Туган як

Башта сыныйлар, аннары үз итәләр

Шәңгәлче авылы имамы Илфат хәзрәт Нәҗметдинов (фотода) тумышы белән Апас районының Чүри-Бураш авылыннан. Үзе әйтүенчә, ул үскәндә (70-80 нче елларда), авылларында нибары ике әби намаз укый, дип сөйләгәннәр. Үзенең ике дәү әнисе дә Аллаһыга ышанган, берсе Коръән укыган. Коръәне исә фотокәгазьгә төшерелеп, китап итеп ясалган. Дәү әнисе шулай ук пәйгамбәрләр турында кыйссаларны, әкиятләрне белгән, аларны кечкенә Илфатка да бәян иткән. Әмма малай беркайчан да дини белем алырмын, имам булырмын, дип башына да китермәгән.

– Мәктәптә «ата» коммунистлар агитация алып бардылар. Космонавтлар галәмгә очсалар да, анда Аллаһны күрмәгәннәр, – дип сөйләделәр. Мин кайтып, боларны әбигә җиткердем. Әмма аның иманы нык булды. Әти-әнием гади колхозчы иде. Хәзер әнием, шөкер, укый, – ди хәзрәт.
Һөнәрләре күп аның: ул машина йөртүче дә, эретеп ябыштыручы да, мич тә чыгара, йорт та сала ала. Шулай да язмыш гомерен дин белән бәйли. Егет Казанда Россия Ислам университетында өч ел белем ала. Ә 2002 елда аңа Түбән Кама үзәк мәчетенә барырга тәкъдим итәләр. Рамил хәзрәт Юнысның мәчет имамы булып билгеләнгән вакыты. Аллаһы йорты төзелгән, әмма хәл итәсе мәсьәләр шактый: рәсми кәгазьләрдә тәртип юк, шәһәрдә хәләл ризык сатылучы кибетләр дә ачылмаган... Сыер һәм тавык ите  хәләл, дип кабул ителә. Мөселманча киенгән хатын-кызларга эштә кырын карыйлар. Илфат хәзрәт бу нисбәттән бер очракны искә төшерде.
– Трамвай йөртүче булып эшләүче ханым, дин юлына басып, яулык бәйли башлаган. Ә моңа «синең өчен аерым эш киеме тегә алмыйбыз», дип шарт куйганнар. Мәчеттән рәсми хат җибәрдек хәтта. 2004 елда хатыным белән Сириягә укырга киттек. Ике елдан кайткач, трамвайда барганда татар һәм рус телендә Корбан бәйрәме белән котлауларын ишеттем. Бу – зур шатлык, әлбәттә. Гомумән, Рамил Юныс та, аннан соң килгән Йосыф хәзрәт Дәүләтшин да түбәнкамалылар өчен зур бүләк булды. Алар вакытында күп нәрсә эшләнде, – дигән фикердә ул. Әйтергә кирәк, күркәм традицияләр хәзерге вакытта да дәвам итә. 
2006 елда исә Илфат хәзрәт Шәңгәлче авылы мәчете имамы итеп билгеләнә. Сүз уңаеннан, бу Аллаһы йортын Илсур Метшин төзеткән. Хәзерге вакытта исә мәчеттәге төзекләндерү эшләре дә абыйлы-энеле Айдар һәм Илсур Метшиннар ярдәме белән башкарыла.  
Яңа кешене бар җирдә дә төрлечә кабул итәләр. Менә Шәңгәлче халкы бу имамны башта сыный, күзәтә, аннары тора-бара ияләшә, үз итә. 250 кеше сыйдырышлы мәчет гаетләрдә туп-тулы була. Ел саен 80-100 кешелек ифтарлар уздырыла. Алар өчен махсус ашханә төзелгән. 30 көн дәвамында пешекчеләр Фәния апа, Әлфия апа, ярдәмчеләре Чулпан ураза тотучы авылдашларын иң тәмле ашлары белән сыйлыйлар. Мөселманнарда зур вакыйгалар булып тора, шуңа күрә ашханә калган вакытларда да буш тормый: исем кушу, никах һ.б. мәҗлесләр үтә.
– Мәчетебездә октябрь аенда укулар башлана. Май аена кадәр авыл халкы дини белем нигезләре ала. Бабайлар өчен җомга көнне намазның, сәдаканың, җеназаның һәм башкаларның асылын аңлатам. Алар бик яратып, тырышып йөри. Яшьләр кичен килеп, хәреф танырга, укырга өйрәнә. Әмма, кызганыч, соңгы арада бабайлар арасында вафат булучылар, авыручылар күп. Ә мәчеттә өлкән буын кирәк. Аларның тормыш тәҗрибәләре бар бит. Һәр авылда яшьләргә акыллы, төпле киңәш, тәрбия бирерлек аксакаллар булырга тиеш, – дигән фикердә Илфат хәзрәт. 
Иң мөһиме – ике буынның да дус, тату яшәү, бер-берсен ихтирам итү. Кайчак араларында килеп чыккан низаг аркасында алар мәчеткә дә сыймый. Хәзрәт үзе күргән бер вакыйганы телгә алды. Татарстанның бер районында, намаз укырга дип, юл уңаендагы мәчеткә кергән. Иң түрдә – бабайлар. Соңрак, намаз укыр вакыт җиткәч кенә бүлмәгә яшьләр керә. Күренеп тора – боларда бердәмлек юк. Югыйсә, бу бабайлар вафат булгач, аларга кем дога кылыр, зиратка кем алып барыр икән? Шуңа да дингә омтылган вакытта, аларны тәнкыйтьләүдән тыелып, мәчеткә юлларын кисмәскә иде.
Бер ел элек Илфат хәзрәт Болгар академиясенә белемен арттырырга кергән. «Инде укыган бит, тагын нәрсәгә ул аңа?» диючеләр булыр. Әмма Ислам динендә белем алуга зур әһәмият бирелә. Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (саллаллаһу галәйһи вәссәлам) бер хәдисендә: «Гыйлемне бишектән ләхеткә кадәр алыгыз», – диелгән. Чыннан да, дингә якынайган саен, кешеләрдә сораулар күбрәк туа башлый. 
– Китаплар бар-барын. Әмма, әйтик, «Гыйбадәте исламия» китабы 100 ел элек балалар өчен чыгарылган һәм анда мәгълүмат җитәрлек түгел. Аннары сорауларга җавапны нәкъ менә имамнар бирергә тиеш, дип саныйм. Ә моның өчен тиешле дәрәҗәдә гыйлем кирәк. Университетта да остазларны тыңлый башлауга, күңел уяна, – ди Илфат хәзрәт.
Шул ук вакытта кешеләрне тәнкыйтьләп, бар яктан тыю дөрес гамәл түгел, дигән фикердә ул. Имамның төп коралы – вәгазь. Аның белән төзәтеп, дөресләп, кешенең калебен ачып була.
Фото И. Нәҗметдиновның шәхси архивыннан алынды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: