Туган як

Авыр вакытларда - без сезнең белән

Әткәең белән әнкәең ахыйрәт сәфәренә чыгып китсәләр, аларга берәр төрле файда китереп буламы? Күпме еллар бергә яшәп, кайгыны да, шатлыкны да синең белән бергә кичергән хәләл җефетең көннәрдән бер көнне сине калдырып китсә, аны ничек лаеклы дәрәҗәдә мәңгелек тормышка озатырга? Әлеге сораулар калебендә иманы булган, җаны күркәм сыйфатлар белән сугарылган...

Әткәең белән әнкәең ахыйрәт сәфәренә чыгып китсәләр, аларга берәр төрле файда китереп буламы? Күпме еллар бергә яшәп, кайгыны да, шатлыкны да синең белән бергә кичергән хәләл җефетең көннәрдән бер көнне сине калдырып китсә, аны ничек лаеклы дәрәҗәдә мәңгелек тормышка озатырга? Әлеге сораулар калебендә иманы булган, җаны күркәм сыйфатлар белән сугарылган һәрбер кешене борчыйдыр...
Язмыштан узмыш юк, диләр. Дөнья тормышы шулай яратылган - һәрбер адәм баласы Раббыбыз Аллаһы билгеләгән вакытта туа, тәкъдирендә язылган кадәр вакыт яши һәм, гомер китабының соңгы битен ябар көн килеп җиткәч, бөтен эшләрен, туган-тумачаларын һ.б. калдырып, мәңгелек йортына китеп бара. Берәүләр йөзгә кадәр яши, икенчеләре илле-алтмышта күзләрен йома, өченчеләре исә, дөнья мәшәкатьләре күрмичә, сабый чакта ук вафат була. Ләкин кем генә һәм кайдан гына булсак та, нинди милләткә генә карасак та, дөньяны ничек кенә алып барсак та, ахыр чиктә, барыбыз да иң озын булган юлга - ахыйрәт сәфәренә чыгып китәчәкбез. Барыбыз да, дөньялыкта кем генә булуыбызга карамастан, тар гына йортыбыз булган кабергә кереп ятачакбыз һәм Кыямәт көненә кадәр вакытны шунда уздырачакбыз.
Дөньялыкта яшәгән чагында һәрбер кешенең өстендә башкаларның хакы бар. Ягъни, әти-әниең, балаң, туганнарың, күршеләрең, дусларың, мөселман кардәшләрең һ.б. - боларның барысы каршында да сиңа йөкләнгән бурычлар бар һәм син аларны үтәргә тиешсең. Исән вакытларында гына түгел, хәтта бу дөньяны калдырып, мәңгелек тормышка күчсәләр дә, аларның кайбер хаклары синең өстә калачак. Шундый хакларның берсе - якыннарың арасыннан кемдер вафат булса, син аны, дөрес итеп бакыйлыкка озатырга, аның өчен өчен догалар кылырга тиешсең.
Динебез шәригате вафат булучыларны мәңгелеккә озатуның бөтен кагыйдәләрен безгә җентекләп өйрәтә. Күңелендә иман булган, якыннарына хөрмәт саклаган кеше, һичшиксез, бу кагыйдәләрне җиренә җиткереп башкарырга бурычлы. Үзенең гомерен мөселман җанлы булып уздырган әти-әниең, якын туганнарың ахыйрәт тормышына да мөселманча күчәргә лаеклы түгелләрме әллә?! Әлбәттә, лаеклы. Гәүдәләре тиешенчә юылып, пакь кәфенгә төрелеп, җеназа намазлары укылып, изге догалар кылынып, динебез кушкан рәвештә Раббыбыз хозурына кайтсалар, бу аларның мәңге бәхеттә яшәүләренә бер сәбәп булачак. Мондый олуг бүләкне бирә алсаң, син алар өчен бик зур изгелек кылган булачаксың.
Әлбәттә, бик саваплы һәм әһәмиятле эш мәшәкатьсез генә дә булмый. Бер яктан ул, матди чыгымнар таләп итсә; икенче яктан, дин кануннарын белүне дә сорый. Шунысын да әйтмичә булмый: бүгенге көндә вафат булучыларны туганнарына әзерләп тапшыру эшләрен башкаручылар арасында әлеге изгелекне бизнеска әйләндерүчеләр дә юк түгел. Кайвакыт бөтен чыгымнарның ничә сумга төшкәнен ишеткәч, күзләр акаеп чыга. Ә бит үз якынын югалтып, кайгыга төшкән кешеләрнең хәленә керергә кирәк. Авыр чакларда дин кардәшләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиешләр.
Шулай ук, милләттәшләребезне динебез кушканча дөрес итеп озату мәсьәләсе дә бик җитди тора. Дәваханәдә вафат булып, морг эшчеләре тарафыннан юып, кәфенләп бирелгән гәүдәне җеназа укып озатырга ярамый. Һич тә җиңел булмаган эшне алып баручы морг хезмәткәрләре, үз эшләрен бик тырышып башкарсалар да, аларның юулары шәригатебез кануннарына туры килми.
Санап кителгән мәсьәләләрне исәптә тотып, Түбән Кама шәһәре һәм районы мөхтәсибәте, шәһәр администрациясе белән берлектә, вафат булган кешеләрне Раббыбыз хозурына озату хезмәтен күрсәтә торган махсус үзәк оештырды. Шәһәр үзәк мәчете янәшәсендә урнашкан әлеге "Ихсан" үзәге узган елның 15 июленнән үзенең эшен башлап җибәрде. Шул вакыттан башлап, бу елның 1 гыйнварына кадәр, вафат булган милләттәшләребезнең 135е (ай саен 20-25) шушы үзәк тарафыннан соңгы юлга озатылды.
Вафат булган якыннарыгызны "Ихсан" үзәге аша мәңгелек йортка озатырга әзерләү чыгымы - 3500 сум (моңа кәфенлек бәясе, юучылар хезмәтенә, электр утына һәм суга түләү керә). Гәүдәне төнгелеккә суыткычта саклау таләп ителсә, өстәмә 1000 сум түләнә.
Вафат булучының гәүдәсен Шәригать кануннары нигезендә юу (госелләү), кәфенләү, җеназа намазы уку һәм, кирәк булганда, каберлеккә кадәр озата бару кебек хезмәтләрне дә башкара "Ихсан" үзәге. Туганнары саубуллашсын өчен, юып кәфенләгәннән соң, вафат булган кешенең гәүдәсе фойега чыгарыла һәм йөзе ачыла. Варисларның теләгенә карап, вәгазь сөйләнә һәм дога кылына.
Үзәктә эшләүче хезмәткәрләр даими рәвештә махсус курслар үтеп торалар.
"Ихсан" атнаның җиде көнендә дә эшли. Белешмә өчен телефоннар: 42-07-76 ("Ихсан" үзәгенә иртәнге 8дән көндезге сәгать 12гә кадәр шалтыратырга), 8-919-644-96-02 (җитәкче Җәлил хәзрәт), 8-953-999-70-74 (администратор Илгиз), 8-927-241-15-33 (администратор Мансур).
"Ихсан" үзәге сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Авыр вакытларыгызда без - сезнең белән!
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: