмәгәнне күрә, колак кирәкмәгәнне ишетә... Шуңа да ураза бөтен тән әгъзаларына кагыла.

Күз уразасы. Карашыңны Аллаһы Тәгалә тыйган бөтен хәрамнардан саклау мөһим. Рамазанда моңа күнексәң, барча вакытта шулай булыр.

Тел уразасы. «Тел сөяксез», диләр. Әгәр ураза тотучы кеше, Аллаһыбызның Китабын укымыйча, зикер әйтмичә, гел кирәкмәгән нәрсә сөйләсә, гайбәт сатса, гөнаһларга тиз кереп китә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Кем уразалы була торып та, ялган-гайбәттән тукталмаса, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк» (Ибн Маҗәһ). Шулай ук мөселман кеше бәхәсләшергә, кычкырып җавап кайтарырга тиеш түгел, Раббысыннан куркып, тыелып калсын.

Колак уразасы. Кирәкмәгән сүзләр сөйләмәсәгез дә, аны тыңлап тору да зур гөнаһ булып санала. Шуңа күрә аны сөйләүчене туктатыгыз я китеп барыгыз.

Артык ашаудан тыелу. Ифтар җитүгә, ризыкка ташлану мөселманга килешми. Каршыгызга күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш куегыз. Майлы, баллы әйберләрдән тыелыгыз.

Күп йоклаудан сакланыгыз. Ураза тотучы көнен гыйбадәттә түгел, ә йокыда үткәрсә, ул аның авырлыгын күрмәячәк. Ә, димәк, калебе чистармаячак.

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең «Әл-Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә: «Әй мөэминнәр! Рамазан аенда ураза сезгә фарыз ителде, сездән алдагы мөэминнәргә фарыз ителгәне кебек, бәлки, сез ураза тоту сәбәпле тәкъва булырсыз», диде. Тәкъвалык – Аллаһның газабыннан курку, Аның гафу итүенә өметләнү, Аңа шөкер итү. Шуңа күрә ураза тоткан кеше җаны, нәфесе белән эшли, гөнаһлы эштән, уйлардан ерак булырга тырыша, үзен үзгәртә һәм шуның нәтиҗәсендә тәкъвалыкка ирешә. Кайбер кешеләр ураза тота алмый.

Мәсәлән, сәфәрдә чакта яки авыру сәбәпле. Бу вакытта калган көннәр бурыч итеп кала, аларны алга таба тотып бетерергә кирәк. Рамазан аенда ураза тотучы кеше вафат булса, калган көннәрен аның туганнары һәм якыннары «каплый». Әмма уразаны бөтенләй тота алмаса, кеше фидия түләргә тиеш. Быел бер көне 200 сум тәшкил итә. Фидия сәдакасы мохтаҗларга сәхәр һәм ифтар ашар өчен бирелә. Шунысын исә тоту мөһим: ифтар оештыру фидия сәдакасына керми, чөнки, беренчедән, ул суммага сәхәр ашалмый, икенчедән, бер табын артында мохтаҗлар да, хәлле кешеләр дә туры килергә мөмкин. Мөселман ураза тотуы, ифтар оештыруы, изгелекләр эшләве турында кычкырып йөрмәс. Аллаһы Тәгаләгә болар болай да мәгълүм. Ә менә бу мактану ураза бозылуга китерергә мөмкин. Аллаһы үзе сакласын!

Ашамаганда-эчмәгәндә, күп нәрсәгә төшенәсең. Мохтаҗларны аңлый башлыйсың. Эч пошкан саен чәй эчүләр юк хәзер, ризык әзерләүгә һәм ашауга киткән күпме вакыт буш кала! Дөнья ләззәтеннән ваз кичеп, рәхәт тормышны бер айга калдырып, изгелектә катнашырга, гыйбадәтне үтәргә әзер булыйк. «Әл-Гыймран» сурәсенең 133 нче аятендә дә Аллаһы Тәгалә безне шул хакта искәртә: «Яхшылык эшләргә, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: