Туган як

«Бисмилласыз йөрмә улым», дип тәрбияләгәннәр

Мидхәт хәзрәт Габделганиев (Абдулганиев) (фотода хатыны Сәрия ханым белән) реакциягә җиңел, җитез адымнар белән килеп керде. Бер дә 66 яшь бирмәссең үзенә. Хәер, хәзерге имамнар шундый булырга тиештер. Бигрәк тә кечкенә мәхәллә мәчетләрендә бер кеше өстендә вазифалар күп булгач, барысына да өлгерергә кирәк.

Мидхәт хәзрәт Габделганиев Грушевая урамындагы (элекке Төзүчеләр бистәсе) «Ислам нуры» мәчете имам-хатыйбы итеп 18 ел элек сайланган. Чувашиянең Козловский районындагы Әлмән авылында туган малайның нәселендә дини гыйлемле кешеләр булмаса да, әти-әниләре намаз укыганнар, ураза тотканнар. «Бисмилласыз йөрмә улым», дип тәрбияләгәннәр һәм сәдаканың мөһимлеген аңлатканнар. Шуңадыр Мидхәт абый, машина йөртүче булып эшләгәндә юлда түбәтәйле кеше күрсә, тимер атын туктатып, төшеп, аңа сәдака биргән. 
Түбән Камага ул очраклы рәвештә килеп эләккән дисәң дә була.
– Монда апа яши иде. Әнием белән аның янына килдек. 8 нче сыйныфны тәмамлаган чагым. Апа исә «монда калсын, белем алсын», дип үгетләп, мине калдырды. Көндез механик булып эшләдем, кичен мәктәптә укыдым. Ә Яр Чаллыда ДОСААФ машина  йөртү буенча курслар ачып җибәргәч, шунда барып укып, машина йөртү таныклыгы алдым, – дип искә ала Мидхәт хәзрәт.
Таныклык алгач та, башка урынга күченмәгән, Түбән Камада төпләнгән. Йөк машиналары белән ашханәләргә азык-төлек ташыган, гидравлик күтәргечләрдә эшләгән. Соңгы биш елын исә механик булып хезмәт куйган. ПАТО ябылгач, лаеклы ялга чыккан. 
Механик булып эшләгән вакытта ук, төзелеп тә бетмәгән үзәк мәчеттә Ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен укулар башланганын ишеткәч, Мидхәт абый кызыксынып, кичке курсларга язылган. Дәресләр беткәч, төннәрен исә сакчы булып кала башлый, чөнки урыны һәм вакыты укыганны кабатлау өчен бик уңайлы икән. 
– Дүрт ел укыганнан соң, 2000 елда Төзүчеләр бистәсенә күчендем. Тагын бер елдан мине рәсми рәвештә имам-хатыйбы итеп билгеләп куйдылар. Шуннан соң мин, хатыным Сәрия һәм бертуган абыем белән Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсенә читтән торып укырга кердек, – дип  сүзен дәвам итте Мидхәт хәзрәт.
 Сәрия абыстай белән өйләнешкәндә аның үзенә – 23, хатынына 19 яшь булган. Алар һәрвакыт бергә. Хәзрәт ирләргә дәрес бирсә, абыйстай хатын-кызларны дин нигезләре белән таныштыра. Җәен балалар өчен лагерьны да икәү оештыралар. Оныклары да шунда йөреп, белем ала. 25 ел дәвамында ифтар мәҗлесләре уздыралар. Ифтарлар вакытында көн саен Сәрия апа белән пешекче Роза апа 70 ләп кешегә аш әзерли. Быел ярдәмче дә алганнар икән. 
Җомга намазларына төрле милләт кешеләре – татарлар, таҗиклар, үзбәкләр, хәтта руслар килсә дә, вәгазь бары тик татар телендә була. Мидхәт хәзрәт кеше гыйлемнән аерылмаска, һәрвакыт үсәргә, эзләнүдә булырга тиеш, – дип саный. Бигрәк тә, мәчеттә дини белем алган яшьләр өчен кирәк бу. Чөнки Хәнәфи мәзхәбен белеп бетермичә, кайчак буталалар, ә мондый вакытта бәхәсләшү фетнәгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә хәзрәт ышанычлы чыганаклардан дәлилләр табып, сорауларына җавап биреп, тынычландыра.  
Гаетләрдә «Ислам нуры» мәчетенә 80-90 кеше сыя. Ураза гаетенә табын корып, килүчеләрне кунак итү гадәте бар. Корбан гаетендә, корбан чалу өчен урын каралган. Мәчеткә фитр сәдакасын китерүчеләр дә күп була. Аны исемлек буенча тараталар. 
Мәчет зурмы, кечкенәме – ул үзе бер дәүләт кебек: президенты, министрлары (хәзрәт ярдәмчеләре), гади гражданнары да бар. Һәм һәрбер дәүләттәге кебек иң мөһиме – уртак тел табып фетнәләрсез яшәү, диндә бер фикерле булу, ярдәмләшү зарур. Шул вакытта гына дөньялар имин, кешеләр бәхетле була. «Ислам нуры» мәчетенең нуры дөрес юл күрсәтүен теләп калабыз.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: