Туган як

Өчесе дә, җидесе дә...

Өчесен, җидесен, кырыгын да… Соңгы вакытта халык арасында мәрхүмнәрнең өчесен, җидесен, кырыгын һәм елын үткәрү дөрес түгел дигән сүзләр киң таралды. Кызганыч, халкыбызда гасырлар буе сакланып килә торган бу гореф-гадәтне тәнкыйтьләү мәчетләрдә дини гыйлем бирүче әһелләрдән башланды. Коръәнне, Библияне башыннан ахырына кадәр укып чыктым. Әмма мәрхүмнәрнең өчесен, җидесен, кырыгын уздырырга...

Өчесен, җидесен, кырыгын да…

Соңгы вакытта халык арасында мәрхүмнәрнең өчесен, җидесен, кырыгын һәм елын үткәрү дөрес түгел дигән сүзләр киң таралды. Кызганыч, халкыбызда гасырлар буе сакланып килә торган бу гореф-гадәтне тәнкыйтьләү мәчетләрдә дини гыйлем бирүче әһелләрдән башланды. Коръәнне, Библияне башыннан ахырына кадәр укып чыктым. Әмма мәрхүмнәрнең өчесен, җидесен, кырыгын уздырырга ярамый дигән бер генә сүз дә тапмадым. Шулай ук сөекле Мөхәммәт пәйгамбәребез хәдисләрендә дә мондый гореф-гадәткә каршы булган мәгълүмат очрамады.

Җәмгыять социалистик системадан капитализм хәерчелегенә күчерелгәч һәм шул дулкында дин иреге килгәч кенә хасил булган мәчет әһелләре бу күркәм гореф-гадәткә катгый рәвештә каршы чыкканнар (халкыңның үткәнен сызып ату галәмәте) икән, ул - аларның үз эшләре, үз шәхси карашлары. Бу очракта, дин мәсьәләсендә Татарстандагы мәчет әһелләренең үзләре өлге-күчермә итеп алган мөселман дәүләтләре тәртипләренә, алардагы ислам динен тоту рәвешенә иярүе дияргә була. Безгә мондый караш белән килешү мәҗбүридер дип уйламыйм. Чөнки динне халыкка таратучы ул акыллы адәмнәр дә, безнең кебек үк, ике аяклы, ике куллы кешеләр бит, пәйгамбәрләр түгел.

Шаулап-гөрләп коммунизм төзи башлаган елларда манаралары киселеп, мәчетләр - мәктәпкә, ашлык амбарына һ.б. әйләндерелде. Әмма бер генә «ата» коммунист та мәрхүмнәргә багышлап өчесен, җидесен, кырыгын үткәрүгә каршы төшмәде, бу изге гамәл өчен беркемне дә җавапка тартмадылар. Коммунизм төзүчеләр ошбу гореф-гадәтне мәрхүмгә багышланган соңгы бурыч итеп кабул иттеләр. Үлгәннәр рухына дога багышлана торган шул дини ашлар - татар халкының калебендә иман чаткысын саклап калды да инде. Халкыбызның ислам диненә берничек тә каршы килми торган әлеге күркәм гореф-гадәтен - Аллаһыга шөкер- үзен мөселман дип санаган татарлар бүгенге көндә дә дәвам итә.

Мәрхүмнәргә багышланган мәҗлесләрдә яше-карты, баласы-чагасы, түбәтәйләрен киеп, имам-хатыйпның башта вәгазьләрен, аннан соң бакыйлыкка күчкәннәр рухына багышланган догаларын тыңлыйлар. Кем моны исламга каршы куелган гореф-гадәт дип дәлилли ала?!

Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,

Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.

 

17 елдан соң очрашу

Муаммәр хәзрәтнең шәһәребезгә кайту хәбәре ишетелүгә, шәкертләре "Сөләйман" кафесында бик матур очрашу оештырганнар иде. "Өмет" битен укучылар, ул очрашу мизгелләрен үзләре дә күзаллау өчен, "Туган як"та язуыбызны сорадылар.

Ап-ак яулык бөркәнгән апалар, беренче мәртәбә Муаммәр хәзрәт дәресләренә ничек җыелган булсалар, ул очрашуга да алдан ук килеп утырганнар иде. Шундый рәхәт мизгелләр, әйтерсең, ул чактан соң 17 ел үтеп тә китмәгән. Кайберәүләр бүген 52 яшькә җитсәләр, ул вакытта 35не генә тутырган булганнар. Чит мәмләкәттән килеп иман орлыгы чәчүче мөгалимнәргә ул заманда бик нык ярдәм иткән Кираметдин хаҗи һәм Айсылу абыстай да бу мәҗлестә иделәр.

Менә Муаммәр хәзрәт килеп керде. Бөтен шәкертләр тып-тын калды. Хәзрәтебез сәламләшкән вакытта күзләребез дымланды. Эчке бер миһербанлык, шәфкатьлелек бөркелеп тора остазыбыздан. Йөрәкләргә үтеп керерлек булып, Коръән яңгырады. "Раббәнә-эг-фирли вәли вәлидәййә, вә лил-муэмининә йәүмә йәкүмүл хисәәб" - 17 ел элек остазыбыз дәресне шул дога белән башлап җибәргән иде. Хәтер аның сүзләрен яңарта: "Апалар, беләсезме бу доганы?" Без бертавыштан сузабыз: "Юк". "Ничек инде?! Раббым, үземне, әти-әниемне һәм башка мөэминнәрне гафу ит, дигән иң кирәкле дога бит".

Унҗиде елдан соң да хәзрәтне йотлыгып тыңлыйбыз. Ул сүзен дәвам итә: "Аллаһы Тәгалә - гафу ит төрекне, татарны, гарәпне димәгән бит, ә мөэминнәрне дигән. Бу нәрсә аңлата? Тәнебезнең бер җире авыртса, бар гәүдәбез авырткан кебек була. Мөселманлык та шулай! Башка мөселманга начар булса, аның өчен без дә борчылырга тиешбез. Әлхәмделиллаһ, Аллаһы безне ярата - дуслашырга, туганлашырга насыйп итте. Төркиядән килгәч, кышкы салкыннарда туганнарча булышып, ашау ягыбызны хәл итеп, Кирам бабай белән Айсылу апа бик күп ярдәм иттеләр. Сезгә дә, шәкертләрем, мәчет юлында йөрергә насыйп итте, ирләрегез, туганнарыгыз белән сынады. Раббымызга шөкер кылырга, зарланмаска, авыр хәлләрдән чыгарга өйрәндегез. Үлем хәлләре була. Каберләр янында булганда дога кылыгыз: "Аллаһының иминлеге булсын сезгә, кабердә ятучы мөэмин әһелләренә. Әлбәттә, Аллаһы теләсә, без дә сезгә кушылырбыз, Аллаһы бездән алда китүчеләрне дә, якты дөньяда калучыларны да гафу итсен. Үзебезне дә, сезне дә җәфалардан коткаруын сорыйбыз".

"Татарстанга килгәнгә бер дә үкенмәдек. Укырга дип, хатын-кызлар бик күп җыелды. - дип дәвам итте остазыбыз. - Укытсак та, укытмасак та гөнаһ, дибез Әхмәт Гюнеш белән. 3-4 ир-ат килгән иде, аларының да икесе китте. Шулай итеп, апалар белән эшләдек. Габделәхәт абый (инде мәрхүм - авт.) бик нык ярдәм итте... Апалар, берегезне дә онытмыйм. Ник китеп бардылар дип ачуланмадыгызмы икән? Кешене ризык йөртә. Бер иптәшебез Монголиядә вафат булды. Кайда вафат - шунда кала кеше..."

Очрашуга җыелган хатын-кызлар хәзрәтләрнең ул чагында татар телен ничек итеп бик тиз арада үзләштерә алуларын да сорадылар.

Муаммәр хәзрәт, елмая төшеп, ул вакытларны искә алды: "Өч ай буе китаплар белән, сүзлек ярдәмендә кичләрен, төннәрен утырып өйрәндек. Дәрестә сез әйткән сүзләрнең үзебезгә аңлашылмаганын язып ала һәм кайткач, сүзлектән эзләп таба идек. Исламда йомшаклык белән тәрбияләргә кирәк, каты бәрелмәскә. Яулыксыз килсәгез дәсүз әйтмәдек. Кеше "лә иләһә иллалаһ"ны әйтә икән, йомшаклык белән чакырыгыз дингә. Сәхабәләр, табигыйннәр шулай эшләгән".

Кайберләребезнең балаларының да остазы, беренче иман укытучысы булган Муаммәр хәзрәт белән озаклап сөйләшеп утырдык. Төрек мөгаллимнәре ул елларда безгә мөселманлык сыйфатларын - кешелеклелек, туганлык, кунакчыллык, иман сафлыгы һ.б. җиткерделәр. Шуларны уйласам, милләтебезнең бүгенге халәте өчен йөрәгем әрни. Каян килгән безгә хөсетлек, көнчелек, тар күңеллелек, саранлык, тупаслык һ.б. ? Бабайларыбыз чорында төрки халыкларның әхлакый асыл сыйфатлары өстенлек иткән бит бездә. Шул чор кешеләре безнең заманны кайтып күрсәләр, ни хәл итәрләр иде икән...

Унҗиде ел элек шәһәребезгә килеп, Коръән өйрәткән, иман дәресләре аша яшәү дәрте кайтарган өчен; татар халкына тәүфыйк, һидаят сорап кылган догалары өчен, Мауммәр хәзрәткә рәхмәтләребезне җиткердек "Сөләйман" кафесындагы мул табынлы очрашу азагында.

Халидә ӘХМӘТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: