Туган як

Динебезгә ярдәм итәләр

«Мәзһәб» төшенчәсе ислам дине белән тыгыз бәйләнештә тора. «Мәзһәб» гарәп теленнән «юнәлеш» дип тәрҗемә ителә. Башкача әйткәндә, ул - ислам диненең сөнни юнәлешендә хокук системасы. Киң таралганнарның берсе - Хәнәфи мәзһәбе. Мәзһәбләр турында үзәк мәчет имамы Салих хәзрәт Ибраһимовтан (фотода) сөйләвен үтендек. - Мөселманнар тормышында мәзһәбләр зур роль уйный. Аларның...

«Мәзһәб» төшенчәсе ислам дине белән тыгыз бәйләнештә тора. «Мәзһәб» гарәп теленнән «юнәлеш» дип тәрҗемә ителә. Башкача әйткәндә, ул - ислам диненең сөнни юнәлешендә хокук системасы. Киң таралганнарның берсе - Хәнәфи мәзһәбе. Мәзһәбләр турында үзәк мәчет имамы Салих хәзрәт Ибраһимовтан (фотода) сөйләвен үтендек.
- Мөселманнар тормышында мәзһәбләр зур роль уйный. Аларның секталарга кагылышы юк. Мәзһәб тормышның барлык өлкәләрен үз эченә алып, дин тарафыннан юридик-хокукый кагыйдәләр урнаштыра.
Болар ни өчен кирәк? Мәсәлән, Коръәндә безгә намаз укырга кушылган. Аның тәртибен, вакытын Мөхәммәд галәйһиссәлам күрсәтеп, аңлатып калдырган. Ягъни төп чыганак - Коръән аятьләре һәм пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдисләре. Мәзһәб галимнәре шушы чыганакларны бергә туплап, җыеп, безгә шулардан кагыйдәләр чыгарып бирә. Бу - бик зур, үтә дә авыр, глобаль эш. Яшәү дәверендә туып торган яңа күренешләргә карата да дөрес мөнәсәбәт булдыру - мәзһәб эше. Шәригатьнең бөтен нечкәлекләре, сорауларга фәтвалар, төрле кагыйдәләр нәкъ менә мәзһәбтә күрсәтелә.
Сөнни исламда бүгенге көндә дүрт мәзһәб бар: Хәнәфи, Мәлики, Шәфигый, Хәнбәли мәзһәбләре. Мәзһәбләрне башлап җибәрүчеләр мөҗтәһидләр дип танылганнар. Һәр мөселман үзе теләгән мәзһәбтә була ала. Дөньяда яшәүче мөселманнарның күпчелеге - хәнәфиләр. Бу хокукый мәктәпкә нигез салучы 699-767 елларда яшәгән бөек галим һәм хокук белгече Әбу Хәнифә була. Ул Гыйракта барлыкка килә, бүген, нигездә, Әфганстанда, Пакистанда, Урта Азиядә, Төркиядә, Сириядә, Йәмәндә һ.б. урыннарда таралган. Аның хокук чыгару ысулы түбәндәге ысулларга нигезләнә:
1) Коръән белән хәдисләр - төп чыганаклар.
2) Иҗмагъ - ислам галимнәренең бердәм фикере.
3) Кыяс - төп чыганакларда булмаган нәрсәләрне булган нәрсәләр белән чагыштырып хөкем чыгару.
4) Истихсан - хөкеме төп чыганакларда күрсәтелмәгән нәрсәләр турында иң дөрес дип табылган фикерне кабул итү.
5) Гореф-гадәт - төп чыганакларга каршы килмәгән һәм халыкта таралган нормалар.
Бүгенге көндә сөнни мөселманнарның күпчелеге нәкъ менә Хәнәфи мәзһәбе буенча яши, гыйбадәт кыла, мөгамәләт алып бара. Безнең Татарстан җирлегендә дә инде 1000 ел элек үк бер фикергә килеп Әбу Хәнифә мәзһәбен кабул иткәннәр һәм без әле дә шул мәзһәбкә иярәбез, йолалаларны шуның буенча үтәргә тырышабыз, дәресләр бирәбез.
Шунысы да бар: билгеле бер мәзһәб буенча яшәгәндә, кайчак бөтен таләпләрне үтәп бетереп тә булмый. Мәсәлән, кеше эштә намаз укый, мәсех алырга читек кию мөмкин түгел, ди. Нишләргә? Бу вакытта башка мәзһәбләрдә рөхсәт ителгәнчә, мәсех калын оекбашта (носки) кылына, әмма ул су үткәрмәскә тиеш. Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча ир-ат сакалы дүрт бармак озынлыгында булырга тиеш. Хатын-кызлар, гомумән, бөтенләй капланып йөрергә тиеш. Әмма безнең җәмгыятьтә бу мөмкин түгел. Җәмгыять кануннарын да, гореф-гадәтләрне дә исәпкә алырга кирәк. Дин кешеләрне читләштерергә түгел, ә берләштерергә, бер-береңә әйбәт мөнәсәбәттә булырга ярдәм итәргә тиеш.
Башка мәзһәбләргә килгәндә, Мәлики мәзһәбе Төньяк Африка дәүләтләрендә таралган. Шәфигый мәзһәбенә иярүчеләр Азиядәге кайбер мөселман дәүләтләрендә, Төньяк Кавказда яши. Хәнбәлиләр иң аз төркем - алар Согуд Гәрабстанында, Кувейтта, Катарда һ.б. бар. Һәр мәзһәб үзеннән алда килгән мәзһәбләргә нигезләнә, әмма бераз аерылып тора. Шул ук вакытта кайбер очракларда бу мәзһәбләр иярүчеләре дә кагыйдәләрне бозарга мәҗбүр. Мәсәлән, Шәфигый мәзһәбе буенча хатын-кызга кагылып узган ир-атка яңадан тәһарәт алырга кирәк. Шуңа күрә шәфигыйлар хаҗ гамәлләрен хәнәфи мәзһәбенчә үти.
Гомумән алганда, мәзһәбләр - бик зур мирас. Мәзһәбләр булмаса, һәркем үзе тулысынча Коръәнне өйрәнергә, бөтен хәдисләрне белергә, шуннан соң бөтен вакытын шулардан кагыйдәләр чыгаруга багышларга тиеш булыр иде. Мәзһәб галимнәре безне шундый авыр эштән коткардылар, зур интеллектуаль эш башкарып, безгә динебезне тотарга ярдәм бирделәр. Аларга Аллаһының рәхмәте булсын.
Салих хәзрәт ИБРАҺИМОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: