Туган як

Бер тапкыр кискәнче...

Соңгы елларда республикада аерылышулар саны арту тенденция ала. Әлбәттә, өйләнү-аерылу - һәркемнең шәхси эше, ләкин ул кысалардан чыга башлаган проблемага әйләнеп бара шул. Бу күренеш хәтта дин әһелләрен дә борчуга сала һәм аңа каршы адым ясарга мәҗбүр итә. Шәһәрнең үзәк мәчете имамы Салих хәзрәт белән шул хакта озак сөйләштек. -...

Соңгы елларда республикада аерылышулар саны арту тенденция ала. Әлбәттә, өйләнү-аерылу - һәркемнең шәхси эше, ләкин ул кысалардан чыга башлаган проблемага әйләнеп бара шул. Бу күренеш хәтта дин әһелләрен дә борчуга сала һәм аңа каршы адым ясарга мәҗбүр итә. Шәһәрнең үзәк мәчете имамы Салих хәзрәт белән шул хакта озак сөйләштек.
- Аптырарлык та, кайгырырлык та хәл: аерылышу буенча безнең шәһәр республикада беренче урында. Бу бит башка сыймый торган нәрсә! Яшьләр никахлашу, туй уздыруны уен урынына күрә башлады түгелме? Күпме акча исраф! Ярар, монысы бер хәл, ә бу уйланылып бетмәгән адымның корбаны кем? Әлбәттә, хатын-кыз һәм бала. Кызның әти-әнисеннән: «Кайгырма, кызым, китсен, баланы үзебез тәрбияләрбез», - дигән сүзләрне ишетү бик авыр һәм аяныч. Әйе, әби-бабай ярдәм итәр, ә бит бала әти-әниле килеш, ятим булып үсә. Аның күңеле китек була, - дип, ачыну хисләренә тышка чыгарга ирек бирде хәзрәт.
Республика буенча төзелгән статистика шуны күрсәтә: 1000 язылышуга 503 аерылышу туры килә. Куркыныч сан. Ничек туктатырга бу афәтне?
- Бу яшьләрнең никахка, гаилә коруга җаваплы килмәве турында сөйли, - дип дәвам итә Салих хәзрәт. - Ә бит никах укытканчы кәләш белән кияүне мәчеттә уздырыла торган әңгәмәгә чакырабыз. Анда безнең хәзрәтләр гаилә коруның җитди адым булуы, ир һәм хатынның бурычлары, әти-әни хакы турында вәгазь укый, нәсихәтләрен бирә. Шулай ук талак турында да мәгълүмат бирергә тырышабыз, тик аның турында бөтенләй тыңлыйсылары килми. Янәсе, бу аларга кагылмый. Ә берничә айдан шул парның аерылышуы турында ишетергә туры килгән очраклар аз түгел. Димәк, безнең тырышу, хезмәт нәтиҗәле булмаган.
Ләкин һәркем дә никах укучыны мәчеттән сорамый. Хәзер Коръән ашларына йөрүче, никах укучы, балага исем кушучы, өшкерүче бабайлар күп. Берсенең белеме булмаса, икенчесе үзлегеннән өйрәнгән. Андыйлар никахлашу турында шәһадәтнамә бирми. Бу хакта сүз кузгатуым юктан түгел, чөнки шәһадәтнамә - ике яшь кешенең уртак тормышында барлыкка килгән беренче документы. Аерылышканчы, аны кулга алып, эчен ачып карап, никахның матур мизгелләрен янә бер тапкыр күз алдын-нан уздыру зыян итмәс иде. Моның да үз хикмәте бар.
- Моны яңалык дип бөтен шәһәргә кычкырып әйтергә теләмим, ләкин әлегә кадәр кулланышта булмады. Беренчесе шул: мәҗлесләргә йөрүче бабайларны җыеп, алга таба никах вәгазенә талак темасын да кертергә дигән карарга киленде. Тик ул ялыктыргыч озын һәм куркыту планында булырга тиеш түгел. Икенчесе шәһадәтнамә белән бәйле. Әлеге таныклыкта берни-кадәр мәгълүмат языла. Әйтик, никахны кем укый, мәһәр, шаһитләрнең исем-нәре. Быелдан башлап анда тагын бер пункт барлыкка килә, һәм ул болай дип атала: аерылышуга китерә торган бәхәсле ситуацияне хәл итүдә ярдәм алу яки никахның таркалуын теркәү өчен, яшь пар үзәк мәчеткә (Химиклар проспекты, 59) мөрәҗәгать итәргә тиеш. Талак турында сөйләү яшьләрнең әти-әнисе, туганнары өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм. Чөнки кайбер очракларда гаилә таркалуга кайсы да булса бер якның әти-әнисе сәбәпче була, - дип аңлата хәзрәт.
Дөрес, мәчеттә психолог эшләми, әмма хәзрәтләр бу очракта кирәкле сүзләр таба ала. «Инде хәл тәмам катлауланганчы ук килсеннәр. Без һәркемне дикъкать белән тыңларбыз, мөмкин булганча ярдәм итәрбез, үгет-нәсыйхәт бирербез, гаиләне саклап калырга тырышырбыз. Калганын ир белән хатын үзе хәл кылыр», - дип тәмамлады сүзен Салих хәзрәт.
Шулай, нәкъ татар халык мәкалендәгечә: бер тапкыр кискәнче, җиде кат үлчәргә өйрәнергә кирәк.
Нурисә ГАБДУЛЛИНА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: