Туган як

Бүгенге сәхифәдә:

Мәхәббәт турында Дин әһелләрен совет чорында тискәре яктан күрсәтергә тырыштылар, шуның тәэсире һаман да бетеп җитми әле. Мин дә, сезнең кебек үк, «Зәңгәр шәл», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Фатхулла мулла» әсәрләре белән таныш. Безнең аерма шунда гына, сез «Зәңгәр шәл»дәге пролетариат Булатны - ишанга каршы баш күтәрүче итеп күрсәгез, мин аны...

Мәхәббәт турында
Дин әһелләрен совет чорында тискәре яктан күрсәтергә тырыштылар, шуның тәэсире һаман да бетеп җитми әле. Мин дә, сезнең кебек үк, «Зәңгәр шәл», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Фатхулла мулла» әсәрләре белән таныш. Безнең аерма шунда гына, сез «Зәңгәр шәл»дәге пролетариат Булатны - ишанга каршы баш күтәрүче итеп күрсәгез, мин аны «Ромео һәм Джульетта»да сурәтләнгән чын мәхәббәт әсәре буларак кабул иттем. «Хаҗи хәзрәт»не дә ахмак итеп күрсәтергә тырышсалар, монда инде минем фикер «мәхәббәт яшьлеккә карамый» дигән фикерегезгә тәңгәл килә. «Аллаһы, ислам дине белән, күңелегезгә дуслык, өлфәт мәхәббәт салды» («Гыймран», 103) диелә бит.
Билгеле, олы яшьтәгеләрнең тормышы барыбызны да борчый. «Соңга калган никах»ның төп мәгънәсен аңлап бетермәдегез ахрысы. Мин анда бүгенге байларның (без барыбыз да бай түгел бит) ата-аналарына мөнәсәбәтен чагылдырган булсам, бүгенге көндә сез язган күпчелек үз тормышларын үзләре теләп корырга маташалар. Нишлисең, «җаны теләгән - елан ите ашаган», диләр.
Ислам дине беркемне дә, беркайчан да кысрыкламый. Аллам сакласын, минем - үз фикерем, сезнең - үз фикерегез. Шулай да, Коръән Кәримгә күз салыгыз, «Ире үлгән хатынның теләге булса, иргә китсен» («Ниса» сүрәсе, 19нчы аять), диелә бит.
Аллаһы Тәгалә хатын-кызга иркенлек биргән. Беренчедән, ялгыз калып балаларыгызга ныклы тәрбия бирү өчен өйдә ир-ат булу хәерлерәк. Икенчедән, хатын-кызга ана булу бәхете бирелгән. Бала таба алырлык яшь хатынга мөселман булган ир-ат белән яңа тормыш кору ләземдер.
Хөкүмәт динне юкка гына күтәрми, килеп терәлгәнгә, мәҗбүри булып, динне алгы сафка бастырды. «И, мөэминнәр! Аллаһы сезнең өчен хәләл иткән пакь нәрсәләрне үзегезгә хәрам кылмагыз һәм Аллаһы сызган сызыктан тышкары үтмәгез! Дөреслектә, сызыктан үтүчеләрне Аллаһы һич тә сөйми («Мәидә» сүрәсе, 87нче аять).
Аксубай ягындагы авылда яшәүче Харис абыйның хатынын җирләгәнгә 7 еллап вакыт узгандыр (ул яктан шәһәребездә яшәүчеләр күп). Авыл тормышы өчен ныклы, тотрыклы ир-ат. Өе, таштан ук булмаса да, яхшы хәлендә. Һәр елны ике-өч үгез симертеп сата. Халык теле белән әйткәндә, тырыш мужик. Барысына да берүзе җитешә, тирә-яктагылар өчен үрнәк булып яши. Коръән мәҗлесеннән соң, шуның белән сөйләшеп утырдык. «Әй, мулла абзый (ул якларда шулай эндәшәләр), белсәң иде минем хәлемне. Ялгызлыкның ничек авыр икәнен үзем генә аңлыйм. Җәй көннәрендә әле түзәрлек, төннәре дә, Ходайның рәхмәте белән, кыска. Ә менә кышкы озын төннәрне үткәреп булмый бит. Башка нинди генә уйлар килми. Кайбер төннәрне елап та чыгам, кайчакларда айга карап бүре булып улыйсым килә. Апаң исән чагында әйткәләшкән вакытлар да була иде, аның кычкыруы да мине яратканнан булган бит», ди бу.
Хәзерге заманда телевизор бар. Күбесе буш вакытларын диванга ятып телевизор карап үткәрәләр дип, авыр фикерләреннән аермакчы булдым.
«Телевизорны карыйбыз инде, әмма аның белән сөй-ләшеп булмый бит. Исән кешенең күңеленә кайнар сүз дә кирәк, ә телевизор ул - суык, җанны эретә алмый», - ди бу абзый. Харис абый, бәлкем, яңабаштан тормыш корып җибәрергә кирәктер, картлык көнеңдә самовар артында гәпләшеп утыруга берни дә җитми инде, дидем.
«Алып кайтып карадым, ләкин барысын да минем мал-туарым күплеге куркытты, бакчада да эшләр җитәрлек. Хәлем булганда, мал-туарны да бетерәсем килми. Апаң кебек яхшы хатын табып булмас инде», дип авыр сулады.Аллаһыдан сабырлык сора, дип әйтүдән башка чарам калмады.
Бу мисалны ни өчен китердемме? Аллаһы кавыштырган икән, бер-беребезнең кадерен белеп, бер-беребезне саклап, бертигез яшәргә насыйп булсын. Өйләребезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте иңсен, тынычлыктан, бәрәкәттән аермасын. Җәһәннәм утында алдагыларның берсе - зина кылган картлар булыр, диелә. Шулай булгач, никах кылуның чикле вакыты юк, әмма Аллаһы сызган сызыктан чыгып китмәгез.
Имаметдин ВАФИН,
Борок авылы имамы.
 
Авылдашларны җыйды...
Бик күп еллар, биш вакыт намазга чакырып, мәчетебез манарасыннан азан әйткән Кыяметдин бабай (урыны җәннәттә булсын) үзенең «пост»ын яшьләргә биреп арабыздан китеп барды. Көн саен манарадан ишетелгән азанны тыңлаган һәркем аны яттан беләдер. Ә менә авылыбыз мәчетендә мөгаллимәләр Флүсә, Финисә һәм Исламия оештырган Коръән уку кичәсенә азан әйтеп күрсәтү өчен йөрәклеләр генә килгән иде. Хәер, 5-6 яшьлек малайлар алга чыгып азан әйтә башлагач, мөгаллимнәре Булат хәзрәт тә алардан ким дулкынланмады.
Мөәзиннәр белән бер рәттә авыл өстенә азан әйтүче 3нче класс укучысы Гадел дә бар. «Ике көн урамга чыгып тыңладым», ди әнисе горурланып. Әлхәмделиллаһ, дәвамлы булсын иде Гаделнең бу гамәле.
Сүзем кичә-бәйге турында иде бит. Шулай инде, һәр бала өчен сөенеп, аларның яхшы гамәлләре өчен куанып яшибез. Малайлардан соң, укучы кызлар кыска Коръән сүрәләрен яттан сөйләп күрсәттеләр. Әле шуның өстенә, апаларының дини сорауларына чатнатып җавап та бирделәр. Дөньяви гыйлем белән дини гыйлемне бергә алып баруның зыяны да, авырлыгы да юк ич.
«Бала вакыттан бирле Коръән укыйм. Кеше Коръәнне күпме генә укыса да, изге китапның серен, хикмәтен ачып бетерә алганы юк әле», дип, авылыбыз абыстае Мөзәянә апа кичәне дәвам итте. Ничә ел мәчеттә дин гыйлеменә өйрәнергә йөргәннәрен дә оныткан әбиләр, ханымнар шундый моңлы мәкам белән дөрес итеп Коръән уку сәләтләрен күрсәттеләр. Каушамый да мөмкин түгел, кырыйда утыручы мөгаллимәләре һәр укылган сүрәне җентекләп тикшереп баралар, чөнки районда үтәсе Коръән уку бәйгесенә «иң-иң»нәрен сайлап алырга кирәк бит. Куандырганы шул булды - Коръән укучылар төркемендә пенсия яшендәгеләр генә түгел, мәктәп укытучылары да, китапханәче дә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре дә бар иде. Кичә ахырында Рәфисә Кәлимуллинаның «Җәннәт әниләрнең аяк астында» дигән вәгазен күз яшьләре аша тыңладык.
Иң күңеллесе, мөгаен, балаларны бүләкләү мизгеле булгандыр. Алар өйләренә куанышып таралыштылар. Елдан-ел балаларның дини гыйлемгә күбрәк тартылуы без - әти-әниләрне шатландыра, тынычландыра. Тирә-якгы бозык-лык, тәртипсезлек, эчкечелек кенә суырып алмасын иде аларны.
Ләйсинә ВӘЛИЕВА,
Югары Чаллы авылы балалар бакчасы тәрбиячесе.
Коръән уку бәйгесе
25 мартта балаларның 20нче Коръән уку бәйгесе булды. Республикакүләм бу гыйлем ярышы ел саен укучыларның язгы каникулы вакытында күрше Чаллыда уза. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм «Ислам нуры» дини-эшмәкәрлек үзәге тарафыннан оештырыла торган Коръән уку бәйгесендә бу юлы безнең Түбән Кама шәһәреннән катнашкан җиде яшькә кадәрге малайлардан - Хәниф Гомәров (1нче урын); ун яшькә кадәргеләре арасында - Сөләйман Шәйдуллин (1), Йосыф Галиев (3), Диншат Сөләйманов (4); унөч яшькә кадәргеләрдән - Әхмәд Әүхәдиев (1), Абдулла Шерматов (4); унбиш яшькә кадәрге үсмерләрдән -
Абдрахман Әүхәдиев (2), Хәмзә Хәйбрахманов (4), Исхак Әгъләмов (5), Нурулла Шерматов (6); ун яшькә кадәрге кыз балалар арасында - Әминә Әүхәдиева (4), Амалия Шәйдуллова (5), Зәйнәп Хәйретдинова (6); унөч яшькә кадәргеләрдән Гайшә Хәйбрахманова (2) үзләренең дини гыйлемне ни дәрәҗәдә җиңел үзләштерүләрен, тырышлык-ларын күрсәттеләр.
 
Намазлыкка бастым...
Намазлыкка бастым, Раббым, Сиңа гыйбадәткә,
Ният кылдым, кайттым Сиңа инәбәткә (тәүбәгә).
Кулны баглап, килдем мин Синең каршыңа,
Кыям торам, юнәлтеп йөземне кыйбла тарафына.
 
Раббым Аллаһ! Күпме гомер Сине мин эзләдем,
Күпме заман мин җанымны гөнаһлар илә керләдем.
Күпме еллар динсезлек белән мин пакь күңелемне
Каралттым, күгәрттем, шөкерсез басты тутык калебем.
 
Я,Илаһым! Син миңа җан бирдең, бөек әманәткә,
Юктан бар кылдың тәнемне олуг гыйбадәткә.
Кулымны күтәреп, олуглап Сине, әйтәм тәкбир,
«Аллаһу әкбәр», дип, җаным кыла сине тәкъдир.
 
«Субханәкә Аллаһумма», дим, Раббым Сине пакьләп,
«Әлхәмделиллаһи», ди телем Сине мактап.
Галәмнәрнең Раббысына барча мактау хастыр,
Күпме генә зурласак та, безнең мактау аздыр.
 
Үзем намаз укыйм, Коръән тыңлый-тыңлый,
Син - Рәхмәтле, Син - Рәхимле, дип, Сине данлый-данлый.
Телем, күңелем хозурлана, Раббым, Сине зурлый-зурлый,
Калебем, җаным шатлана, сөенә, куанып елый-елый.
Әбделбасыйр ӘҮХӘДИЕВ.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: