Туган як

Әбисе төсе итеп саклый

Рәхилә Корбангалиевада кадерле ядкарь – әбисенең Коръәне саклана. Гарәп хәрефләре белән язылган, бер-берсенә җеп белән беркетелгән бу битләргә Рәхилә ханым сак кына кагылып ала, аннары бераз уйга калып, Хәдичә әбисе турында сөйли башлый.

Әбисе Хәдичә Гыйлаҗетдин кызы 1910 елда Чирмешән районының Иске Кади авылында туган. Ул Хәсән исемле егеткә кияүгә чыккан. Ләкин гаилә бәхете озакка бармый. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Хәсәнне фронтка җибәрәләр. Ә сентябрь аенда аның һәлак булуы турында хәбәр кайта. Хәсән бабай беренче сугышка кергәч тә, чолганышта калып үлгән икән. Хәдичә әби өч бала белән ялгызы калган.
– Әби бик тырыш иде. Читәнен дә үрде, балта белән дә эш итте, бурасын да бурый белә иде. Ә ашлары... Аның бавырсаклары, кош телләре әле дә күз алдымда. Мин 6 нчы сыйныфта укыганда, беренче тапкыр бәлеш салырга өйрәтте. Ул вакытта бәрәңгене вак итеп шакмаклап турамыйлар, кирсенчә, эре турый иделәр. Өчпочмаклар урынына зур итеп «пирмәнкә» сала идек, – дип искә ала Рәхилә Корбангалиева.
Бакчаларының бер өлешендә зират икәнен белгәч, Хәдичә әби анда берни утыртмаган, киресенчә, читән үреп ул урынны аерып, тотып алган. Аннары улы шул урынны койма белән тоткан. Әлегәчә анда берни утыртылмый.
Хәсән бабайлар бик җитешле булганнар, колхозлар оеша башлагач, анда кермәгәннәр. Шуңа үч итеп, төнлә лапастан малларын, келәттә булган бар нәрсәне урлаганнар.
– Сугыш вакытында да җиңел булмаган. Әби сыер җигеп урманга утынга баруы турында сөйли иде. Ләкин урман эченә керергә дә, агач кисәргә дә ярамаган, кырыйдан гына чыбык җыйганнар. Ачлык вакытында кычыткан ашын да, черек бәрәңге дә ашаганнар, – дип дәвам итә Рәхилә ханым.
Алай да, авылда намаз да укыганнар, диннән аерылмаганнар. Әңгәмәдәшем Хәдичә әбинең күзлек киеп, балаларын янына утыртып, моңлы итеп Коръән укуын әле дә хәтерли. Бу Коръәнне аңа апасының ире – указлы мулла тапшырган булган. Оныкларына ул догалар өйрәткән. Хәдичә әби кириллицаны да таныган икән.


Хәдичә әбинең гомере озын булган. Ләкин соңгы 10 елын ул караңгылыкта уздырган. Башта сул күзе сукырайган, аннары уң күзе. Ләкин сукыр булса да, намазын калдырмаган, хәтта авырган вакытта да утырып булса да, гыйбадәтен кылган. 1999 елның 10 сентябрендә бакыйлыкка күчкән.
Быел Рәхилә ханым «Намаз – бәхет ачкычы» курсларында белем алып, намаз укырга өйрәнгән. Үзе әйтүенчә, бу дәресләрдә ул әбисен еш искә алган, чөнки намаз өчен кирәк булган сурәләрне белгән булып чыкты. Инде менә гарәп язуын да өйрәнәсе килә, ди. Интернеттан үрнәкләрен алып, шамаилләр чигә башлаган. Әбисенең Коръәнен кадерләп, тукымадан тегелгән кечкенә капчыкка салып, аерым әрҗәдә саклый.

Фото: автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: