Туган як

Ана хакын хаклау

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә медицина һәм педагогия көллиятләре студентлары белән ана хакына, хатын-кызның гаиләдәге урынына кагылышлы зур сөйләшү булды. Аны, Төзүчеләр поселогындагы «Ислам нуры» мәчетенә йөрүче мөслимәләр катнашында, шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Иң элек, китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина апрельнең тулысынча, татар халкының бөек шагыйре Габдулла...

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә медицина һәм педагогия көллиятләре студентлары белән ана хакына, хатын-кызның гаиләдәге урынына кагылышлы зур сөйләшү булды.
Аны, Төзүчеләр поселогындагы «Ислам нуры» мәчетенә йөрүче мөслимәләр катнашында, шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Иң элек, китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина апрельнең тулысынча, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга, аның иҗатын, тормышын өйрәнүгә багышлануын әйтте. Шул конкурста катнашкан Лилия Нуриәхмәтованың (14нче лицейның тугызынчы сыйныф укучысы) шагыйребезнең «Ана догасы»н оста итеп сөйләвен залдагылар бирелеп тыңладылар.
Гүзәлия ханым шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның «Шагыйрь чишмәсе» поэмасыннан Тукайның әнисе Бибимәмдүдәгә багышланган өзекне укыды. Төзүчеләр поселогыннан Рәхилә ханым, Әлфия апа һ.б. үз тормыш мисалларыннан чыгып, әниләр кадере хакында сөйләделәр.
«Ислам нуры»ндагы мөслимәләр җитәкчесе Сәрия Абделганиева исә гаиләдә хатын-кызның, ананың тоткан урынына тукталды. «Хатын-кызның үз оясын ни дәрәҗәдә оста коруына бәйле рәвештә, гаиләсе дә бәхетле булачак, - дип дәвам итте сүзен Сәрия ханым. - Пәйгамбәребез дә бит, яхшы хатын - иманның яртысы», дигән. Менә шуңа да инде кыз баланың үз әти-әнисе янында чакта дөрес тәрбия алуы, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнүе зарур.
***
Төзүчеләр поселогындагы «Ислам нуры» мәчете мөгаллимәсе Сәрия ханым Абделганиева мөслимәләр өчен, ана хакы, бала белән ана мөнәсәбәте турында вәгазьле кичә оештырды. Очрашуда шәһәр һәм авыллардан килгән хатын-кызлар бар иде.
Сәрия ханым аналар хакына багышлап сөйләгән вәгазьдәге «ата-анабызга изгелек кылганда ниятебез дөрес булырга тиеш, аларның үзләреннән соң безгә калачак йортларына, байлыкларына ия булу өчен түгел, чөнки бу - Аллаһы каршында кабул булмаячак», дигән сүзләре һәр кешегә ишеттерерлек! Ана хакының бала өчен никадәр зур җаваплылык булуын Сәрия ханым түбәндәге мисал ярдәмендә аңлатты. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) янына килеп, бер кеше: «Яхшылыгыма иң лаеклы кеше кем?» дип сорый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) аңа: «Әниең», ди. «Ә аннан соң кем?» дигән сорауга да шул ук җавап ишетелә. Дүртенче мәртәбә сора-гач кына, «әтиең», ди. Ана хакының никадәр зур булуына дәлил бу. Коръәннең «Ниса» сүрәсендәге 36нчы аятьтә дә «Аллаһының Үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз... ата-анагызга изгелек итегез...» дип язылган бит. Кичә барышында Төзүчеләр поселогы мөслимәләренең, көйләп, «Бер күзле ана бәете»н һәм, шулай ук, «Моңлы ана» мөнәҗәтен әйтүләрен бар да игътибар белән тыңлады. Фатыйма, Фәридә, Рәмзия һ.б. ханымнарның әниләргә багышланган шигырьләрне укулары да күңелләрне йомшатты. Ә инде «Калды башым чиратка» бәетендәге ана язмышы күзләрне яшьләндереп, йөрәкләрне елатты.
Фирзия БАТТАЛОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: