Туган як

«Бәхетле ананың балалары бәхетле була»

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә Кыямәт көне алдыннан кол хатын үзенең хуҗасын тудырыр, дигән сүзләр бар. Һәм андый хатыннарны без көн саен күрәбез: урамда, кибеттә, эштә, өйдә, көзгедә...

Баласын арбага утырткан эре кыяфәтле, мөһим эш башкарган кеше сыман баручы ханымнарны күргәнегез бармы урамда? Мин күргәлим. Әйтерсең лә, ул гына бала тапкан да, ул һәм аның сабые гына патшаларга күрсәтелергә тиешле хөрмәтләргә лаек. Дүрт малай һәм бер кыз табып үстергән әбием «мачыда да курик булган» дияр иде андыйлар турында. Тик Аллаһның рәхмәте булмаса, әти, әни булу бәхетенә ирешә алмас идек. Шуны онытмаска иде.
Шул ук вакытытта, мин үзем дә кайчандыр шундый ук артык кайгыртучан, шикләнүчән идем. Әмма икенче, озакламый өченче сабыем туу үземне бөтенләй башка кешегә әйләндерде дә куйды. Һәр нарасый белән тәҗрибәң арта, син «ана» роленә, яңа тормышка инде ияләшәсең, баланың иминлеге, куркынычсызлыгына кагылышлы куркуларны йөрәгеңә кертмәскә, Аллаһыга тәвәккәлләргә, балаңны барлык кешеләрнең Тәрбиячесе булган Раббыңа ышанып тапшырырга өйрәнәсең. Бала – синең милкең түгел, Аллаһыныкы, һәм Ул аны сиңа караганда ныграк ярата.
Әйтик, улым Йосыф кечкенә чакта, мин бөтен вакытымны аңа багышлый идем. Башкача булдыра да алмас идем, чөнки ул вакытта бала мәнфәгатьләре минем өчен беренче планда булды. Кайчакта «теш чистартырга, чәч тарарга, ашарга пешерергә вакыт җитми», дип зарланам, һәм үзем дә шуңа ышана идем. Чынлыкта исә, кеше үзе кирәк дип санаган әйбер өчен һәрвакыт вакыт таба, теләгең булса, җаен туры китерәсең икән аның. Тора-бара берничә эшне берьюлы эшләргә өйрәнәсең, шул ук вакытта «тире калыная» – балаларның хәйләсенә каршы тора алу сәләте арта.
Беренче баламны мин үзен генә бүлмәдә калдырырга шикләнә идем: башыма «егылыр, берәр төшен авырттырыр, ярамаган әйбер ашар» кебек шөбһәле уйлар килә иде. Шуңа күрәдер, аны гел күз алдында тотарга тырыштым. Бүген алар өчәүләшеп мәш килеп уйныйлар, кайчакта сугышып та алалар, тик минем күңелем тыныч, ул чакта башка бүлмәдә үз эшләрем белән шөгыльләнә алам. Әлбәттә, алар озак көттермиләр, берсе булса да эзләп, артымнан килеп җитә. Безнең барлыкны бөтенләй оныта күрмәсен, диләрдер.
Бер баланы көйләү җиңелрәк. Әмма әлегә бер генә баласы булган әниләргә бу күтәрә алмаслык мәшәкать кебек тоелырга мөмкин. Ул бит әле чагыштырып карамаган, әни булырга өйрәнеп кенә бара. Шулай да, һәр нәрсәдә урталыкны сайларга кирәк. Чөнки артык кайгырту, үз мәнфәгатьләреңне, үз тынычлыгыңны «бала» диеп корбан итү сабыйның үзенә дә файда китермәячәк. Бары тик бәхетле ананың гына балалары бәхетле. Нәниләребез көзге кебек, безнең эчке дөньябыз аларның сәламәтлегендә, үз-үзен тотышында, хис-тойгыларында чагылыш таба. Әни булу җиңел түгел, әмма балаңны үзгәртергә тырышырга, аннан зарланырга кирәкми, әүвәл үз-үзеңә читтән генә караш ташла: бәлки, ниндидер калеб авырулары йөрәгеңне кимерәдер, бәлки, күңелеңне «пычрак»тан чистартырга вакыт җиткәндер?.. «Балалар – безнең укытучыларыбыз», дип халык юкка әйтмәгән. Тормышыбызга килгән һәр бала безне үзгәртә. Бу үзгәртүләрдән тагын да ныгып, хаталарны төзәтеп, тәкъдирдән риза булып чыгарга насыйп булсын һәркемгә.

Фото pixabay.com сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: