Җан азыгы булсын, дип тырышалар
Узган атнада физик мөмкинлекләре чикле булган йөзгә якын кеше «Шинник» спорт комплексына Сабантуй бәйрәменә җыелды. Шәһәребездә елдан-ел үткәрелеп килә торган әлеге чараны оештыручылар исемлегендә, әлбәттә, Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибәте дә бар иде. Мәчет инвалидлар өчен хәйрия ашы әзерләде, мөселманнар шәһәрдәшләрен пылау белән сыйлады. Яшь йөрәкләрендә миһербанлылык, шәфкатьлелек үсентеләрен кадерләп...
Узган атнада физик мөмкинлекләре чикле булган йөзгә якын кеше «Шинник» спорт комплексына Сабантуй бәйрәменә җыелды. Шәһәребездә елдан-ел үткәрелеп килә торган әлеге чараны оештыручылар исемлегендә, әлбәттә, Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибәте дә бар иде. Мәчет инвалидлар өчен хәйрия ашы әзерләде, мөселманнар шәһәрдәшләрен пылау белән сыйлады.
Яшь йөрәкләрендә миһербанлылык, шәфкатьлелек үсентеләрен кадерләп сак-лаган, мөмкин кадәр күбрәк әҗер-сәвапка ирешү теләге белән янган егетләр, Салих хәзрәт җитәкчелегендә, табын әзерләп йөргән арада, инвалидлар рәхәтләнеп күңел ачты. Сабантуй бәйрәме өчен гадәти булган капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннарда да катнаштылар, шахмат-шашкасы да читтә калмады. Җырларга теләүчеләр җырлады, йөгерергә теләүчеләр йөгерде, ә кемдер башкаларны күзәтте. ДЦП диагнозлы авырулар исә өч тәгәрмәчле велосипедларда «җилдертте». Бу төр транспортны Г.Шакиров исемендәге инвалидлар җәмгыяте вәкилләре (әйтергә кирәк, кунакларның күбесе шулар иде, күрше Яр Чаллыдан килүчеләр дә байтак булды) үзләре уйлап тапкан. Велосипедлар җитештерелеп, шуларда йөрергә өйрәнә башлауларына 3-4 ай гына булуга карамастан, олысы да, кечесе дә оста йөри. Аларга атлавы дә җиңел түгел ич, ә велосипедта ничек яхшы хәрәкәтләнәләр! Менә кешедә ихтыяр көче, ичмасам! Без, сау-сәламәтләр, инвалидларны жәллибез, күбебез исә бөтенләй алардан ерак йөрергә тырыша. Әмма физик мөмкинлекләре чикле булса да, бу кешеләр шундый шат күңеллеләр, ачык йөзле, мөлаемнәр, йөзләреннән елмаю китми, күзләрендә - яшәү дәрте, рәхмәтле йөрәкләрендә тормышка мәхәббәт уты яна. Алар бер үк вакытта көчле рухлы да, нечкә күңелле дә. Эһ, инвалидларга карата игътибарлырак булырга кирәк иде дә бит... Бәлки, ул вакытта каткан күңелләр бераз булса да йомшарыр иде, Раббыбыз биргән нигъмәтләрдән риза булып, Аңа рәхмәтле булырга, шөкер итәргә өйрәнер, гыйбрәт алып, җаннарыбызны ризыкландырыр идек...
Боздай йөрәкләребезнең салкынлыгын алар да сизә, шуңа күрә якын килми, аерым бер җәмгыять булып яши. Ә безгә бердәм булырга кирәк. Аннары, Үзәк җәмигъ мәчетендә эшләүче, тормышын мәчеттән читтә күз алдына китермәгән мөэминнәрдән үрнәк алсак ярамыймы әллә? Алар бит әлеге инвалидлар өчен мини-Сабантуй кебек елга бер мәртәбә оештырыла торган бәйрәмнәрдә генә катнашып калмый, физик мөмкинлекләре чикле инсаннар белән, инвалидлар яшәгән гаиләләр белән элемтәне өзми. Финанс кыенлыклар кичерүчеләренә дә булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша, аларның рухи сәламәтлеген дә кайгырта. Әйе, мөселманнар бәйрәмнәрдә шәһәрдәшләребезгә табын әзерләп, көндәлек тормышта мохтаҗларны азык-төлек белән әзме-күпме тәэмин итеп тора, әмма моның белән генә чикләнми, иң мөһиме - җан азыгы булсын дип, тәннәре сызлаулы булса да, калебләре имин булсын дип тырыша. Морадларына ирешеп, әҗер-сәваплы булырга язсын үзләренә. Аллаһы Тәгалә тегеләренә дә, боларына да, гомумән, барыбызга хәерле рәхмәтен, ярдәмен бирсен. Шул гына.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 гыйнвар 2021 - 16:4330 гыйнварда “Факел” спорт залында (Лемаев урамы, 16) ТР Ачык чемпионаты узачак. Ярышларда 57 кг, 61 кг, 65 кг, 70 кг, 74 кг, 86 кг, 92 кг, 97 кг, 125 кг авырлыктагы ирләр һәм 50 кг, 53 кг, 55 кг, 57 кг, 59 кг, 62 кг, 65 кг, 68 кг, 72 кг, 76 кг авырлыктагы гүзәл затлар катнаша ала.100
-
28 гыйнвар 2021 - 16:41Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Бу хакта @dum_rt матбугат хезмәте хәбәр итә.600
-
28 гыйнвар 2021 - 16:37Түбән Каманың «Камэнергостройпром» предприятиесендә янгын чыккан Бу хакта 13.30 сәгатьтә хәбәр ителгән.700
-
28 гыйнвар 2021 - 15:58Түбән Кама мэры Айдар Метшин Казанда ТР мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашты Очрашуда шулай ук Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов та булган.1900
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
22 гыйнвар 2021 - 10:16Җәй буе нишләгәннәрдер?..Шәһәргә нибары 55 ел гына тула. Яңадан-яңа йортлар төзелә. Тик җылылык үткәрү челтәрләрендә аварияләр булгалап, анда яшәүчеләрнең кәефләрен кыра.54900
-
25 гыйнвар 2021 - 16:52Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлда машинасы ватылган иргә ярдәм иткән Рота командиры урынбасары Альберт Килдеяров һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Иван Басорин Ильинка янындагы юлда “Опель” машинасының торуына игътибар иткән.17000
-
25 гыйнвар 2021 - 08:23Түбән Камада – Раштуа Быел Раштуа бәйрәме беренче тапкыр яңа форматта – халык иҗаты йорты янындагы мәйданчыкта оештырылды.15400
-
26 гыйнвар 2021 - 15:34Коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрдәге саннар түбәнкамалыларны борчуга салган Бигрәк тә җылылык өчен саннар аерым игътибарга лаек.15300
-
25 гыйнвар 2021 - 15:35Түбән Камада машина караңгыда бер кызны бәрдергән Дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте белдерүенчә, зыян күрүче киеме өстендә уткайтаргыч элементлар булмаган.14800
-
25 гыйнвар 2021 - 16:24Дүшәмбе көнне Сүбәләк юлында йөк машинасындагы чүп яна башлаган Шаһитлар белдерүенчә, машина йөртүче тиз арада кузовтан чүпне бушатып өлгергән.13700
-
25 гыйнвар 2021 - 16:03Урамда җылыту сәбәпле, бүгеннән Покровское – Кызыл Чишмә арасында боз кичүе ябылган Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе белдерүенчә, эшли башлавы турында аерым хәбәр ителәчәк.13400
-
25 гыйнвар 2021 - 15:34Журналист, нәфис сүз остасы һәм телевидение алып баручысы Илдар Кыямовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде Бу хакта Карарга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйган.13300
-
26 гыйнвар 2021 - 08:04«Zaman» – заманча үзәк Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел!12700
-
27 гыйнвар 2021 - 13:53"Синтяк – Кызыл Чишмә" бистәсе маршруты буенча боз кичүе кабат ачылган Урамда кинәт җылыту сәбәпле, кичүне ике тәүлеккә япканнар иде.11400
-
26 гыйнвар 2021 - 08:00«Игелекләр эшләп яшәсәң...» Әгәр ул бүлмәгә килеп керсә, аннан ниндидер яктылык агыла кебек – елмаюы, ачык йөзе белән тирә-юньне балкыта. Бу сүзләр Афанас мәктәбенең чит телләр укытучысы мәгариф отличнигы, дүрт медаль иясе, исеме «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелгән Лидия Тартмина турында.10700
-
27 гыйнвар 2021 - 08:08«Гыйлем Камай урамы» дип куйсалар... Түбән Кама шәһәрендә бер матур урам бар. Төзек, якты бу урам Ованес Мурадьян исемен йөртә. СССР чорында безнең шәһәргә ике тапкыр эш сәфәре белән килеп, кунак булып киткән кеше исемен тотканнар да урам исеме итеп куйганнар.8900
-
27 гыйнвар 2021 - 08:50Сездә ничек, бездә шулай Заводта сменалы эштә булмаганнарга лафа инде бу Яңа ел каникуллары. Ун көн буе йоклап, телевизор карап, ашап тик ятасың.8601
-
25 гыйнвар 2021 - 10:32Малайга әти тәрбиясе бик кирәк «Улыма – дүрт яшь. Ул бигрәк йомшак күңелле. Тиз «җебеп төшеп», еларга тотына. Аннан ничек чын ир үстерергә? Диана Әһлиева».8500
-
27 гыйнвар 2021 - 08:13Теләкләребез тормышка ашты 2020 ел безнең илебез, калабыз өчен авыр булды.3700
-
28 гыйнвар 2021 - 09:15Түбәнкамалылар Яр Чаллыга барачак Яр Чаллы шәһәрендә онкология үзәге ачылды.3700
-
28 гыйнвар 2021 - 11:49Урлаган һәм туздырган Пенсионерны бергә “салып” утырган хатын талаган.3500
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3300
-
28 гыйнвар 2021 - 11:42Буш пулялы булса да – пистолет “Олимп” сәүдә үзәгендә пистолет белән янаган ирне кулга алганнар.3200
-
28 гыйнвар 2021 - 11:40Гаеплеләр җәза алырлар Түбән Кама шәһәр прокуратурасы җылылык һәм кайнар су бетү очраклары буенча тикшерү нәтиҗәләрен игълан итте.3100
-
28 гыйнвар 2021 - 15:58Түбән Кама мэры Айдар Метшин Казанда ТР мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашты Очрашуда шулай ук Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов та булган.1900
-
28 гыйнвар 2021 - 14:26Кагыйдә бозучылар күп ЮХИДИнең берничә экипажы Чистай – Түбән Кама юлыннан узучы машиналарны тикшергән.1800
-
28 гыйнвар 2021 - 16:37Түбән Каманың «Камэнергостройпром» предприятиесендә янгын чыккан Бу хакта 13.30 сәгатьтә хәбәр ителгән.700
-
28 гыйнвар 2021 - 16:41Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Бу хакта @dum_rt матбугат хезмәте хәбәр итә.600
-
28 гыйнвар 2021 - 16:4330 гыйнварда “Факел” спорт залында (Лемаев урамы, 16) ТР Ачык чемпионаты узачак. Ярышларда 57 кг, 61 кг, 65 кг, 70 кг, 74 кг, 86 кг, 92 кг, 97 кг, 125 кг авырлыктагы ирләр һәм 50 кг, 53 кг, 55 кг, 57 кг, 59 кг, 62 кг, 65 кг, 68 кг, 72 кг, 76 кг авырлыктагы гүзәл затлар катнаша ала.100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика